Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кеше күргәнче салып ат, дим”

20 Октябрь 2020 491
– Авыл баласы булуым белән бик горурланам. Чөнки туган телемне камил беләм, тормышта кирәкле кара эштән алып, барлык хезмәткә дә өйрәндем. Колхозчы баласы булсам да, әти-әни биргән тәрбия миңа үземне зыялы кеше итеп тоярга мөмкинлек бирә.
– Кешегә бәя биргәндә “авыл, колхоз” диючеләрне ишетергә туры килә. “Авыллыктан” дәвалану кирәкме?

Алия:
– Авыл баласы булуым белән бик горурланам. Чөнки туган телемне камил беләм, тормышта кирәкле кара эштән алып, барлык хезмәткә дә өйрәндем. Колхозчы баласы булсам да, әти-әни биргән тәрбия миңа үземне зыялы кеше итеп тоярга мөмкинлек бирә.
Фәнис:
– Шәһәрдә үскәннәр арасында да төрлесе бар. Мине кечкенәдән үртәп, “интеллигент” дип атыйлар иде. “Син бер дә авыл малаена охшамагансың” дисәләр дә, барыбер телдә татар акценты, мишәрлек барлыгын беләм бит инде.

– Бер гаиләдә ике сүз остасы булганда, кем сөйли, кем юл куя?

Алия:
– Кем сүзен беренче ыргытып өлгерә, шул әйтә.
Фәнис:
– Әйе, башта юл куеп торасың да, соңрак тозлап-борычлап кайтарасың. Без икебез дә тиз кызып китәбез.

– Кем беренче татулашырга дип килә?

Алия:
– Хатын-кыз дип уйлыйм. Кызыбрак китсәм дә миңа суынырга ике минут җитә, хатамны танып, Фәнис янында бөтерелеп йөри башлыйм. Ир кешене җайлый белергә кирәк. Хатын-кызның бөтен көче ирнең җаен белүдә, аңа хәйлә таба алуда.
Фәнис:
– Аның хәйләсенә алданган булып кыланып, психологка әйләнеп бетәсең...

– Бер-берегездә нинди сыйфатларны яратасыз?

Фәнис:
– Алиянең эшенә бирелүенә, үҗәтлегенә, тугрылыгына сокланам.
Алия:
– Фәниснең йомшак булуы ошый. Мин аны үземә кирәк булган бөтен сыйфатларга ия булганы өчен сайлап алдым.

– Ничек була ул ирне сайлап алу?

Алия:
– Училищеда укыганда ук күз салган булганмындыр инде, чөнки гел “ирем Фәнис шикелле булырга тиеш” дип әйтә идем.

– Балаларыгыз зурлардыр инде, ничәү әле сезнең?

Фәнис:
– Икәү. Кызыбыз Миләүшәгә 22 яшь. Ул Төркиядә, эштә. Улыбыз Ильяска 9 яшь, икенче класста укый.

– Кариев театрына килүегез ничек булды?

Фәнис:
– Училищены тәмамлагач Яшь тамашачы театры директоры, мәрхүм Фәрит абый Хәбибуллин дәште безне.

– Башка театрда уйнап карар идем дигән теләк юкмы?

Алия:
– Юк, театр гаилә кебек бит ул, йортың кебек.
Фәнис:
– Яшьрәк чакта театрдан китәсе килгән минутлар булды үзе.

– Нәрсә тотып калды?

Фәнис:
– Өлкәннәрнең төпле киңәшләре. Туганнарның, якыннарның “синең хыялың иде бит ул, авырлыклар үтә, сабыр бул” дип торулары. Аннан соң коллективта да бердәмлек көчле иде, курсташлар белән бергә идек бит.

– Режиссер биргән рольләр белән килешмәгән чаклар буламы?

Алия:
– Сайланып тормадым, ошамаса да кабул иттем. Кабат ярата башлыйсың аны, образ туган саен ул үзеңнекенә әйләнә. Шуңа күрә биргән рольдән баш тартканым булмады.
Фәнис:
– Биргәнне кабул итәргә өйрәттеләр безне, рольләрнең зурысы-кечесе юк дип тәрбияләделәр.

– Хыялыгыздагы рольне уйнау мөмкинлеге тудымы?

Алия:
– Мин көтәм әле. Әллә нәрсәгә дә өметләнмим, ләкин шул ук вакытта бер бөек хатын-кыз образын тудырасы килә. Ә Фәниснең зур рольләре бар, Аллага шөкер.

– Иреңнең танышлары арасында сердәш хатын-кызлар булуына ничек карыйсың, Алия?

Алия:
– Мин кысылмыйм бу әйбергә. Миңа хилафлык китерми бит алар, серләшсеннәр.
Фәнис:
– Юк бит инде алар, бетте...

– Фәнис, ә сиңа мондый аралашу нәрсә бирә иде?

– Училищеда башланган әйбер бу. Кызлар ул вакытта ук киңәш сорап, күңелләрен бушатырга киләләр иде. Сабыр гына тыңлап, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышасың. Мин сердәшләр эзләмим, алар үзләре миңа тартыла.

– Хатын-кызларның бизәнүен, мода белән мавыгуын хуплыйсыңмы, Фәнис?

– Мин үзем ыспайрак кеше, шуңа хатыным да сокланырлык булырга тиеш дип уйлыйм. Хуплау гына түгел, Алияне бизәнеп, ясанып йөрергә өндим, төрле киңәшләр бирәм.

– Алиянең гардеробында син яратмаган күлмәк, кием бармы?

Фәнис:
– Аның әллә кайчан үзе теккән эчке күлмәге бар. Тәнгә рәхәт дип, кия дә куя шуны. Йокларга гына түгел, йортта да йөри шуның белән. Кеше күргәнче салып ат, дим. Ә болай күлмәкләрен бик яратам, алар арасында үзем алып кайтып бүләк иткәннәре дә бар.

– Алия, ботекслар, мезотерапияләр кулланасыңмы?

Фәнис:
– “Әтисе, кадатыйммы, әтисе, ясап карыйкмы” дип йөри...
Алия:
– Матур булу теләге көчле, әлбәттә. Көзгегә караган саен нидер үзгәртергә, нәрсәдер эшләргә кирәк кебек. Яшьтәшләр, иптәшләр эшләгәнгә дә күз кызыга. Шул ук вакытта мин ясалмалыкны бик яратып бетермим, ясалма матурлык белән кешенең күңеле суына кебек.

– Фәнис елыймы?

Алия:
– Җитди сәбәп булса елый.

– Идеаль картлыкны ничек күз алдына китерәсез?

Фәнис:
– Матур түбәтәй кигән, әйткән сүзләре, вәгазьләре белән күңелдәге борчуларны юып төшерә алырдай гыйлемле, ягымлы карт итеп күрәм үземне. Ак бабай булырга язсын иде.
Алия:
– Ә өстәлдә самавыр, өчпочмаклар, коймаклар. Сәламәт картлык. Кул эшләре эшләп, йорт, бакча җирләрен карап йөри торган актив тормыш. Бәлки берәр кәҗәбез дә булыр әле, әтисе риза булса...


Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 17 октябрь 2019 № 41

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2495
3 Ноябрь 2020 13:21 1824
29 Октябрь 2020 14:38 1431
ӨСКӘ