Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казанда группировкалар чәчәк ата яки “Икенче Горки” бандасы турында

17 Июнь 2019 1006
Туксанынчы еллар күптән артта калды. Зур кораллы берләшмәләр таркатылды. Криминаль бәрелеш­ләр инде юк дәрәҗәсендә. Заказ буенча үтерүләр дә бетте диярлек. Ләкин бу – болгавыр елларда гөрләгән җинаятьләрнең бераз сүрелә төшүен генә белдерә. Чөнки “кәттә егет”ләрдән торган явыз өерләр бүген дә яши һәм хәзер дә усаллыклар эшли тора.
Бүгенге Казан яшьләре тарафыннан кылынган җинаятьләр белән танышып утырам. Әйтерсең, 90нчы еллардан соң хәлләр бөтенләй үзгәрмәгән! Менә бу көннәрдә генә Казанның Идел буе район судында тугыз егетне хөкем иттеләр. Алар һәм шаһит буларак чыгыш ясаучы яшьләрнең күбесе оешкан төркемнәр, алардагы тәртипләр турында яшермичә, үзләренең әгъза булып торуы белән хәтта мактанып, горурланып сөйлиләр. Икенче Горки торак төбәгендәге “Десятовские”, “Высотовские”, “29нчы коробка”, “3нче коробка” җинаятьчел төркемнәре турында сүз бара.

Әлеге “бригада”лар кече яшьтә­геләр, уртанчылар һәм өлкәннәргә бүленә. Түбән төркем 16 яшьтән башлана. Югарысы – 23 яшьләр тирәсе. Түбән төркемнән юга­рыракка күчкәндә үзең урынына яңа яшүсмерне тәкъдим итәргә кирәк. Һәр төркемнең атаманы (“смотрящий”) бар, колониядәгеләрне “җылыту” һәм башка чыгымнар өчен һәркем “общак”ка ай саен акча тапшырырга тиеш. Атнага бер-ике мәртәбә гомуми җыелышлар (“сходняк”) үт­кә­релә. “Сафиуллин” полиция бүлеге янәшәсендәге урманлыкта уза торган әлеге җыенда кассага акча җыю һәм башка мәсьәләләр карала. Мәсәлән, төркемгә керүчеләр эшләгән начарлыклар (“косяк”) тикшерелә, гаеплеләргә җәза бирелә. Моны аларны кыйнап ташлау дип аңларга кирәк.

Гомумән, кагыйдәләр кырыс монда, рөхсәтсез үзләре контрольдә тоткан җирлекне ташлап китәргә ярамый хәтта. Җомга һәм ял көннәрендә дүрт кеше утырган “экипаж” дежур тора, алар белән һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булучы ике-өч егет элемтәдә торырга тиеш. Төркем әгъзалары эчәргә, тәмәке тартырга ярамый диләр үзе. Әмма монысының үтәлүе шикле, чөн­ки җинаятьләр һәм башка законсыз гамәлләр еш кына исерек баштан кылына. Күрәсең, сүз атаманнар тарафыннан куелган бурычларны үтәгәндә аек булу турында гына барадыр.

Башлыклар бистәдәге төркем­нәр­­нең үзара дус һәм “эшлекле” мө­нә­сәбәттә булуын тәэмин итә. Бер­дәмлек “Беренче Горки”да хакимлек итүче “Первогоровские” белән көрәшү өчен кирәк. Ә менә 2 меңләп егетне берләштергән “Суконовские” берләшмәсе – Казанда иң куәтлеләрдән санала, шуңа күрә “Икенче Горки” егетләре аларга каршы тора алмый. Көчленеке – замана, диләр бит...

Әлеге өерләр нәрсә бүлешә соң? Әл­бәттә, сүз, иң әүвәл, җинаятьчел та­быш алу турында бара. Контрольдә тотылган җир­лектә кәсеп итүче эшмә­кәрләрдән акча каеру да сакланып калган. Кыска­сы, эшләмичә кәпрәеп йөрүче бу хөрә­сәннәрнең җинаятьчел керем алу ысуллары күп төрле.


* * *

Барлыгы 20 томга тупланган җинаять эше Идел буе район судына быел апрель аенда тапшырылды. Тугыз хөкем ителүче эшен карау айлар буена сузылачак әле. Хөкем утырышлары бара, әмма “Икенче Горки”дагы төркемнәр яши. Талап җыелган “общак” акчасы сак астында утыручы “Хохол”, “Динарик”ларга “передачка”лар рәвешендә җибәрелә тора.


* * *

Язманы "Акчарлак" газетасының 24 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ