Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кендеккә ни булырга мөмкин?

18 Февраль 2019 596
"Ашыгыч ярдәм" газетасыннан
Кендек чиләнеп тора башлаган икән, мөстәкыйль рәвештә дәваланырга, үзегез диагноз куярга ашыкмагыз. Андый вакытта кичекмәстән хирургка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кендекнең ялкынсыну сәбәпләре

Авыруның сәбәбен ачыклау өчен кендектән бүленеп чыккан сыекчага анализ уздыралар. Шуның нәтиҗәсе буенча дәвалану төре билгеләнә. Сәбәбе омфалит, ягъни тире һәм аның астындагы күзәнәкләр ялкынсыну икән, операция таләп ителми. Ә инде үлек җыелса, фистула (свищ) хасил булса, хирургия юлы белән чистартырга туры киләчәк.

Кендек еш кына бактерияле яки гөмбәчекле инфекция эләгү сәбәпле ялкынсына. Андый вакытта аның тирәсе кызарып чыга, шешә, үлекле канга охшаш бүлендек күзәтелә. Вакытында тиешле чаралар күрмәгәндә ялкынсыну кан тамырларына тарала һәм моның ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин. Шуңа да озакка сузмыйча гына дәваланырга кирәк.

Кендек ялкынсынуның төрләре

Гадәти ялкынсыну. Мондый тайпылыш вакытында бүлендек хасил була, кендекнең өсте кутыр белән каплана, кеше үзен яхшы хис итә. Шуңа да күпләр дәваланырга, табибка барырга ашыкмый. Алга таба шеш үсүе ихтимал.

Флегмоноз ялкынсыну авыруның икенче этабында башлана. Кендеккә кагылгач авырту сизелә икән, димәк, ялкынсыну тирә-яктагы тукымаларга да таралган.

Кешенең хәле сизелерлек авырлаша, тән температурасы күтәрелә. Аннары ялкынсыну эчкә китеп сепсиска китерә. Ашыгыч төстә белгечкә мөрәҗәгать итү мөһим.

Омфалит азмаган икән, ул җиңел дәвалана. Моның өчен кендекне, аның тирәсен антисептик эремә белән эшкәртү, мазь сөртү дә җитә. Физиотерапия курсы файдалы. Әлбәттә, гигиена кагыйдәләрен онытмау зарур. Ә менә флегмоноз ялкынсынуны дәвалавы авыр. Хәтта кешене хастаханәгә дә салалар.

Кендек эчкә кереп тора һәм бик тар икән, анда җыелган пычрак, кер, май бизләрен томалап, тайпылышларга китерергә мөмкин. Ялкынсыну башланмасын, инфекция эләкмәсен өчен аны атнага бер мәртәбә булса да яхшылап юарга, башына мамык уралган таякчыкны сабынлы эремә яки водород перекисенә манып, шуның белән чистартырга киңәш ителә.

Кендек ялкынсынуга пирсинг тә сәбәпче була ала.

Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ