Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Казның маен әрәм итмибез, сабын-порошок ясыйбыз”

30 Декабрь 2020 1041
Сарман районы Иске Минзәләбаш авылы халкының пандемия чорында яңа шөгыле барлыкка килгән: каз маеннан сабын ясау. Авылдашлары Фәрит Вахитов пенсиягә чыккач сабын-порошок ясау серенә төшенгән һәм күршеләрен дә бу эшкә өйрәтә башлаган. Каз маеннан булгач, табигый да, файдалы да, кулны да корытмый, ди авыл халкы. Һәм мондый сабынны һәркем ясый ала икән.
– Гомерем буе “пожарка”да эшләдем. Пенсиягә иртә чыктым. Эшсез ята алмыйм бит инде, – дип башлады сүзен Фәрит абый. – Үзем коптильня ясап, ит ыслау эшенә алындым. Кыш җитүгә авылдашлар, күршеләр каз-үрдәк алып килә. Аларны мичкә тыкканчы башта кайнар суда кайнатып, пешереп алабыз. Аннан бик күп май чыга. 120 каздан 60-80 литр каз мае җыйган чаклар була. Интернеттан күрдем дә, шуннан сабын ясап карарга булдым…

***
Язманы газетабызның яңа, 52 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Филүзә Хәмидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2897
ӨСКӘ