Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казанда Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар

15 Сентябрь 2020 106
Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу мәрасиме узды. Тантанада җырчының иҗатташ дуслары, тамашачысы һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты. «Кичә республика күләмендә татар дөньясында зур авыр хәбәр алдык. Хәмдүнә апа Тимергалиева вафат булды. Шушы хәбәр дөрес булганын ишеткәч, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов иң беренчеләрдән булып: „Бу — татар халкы өчен зур югалту“, — дип үз фикерен әйтте һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Чыннан да, Хәмдүнә апаның вакытсыз китүе — зур югалту», — дип сөйләде Милли Шура рәисе. Шулай ук Васил Шәйхразиев сүзләренчә, Хәмдүнә апа өчен иң зур байлык тамашачысы булган. «Ул: „Башымны ия-ия, иң зур рәхмәтемне тамашачыма белдерәм, чөнки беренче көннән алып ул мине хуплады. Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз“, — дия иде. Бу сүзләр аның йөрәгеннән чыккан», — диде Васил Шәйхразиев. Хәмдүнә Тимергалиева Казан шәһәренең «Курган» зиратында җирләнәчәк.
Мәгълүмат "Татар - Информ" сайтыннан алынды.
Рубрика: Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2740
24 Август 2020 11:32 2504
3 Сентябрь 2020 10:07 1828
14 Сентябрь 2020 10:17 957
ӨСКӘ