Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кече Чынлыда җир кая шуыша?

9 Декабрь 2015 1339
Моннан бер ел элек Чүпрәлегә командировкага баргач, юл уртасында утырган Кече Чынлы авылына да сугылган идем. Ул чагында биредәгеләр: "Бездә колхоз гөрләп эшли, һәркемнең эше бар, эше булгач, акчага да интекми. Шуңа күрә үз бизнесларын ачып азапланучылар да, һәр тиенен санап яшәүчеләр дә юк. Мул, тыныч тормышта көн күрәбез, вак-төяк проблемаларны зурга җибәрмичә, тиз арада хәл итәбез", – дигәннәр иде. Шатланып, бу авыл халкы өчен шөкер итеп кайтып киттем.


Әмма бер ел да узмады, нәкъ шул авылдан зарланып шартлаттылар. Ике күршенең җир бүлешә алмавына күнегеп беттек инде. Бу юлы да "Зарлы телефон"га килгән сорау авыл эчендә генә хәл ителер дип уйладык. Ләкин укучыбыз Әнсар Низамов бик тә үҗәт булып чыкты: ул безгә, туганына шалтыраткан кебек, атна саен зарланып торды. Җирле рәиснең сүзенә каршы барган Әнсар абый бездә зур кызыксыну уятты. Нигә һаман тынычланмый? Ни бүлешәләр? Баксаң, әлеге авылдагы хәлләр бик тә кызыклы икән.

Чулпан ШАКИРОВА

P.S. Журналист Чулпан Шакирова Кече Чынлы авылында булып кайтты. Барлык сорауларга диярлек җавап тапты. Мәкаләнең тулы вариантын "Акчарлак" газетасының 10 декабрь көнне чыгачак 50нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1449
ӨСКӘ