Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казанда Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озаттылар

15 Март 2020 401
Эшмәкәр белән хушлашу мәрасиме «Ак Барс Арена» стадионында узды.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казанда «Ак Барс Арена» стадионында Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу мәрасиме тәмамланды. Чара стадионның үзәк холлында узды. Ирек Миңнәхмәтов 13 мартта Казанда кырыгынчы яшендә кинәт вафат булды.

«Ак Барс Арена» фасадында Ирек Миңнәхмәтовның туган һәм үлгән вакыты белән фотосурәте урнаштырылган. Стадионның үзәк залында мәрхүмнең фотосурәтләре эленгән иде, шулай ук бинада аның Audi RS3 узыш машинасы һәм бүләкләре куелган.





Эшмәкәр белән хушлашырга дистәләгән кеше, шул исәптән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин, «Ак Барс» һөҗүмчесе Данис Зарипов, республика министрлары һәм эшмәкәрләре килде. Җеназа барышында Фоат Комаров, «Мосинжпроект» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Альберт Сөниев һәм башкалар чыгыш ясады.

«Ул һәрвакытта да яңага омтылды, алга [карады]. Аның планнары һәм эшләре күп иде, әмма, кызганыч, менә шулай килеп чыкты», — диде Рөстәм Миңнеханов.







Залда бер үк вакытта 100-150 кеше иде, ләкин күпләр хушлашты һәм урамга чыкты, кемдер җеназа намазын көтте, кемдер китте. Кешеләр агымы тукталмады. Мәрхүмнең энесе Радик Миңнәхмәтов җеназада кара битлектә булды — ул күптән түгел чит илдән кайткан.

«Бу минутта нидер әйтүе бик авыр, табутта ятучы яшь кешене күрү — кешеләр күрә ала торган иң куркыныч нәрсә», — дип күз яшьләре белән әйтте «Дакар ралли»енда җиде тапкыр җиңүче Владимир Чагин.

Җеназа вакытында Миңнәхмәтовның хатыны Алинә ире яныннан китмәде. Кешеләр хушлашуга бик күп чәчәкләр алып килде. Кайберләре сүз таба алмады. Татарстанның бизнес-омбудсманы Фәрит Габделганиев кыскача гына: «Дус», — диде.





Ирек Миңнәхмәтовка җеназа намазын «Ак Барс Арена» янындагы мәйданда укыдылар. Чараны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде.

Эшмәкәрне Миңнәхмәтовларның туган авылында — Саба районы Миңгәр авылында җирлиләр. Теләге булган һәркем Миңгәргә зиратка автобусларда бара ала.


Җәүдәт Миңнәхмәтов улы Ирек Миңнәхмәтов турында: Ирек гел кешедән алда, беренче булды

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). «Татарстанның газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәре үсеше» дәүләт учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов улы Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озату мәрасимендә чыгыш ясады..

«Дусларым, без зур югалту кичерәбез. Моны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Берничә генә сүз әйтәм. Ирек гел кешедән алда, беренче булды. Эшләгән эше һәрвакыт кешенекеннән зур, яхшы булды. Фикерләре буенча да кешедән аерылып тора иде. Гомерен дөрес итеп, тарихта кала торган итеп яшәде. Рәхмәт сиңа, улым», — диде ул.

«Дөрес, син безне ташлап китәсең. Сиңа зур хөрмәтебез бар иде. Дусларың белән планнар корган идең. Соңгы бер атнада дүрт шәһәрдә булды. Тегендә, монда. Кая ашыгасың, мин әйтәм. Тынычлан, дим. Юк. Күрәсең, эшләп бетерәсе килгәндер инде», — дип искә алды әти кеше.

Җәүдәт Миңнәхмәтов бирегә килүчеләргә рәхмәт әйтте.

«Дусларга балалар, оныклар белән уйнарга, күбрәк вакыт уздырырга әйтер идем. Аларны югалткач кына кадерен беләсең. Менә Ирекне югалттык. Сөйләшеп булмый. аралашып булмый. Балаларның кадерен белегез, матур итеп яшәргә тырышыгыз. Калган вакытыгызны юкка уздырмагыз. Бу дөнья шулкадәр кадерле, ул тиз узып китә. Сак булыгыз барыгыз да. Шушы авыр көндә Ирекне озатырга килгән өчен рәхмәт барыгызга да», — диде ул.



Мәгълүмат "Татар Информ" сайтыннан алынды.
Рубрика: Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2434
15 Июнь 2020 11:42 1515
ӨСКӘ