Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казанга чүп яндыру заводы кирәкме?

17 Январь 2017 1086
2022 елда Казанда көнкүреш калдыкларын яндыра торган завод эшләп китәчәк. Аны Япония һәм Швейцария белгечләре төзергә җыена. Әмма әлеге хәбәрне җәмәгатьчелек тискәре кабул итте. Экологлар заводтан чыккан төтен Казан һәм аның тирәсендә яшәүчеләрне агулаячак, ди.
Японнар заводыннан төтен чыкмый, ә безнекеннән?..

Көнкүреш калдыкларын яндыруның иң камил технологиясе 1980 елларда Япониядә эшләнә. Бүген бер Токио шәһәрендә генә дә чүп-чар яндыра торган 20гә якын мини-завод исәпләнә. Экологиягә алар бернинди зыян китерми. Күбесе торак йортлар янәшәсендә утыра. Моңа беркем дә гаҗәпләнми. Технологиягә килгәндә, чүп яндыру заводында калдыкларны киптерәләр һәм югары температурада термик мичләрдә яндыралар. Төтен фильтрлар аша уза. Атмосфераны агуламый. Калдыкларны яндырудан калган шлакны төзелеш компанияләре сатып ала һәм бетон, асфальтка куша. Калдыкларны яндырып, японнар әле пар, җылылык һәм электр энергиясе дә ала.

Чүп яндыру заводлары моңарчы Россиядә берәү дә юк иде. Алар ни өчен нәкъ менә бүген кирәк булды соң, дигән сорау туа. Кызык, ләкин 2016 ел ахырында Россия хөкүмәте Япония һәм Швейцариянең “Хитачи Зосен Инова” компаниясе проекты буенча берьюлы 5 завод төзү проектын хуплый. Дүрт предприятие Мәскәү тирәсендә, бишенчесе, әйткәнебезчә, Казанда булачак.
P.S. Бу хакта тулырак "Акчарлак" газетасының 19 гыйнвар көнне чыгачак 2нче санында укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ