Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кеше әгъзаларын сатарга ярамый”

3 Сентябрь 2013 1235
Трансплантация, ягъни кешенең органнарын күчереп утыртуга Ислам дине ничек карый? Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Исламда кеше әгъзаларын күчереп утыртырга рөхсәт ителә. Әмма әлеге гамәл шәригать кануннары буенча башкарылырга тиеш.
Мәсәлән, органын бирергә теләгән кеше акылында булырга, бу адымга үз теләге белән барырга һәм сәламәтлегенә зыян китермәскә тиеш. Трансплантациянең тагын нинди кагыйдәләре бар? Алар турында сәхифәбезнең даими кунагы, “Казан нуры” мәчетенең имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров белән сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, Ислам динендә трансплантация кайсы очракларда рөхсәт ителә?

– Бу сорауга җавапны “Бәкара” сүрәсендәге аять белән башлыйсым килә. Аллаһы Тәгалә анда: “Әгәр бер кеше белә торып икенче берәүне үтерсә, бөтен кешелек дөньясын харап иткән кебек була. Ә инде кеше икенче бер бәндәне дәваласа, аның гомерен саклап калса, бөтен адәм балаларын терелткән кебек була”, – ди. Исламда табиблык – югары дәрәҗәдә тора, ул мактауга лаеклы хезмәт. Бер галим: “Дөньяда ике белем һәрвакыт хөрмәткә лаек булыр. Аллаһы Тәгаләне таныттырган дин белеме һәм табибчылык”, – дигән. Әлеге һөнәр ияләренең берсе адәм балаларының күңелен, икенчеләре тәнен дәвалый. Әмма 21нче гасырда яшәсәк тә, мөселманнар арасында табибларга ышанырга ярамый дигән фикер ишетергә туры килә. Бу белем кабул ителми, диючеләр дә бар. Мондый сүзләр –ялгышлык. Аллаһы Тәгалә кешегә тәнне, гәүдәне, сәламәтлекне әманәт итеп биргән икән, аны сакларга кирәк. Хәрәм ризык ашамау, хәрәм эчемлекләр кулланмау, хәрәмнән файдаланмау зарур. Сәламәтлекне саклау өчен медицинага да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чөнки ул белемне дә Аллаһы Тәгалә үзе биргән. Әйтик, кайбер кешенең тәһарәте тиз бозыла. Бәвелне тота алмау кебек тайпылышлар дәвалана. Мондый очракта мөселман кешесе өчен дәвалану – фарыз, тиешле гамәл. Чөнки андый хәлдә кешенең тәһарәте, тәһарәте белән бергә гыйбадәте камиллеккә ирешә алмый. Дәваланмый торган авыру икән, ул чагында – икенче мәсьәлә. Дәваланып булса, адәм баласы, беренче чиратта, сәламәтлек сорап Аллаһы Тәгаләгә ялварырга һәм медицина чараларыннан файдаланырга тиеш.

Төп сорауга килгәндә, Ислам буенча органнарны күчереп утырту рөхсәт ителә дип җавап бирәбез. Кешенең гомерен саклап калу өчен трансплантация ясарга ярый. Ләкин галимнәр бер шарт куйган: органнарны күчереп утырту акча эшләү максатына кайтып калмаска тиеш. Трансплантация бизнеска әйләнсә, ул бик зур җинаятьләргә китерәчәк. Балаларны, көчсез кешеләрне урлап сата башлаячаклар.

– Трансплантация мәсьәләсендә кешенең дине мөһимме?

– Галимнәр органнарны күчереп утыртканда кешенең нинди диннән, милләттән булуына басым ясамый. Органны алган кешедән рөхсәт соралырга тиеш. Кан биргәндә дә донорның милләте, дине әһәмияткә ия түгел.

– Әйтик, берәү үлде, аның туган-тумачасы, якыны юк икән, аның органнарын файдаланырга мөмкинме?

– Бу очракта без сайлау алдында торабыз: мәеткә кагылмыйбыз икән, авыру кеше дә үлеп китәчәк. Яки аның гомерен саклап калу өчен мәрхүмнең органын алабыз. Соңгы вариантны сайласак, авыру бәндә дә исән кала, үлгән кеше дә савап ала. Дин ягыннан кешенең исән калуы хәерле. Шундый мисал китерик: кайбер хатын-кызга йөккә узгач, сәламәтлеккә бәйле тайпылышлар булып, сайларга туры килә: баланы калдырыргамы, юкмы? Андый очракта галимнәр: “Бала тумаган әле. Беренче урында хатын-кыз тора”, – диләр. Медицина да әни кешене исән калдыру яклы, табиб-лар баланы төшерергә тәкъдим итә. Шерлок Холмс турында Совет заманында төшерелгән бик яхшы кино бар. Анда шундый бер өзек күрергә була. Бер герой: “Мин борынгы кешенең сөякләрен таптым. Галим буларак минем өчен бу – зур шатлык. Ләкин фәлән күршем моны белгәч, әлеге мәрхүмнең туганнарыннан рөхсәт кәгазе алмавым өчен мине судка бирә”, – ди. Мондый парадокска эләкмәс өчен уйлап эшләргә кирәк.

– Күчереп утыртырга тыелган органнар бармы?

– Гомумән, бер шарт бар: органын биргән кешенең сәламәтлегенә зыян килмәсен. Берәүне савыктырам дип икенче кешене кайгыга салу, авыр хәлгә кую тыела. Гәрчә, ул моңа үзе риза булса да.

– Соңгы елларда җенесләрен алыштырган кешеләр турында еш ишетергә туры килә. Бу хәл кайбер илләрдә, әйтик, Таиландта киң таралган. Ни өчен кешеләр мондый адымга бара? Мөселман кешесе дә җенесен үзгәртә аламы?

– Моның сәбәбе – динсезлек, азгынлык. Җенес алыштыру йөз-кыяфәтне үзгәртү кебек, Ислам буенча катгый рәвештә тыелган. Дөрес, кайбер кеше кимчелек белән туа. Андый очракта җитешсезлекне төзәтергә мөмкин. Ә инде йөзне үзгәртү, күкрәк зурайту – гөнаһ. Дөньяви күзлектән караганда да бу гамәлләр хупланмый. Йөз, күкрәкне үзгәртәбез дип кешеләр әллә нинди операцияләр ясата, ә ахырдан яман шештән үлеп китәләр. Әлеге бәхетсезлек Аллаһы Тәгалә биргән халәткә риза булмаудан килә. Җенес мәсьәләсендә дә шулай: Аллаһы Тәгалә кешене хатын-кыз яки ир-ат итеп яраткан икән, ул шул халәттә яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиреннән риза булмау җәмгыятьтәге проблемаларны китереп чыгара.

– Кеше организмындагы тукыма, күзәнәкләрне медицина, косметология һ.б. тармакларда чимал итеп куллану зыянлы түгелме?

– Кешенең рөхсәте, ризалыгы булса, бу шулай ук тыелмый. Шәригатьтә төп максат – кешенең гомерен, тормышын нинди генә булса да юл белән саклап калу. Әлбәттә, хәрәм юллар турында сүз бармый. Кайберәүләр: “Ачлыктан үлгәндә дуңгыз ите ашарга ярыймы?” – дип сорый. Ярый, дияргә мөмкин. Кеше чүлдә сусаудан үлеп ята, ди. Хәмердән башка бернинди эчемлек тә юк икән, исән калу өчен эчәргә була, ләкин сәламәтлеккә зыян килерлек күләмдә түгел.

– Татарстан судмедэкспертиза хезмәткәрләренең мәетләрнең билгеле бер органнары белән сату итүләре ачыкланды. Бу уңайдан нәрсә әйтерсез?

– Әйткәнебезчә, кеше органнары белән эш итү бизнеска әйләнмәскә тиеш. Монда кешенең намусы зур роль уйный.

– Кемдер авыр хәлдә калган, әйтик, берәр якын кешесенә операция ясау өчен аңа зур суммада акча кирәк ди. Андый очракта ул үзенең органын сатып җибәрә аламы?

– Акча өчен органны сату – гөнаһ. Трансплантация мәсьәләсендә бик сак булырга кирәк. Гөнаһны кешедән яшереп була. Аны мәет тә сизмәскә, аның туганнары да белеп бетермәскә мөмкин. Ләкин берәү дә Аллаһы Тәгаләдән качып котыла алмый. Аны онытмау, Аннан курку мөһим.

Энҗе БАСЫЙРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1934
11 Май 2020 10:05 1733
ӨСКӘ