Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кемдә ничек, бездә "пет-пет"

27 Январь 2016 1111
Конкурс дәвам итә.
Укучылардан хатлар килә тора. Ә сезнең якларда фотодагы тракторны ничек атыйлар? 

Аксубай районында яшәүче Рәзинә Ганиева "Акчарлак" редакциясенә мондыйрак хат юллады:

Мин үзем Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туып үстем. Без дә үсмер чакта җәен амбар арасында эшли идек. Арбасы алга урнашкан Т – 25 тракторы безнең буынга яхшы таныш. Бу тракторны безнең авылда "мультфильм" диләр. Ул амбарда төп транспорт иде, чөнки бер урыннан икенче урынга ашлык күчерү, чүп-чар түгү өчен гаять уңайлы. Бала-чагага да трактор үзе дә, анда утырып йөрү дә, тракторның исеме дә бик ошый иде. Чөнки ул чыннан да мультфильмдагы тракторга охшаган.

P.S. Бәйгегә килгән хатларның тулы вариантын "Акчарлак" газетасының 28 январь көнне чыгачак 4нче санында укый аласыз.





Рубрика: АНОНС Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1024
28 Август 2019 15:23 725
ӨСКӘ