Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казан уртасында узган гасыр калдыгы

12 Март 2013 1078
Соңгы елларда Казан-кала бигрәк матурланды, төзекләнде. Үзәк­тәге иске-москы йортларны сүтеп ташлап, алар урынына яңа биналар төзелде, тарихи булганнары реконструкцияләнде. Ни дисәң дә, быел Универсиада үткәрәсебез бар бит. Килгән кунаклар­га җимерек йортлар күрсәтеп булмый, үзегез беләсез. Әнә, юллар да туктаусыз яңарып тора, сөенеп туя алмаслык.
Шушы вакыйганы түземсезлек белән көткәндә, Универсиада объектлары төзүгә миллионлаган сумнар тотылган­да, Казан уртасында теге гасыр башын­да төзелгән йортларда яшәп ятучылар барлыгын белмисездер әле. Әйе-әйе, калабызның Казансу елгасы буенда урнашкан Кемеровская һәм Түбән Торфяная урамнарындагы череп, янтаеп беткән йортларда цивилизациянең ни икәнен белмичә гомер итүчеләр дә җитәрлек. Йортлары убырлы карчык өенә охшаган аларның, барысы да каралып, тузып беткән.

Бу урам тирәсеннән узганда, шундый сәләмә өйләрне күреп, аларны ташлан­дыктыр дип уйлый идем. Тик кышын морҗаларыннан төтен чыгуын күреп, анда кешеләр яшәвен абайладым. Шунысы кызык: бу йортның тирә-юнендә соңгы елларда гына биек, күп катлы йортлар үсеп чыкты һәм бу "авыл" мескен бер утрау кебек калды. Кыска­сы, әлеге урамга килеп кергәч, үзеңне фантастик фильмга эләккән кебек хис итәсең. Матур, биек, заманча йортлар арасыннан барасың да, хәерчелек исе килгән шушы урамга тап буласың. Урамнары кышын чистартылмый, узган гасырда салынган асфальт инде җиргә сеңеп беткән...

"Без XVIII гасырда"

Казандагы андый шәхси йорт­ларны күптән сүтеп, алар урынына биек йортлар салып бетерделәр. Ә болар нишләп һаман да сүтелми? Югыйсә, алар урынына бу урамда тагын берничә йорт салып куеп булыр иде бит. Әлеге йортлар турында онытканнармы, әллә аларны искелек калдыгы итеп махсус калдырганнармы? Бәлки киләчәктә бу "утрау"ны музей итмәкчеләрдер? Әйбәт бит, килгән кунакларга элек халыкның ничек яшәвен, хәерчелекнең нинди төстә булуын күрсәтеп була. Ә бәлки бу кешеләр җирләре өчен зур акчалар со­рыйдыр? Үзегез беләсез, хәзер җирләр кыйммәт, бәлки аларның өйләрен фа­тирга алыштырасы килмидер?

Хәер, баш ватудан файда юк, шушы өйләрдә яшәүчеләрнең үзләренә бирергә кирәк бу сорауны. Шундый уй­лар белән Кемеровская һәм Түбән Тор-фяная урамнарына юнәлдем. Күбесенең капка төбенә утын китереп ташлаган­нар, димәк, болар әле моннан тиз генә күченергә җыенмый. Якында гына тагын бер йортка нигез салып яталар, төзүчеләр тирләп-пешеп өйнең астын бетонлап маташа. Төзелеш яныннан килгән "даң-доң" тавышларны ишетеп, бу урам кешеләрен кызганып куйдым. Шушы галәмәттә ничек яшиләр икән? Тынычлыклары юктыр бит...

Беренче йортның капкасын шакыдым, әмма чыгучы булмады. Тик бу йортта кемдер яши, капка төбе чистартылган, машиналары да бар. Икенче йортта йо­зак эленеп тора. Тагын бер капканы ша­кыган идем, ишегалдында йөргән урта яшьләрдәге бер ир,чыкты. Журналист икәнемне әйткәч, кире борылып кереп китәргә җыенды. "Әнә, берәүләр язды­лар инде, кичә өйләре дөрләп янды", – дип котымны алды. Кем, ни өчен дип төпченми булдыра алмадым. Баксаң, ул көнне шушы йортларның берсенең хуҗасы телевидение чакырткан булган. Матур гына сөйләгәннәр, күрсәткәннәр болар ничек яшәгәннәрен. Ә шул кичне ул адәмнең өе дөрләп янган. Хәер, аның өй диярлегедә калмаган инде, мичләре ишелеп, бер якка янтайган йорт булган. Аңлавымча, анда берәү дә яшәмәгән, хуҗасы башка җирдә гомер кичергән. Бу урамда гомер итүчеләр үзләрен "XVIII гасырда яшибез" дип шаярта икән. Чөнки аларга газ да, су да кермәгән, яшәү шартлары турында әйтеп тә тора­сы юк инде. Урамга бер су колонкасы, суны шуннан ташырга мәҗбүрләр. Әллә кайдагы авылларга да газ кергән за­манда Казан уртасындагы йортларның газсыз тилмерүе бик гаҗәп инде. Анна­ры, монда яшәүчеләрнең берсенең дә йортын яңартырга акчасы юк микәнни соң, дигән сорау да борчыды мине. Капка төпләрендә яхшы машиналары да тора үзләренең, ә йортлары җиргә сеңгән. "Без бик төзер идек тә, рөхсәт бирмиләр", – диде миңа әңгәмәдәшем. (Билгеле, ул исемен әйтмәде, курыкты бугай.) – Инде ничә ел "сүтәләр" дип алдап килделәр, һаман сүткәннәре күренми әле. Зур-зур йортлар төзеп, безне төрле яклап кысалар, әмма безгә берни әйтүче дә, тәкъдим итүче дә юк".

– Бу урамда яшәүчеләр җирләре өчен әллә ничә миллион сум акча сорый дип ишеттем, – дим абзыйга.

– Кемнең җирен арзанга бирәсе килсен? Хәзер бит шәһәр читендә дә җирнең бәясе ай-һай кыйммәт, ә мон­да... Тик әле безгә "сатыгыз" дип килгән кеше юк, шулай яшибез дә яшибез.

30 миллион сорыйлар?

Диктофонымны сүндерергә кушып, артык сүз ычкындырудан курыккан алдагы әңгәмәдәшемнән аермалы буларак, Кемеровская урамында 29 ел яшәүче пенсионер Галия апа Минһаҗева исем-фамилиясен әйтүдән дә, фикерен белдерүдән дә куркып тормады. Ачык чырайлы ханым өен карап чыгарга дәште, килеп керүгә аягыма "меховушка" киертте.

– Идән салкын, минем шунсыз йөр­гәнем юк, – диде ул, ике кат келәм җәелгән идәненә төртеп күрсәтеп. – Ничә елдан бирле чемодан өстендә утырган кебек яшибез, балакаем. Мин бу йортны сатып алганда ук бер-ике елдан сүтәчәкләр дигәннәр иде, һаман да юк әле! Яз-көз "сүтәбез" дип ышан­дыралар да, тагын югалалар. Әнә, узган ел көзен: "Утын алып тормагыз, быел тучны сүтәчәкләр", – диделәр. Шул сүзгә ышанып, утынны аз гына алдым. Инде ул бетте, менә бүген генә тагын утын кайтарттым. Катып үләр хәлем юк әле! Күрше: "Сүтсәләр, утыныңны нишләтерсең?" – ди. Кал­дырып китәрмен, минәйтәм. Фатир бирсәләр, утынына гына карап тормас идек әле!

Галия апаның йорты ике яклы. Ял­гызы яшәгәч, ул аның бер ягын гына җылыта, икенче ягы кызы килгәндә генә җылытыла. Пенсионер мичкә көнгә бер генә тапкыр яга. Бала-чагасы булмагач, шулай җитә ди. Әле кышын утын ягуга гына түзәрлекикән, менә язын бу урам­да мәхшәр башлана ди. Уйсу җиргә су җыелып, көймә белән йөрерлек була икән. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, су бер күршеләренең өенә үк керә. Яртысы җиргә сеңгән йорт хуҗалары идәнгә кирпеч, аннары агач поддоннар куеп йөрергә мәҗбүр була икән. Хәер, аларның идәннәрен дә идән дип атап булмый инде, җирне казып, шунда ли­нолеум гына җәйгәннәр һәм шул йортта 3 гаилә гомер кичерә. Барыр җирләре юк, нишләсеннәр?!

Узган ел бу урамдагы йортларның кайберләрен сүтеп, фатирлар биргән­нәр. Галия апа әйтүенчә, йорт хуҗалары бирелгән фатирларга канәгать булып киткән. "Бу йортыгыз, җирегез өчен күпме сорар идегез?" – дигәч, гомере буе юньле шартлардаяшәү турында хы­ялланган ханым ике дә уйлап тормыйча: "Фатир бирсәләр, миңа шул җитә", – диде. Ә менә кайбер күршеләре фатир­га гына риза түгел икән. Үзләре монда яшәмәгән, әмма йортлары булганнар милке өчен акча сорый ди. Мәсәлән, берәү 30 млн сум биргән очракта гына өен калдырып китәчәген әйткән.

– Инде мин фатир бирерләр дип көтмимдә, – ди Галия апа, төшенкелеккә бирешмәскә тырышып. – Ничә ел көттек, ышандык, хыялландык, булмады бит. Бу иске йортлар арасында яшәп, бернәрсәгә күңел үсми. 5 сутый бакчам бар, анда да берни утыртасым килми, җыештырырга да кул'бармый. Әнә, безнең урамда фатир көтә-көтә күпме кеше үлеп китте инде? Мескен әбиләр гомер буе цивилизацияле фатирда яшәү турында хыялланды-хыялланды да, тәки шул рәхәтне күрмичә китеп бардылар.
Имеш, безнең йортлар урынына мәктәп һәм балалар бакчасы төзеләчәк икән. Әмма аның өчен инвестор кирәк ди. Ул инвестор дигәннәре кайчан килә әле, белгән юк! Нинди каһәр суккан урын булды бу, ә?! "Савинка"дагы бөтен өйләрне сүтеп бетерделәр бит, бер без утырып калдык.

Галия апа әйтүенчә, ун еллап элек аларга газ кертергә ниятләп, торбалар да сузып маташканнар. Өйләргәтоташ-тырасы гына калгач, йортларның барыбер сүтеләчәген әйтеп, газын да кертергә рөхсәт бирмәгәннәр. Нәтиҗәдә, болар газсыз калган, ә урамга сузылган торбаларны исерекләр сатып эчкән.

Кеше хәлен кеше белми

Кемеровская урамында – 10, Түбән Торфянаяда 5 йорт шулай диңгез буенда һава торышы көткән кебек, хөкүмәтнең "җитешкәнен" көтеп утыра. Аларның соңгы өметләре Универсиада булган. Тик, анысы да якынлаша, санаулы көннәр калып бара. Аңарчы бу кешеләргә игътибар булырмы, юкмы, билгесез. Үз язмышлары белән кызыксынып, халык район администрациясенә дә, башка органнарга да мөрәҗәгать итеп караган, тик юньле җавап ишетә алмаган. "Языгыз, сөйләгез, кыч­кырыгыз", – дип киңәш биргәннәр аларга. Тик, сөйләүнең дә бернинди файдасы юк ди. Теге өй янганнан соң, монда яшәүчеләрнең коты тагын да алынган. Шуңа күбесе тыныч кына, язмышка буйсынып, тузган, черегән йортларында утын ягып яшәвен дәвам итә, артык чәбәләнми, дуламый. Мөгаен, нидер көтеп, өметләнеп тә арыганнардыр инде.
Яңа Савин районы администра­циясендә дә бу урам халкының язмы­шы нинди булачагы турында юньле җавап ишетә алмадым. Башта торак сәясәте бүлегенә ике көн шалтырат­тым, алучы булмады, аннары секре­тарьлары бу сорауга җавапны алар түгел, төзекләндерү бүлеге бирергә тиешен әйтеп, сәгать укларын шул якка күчереп куйды. Тикул бүлектә дә җавап бирүче табылмады. Күренеп тора, әлеге урамнарга кагылышлы со­раулар күптән "катлаулы мәсьәләләр" киштәсенә озатылган. Шулай булма-са, шәһәр уртасында узган гасырда төзелгән йортлар "матур булып" утырмас иде.

Газсыз, сусыз, җимерелә башла­ган йортларда яшәүнең ни икәнен Кемеровская һәм Түбән Торфяная урамында яшәүчеләр үзләре генә белә шул. Бәлки арада җире, йор­ты өчен күп акча сораучылар да бардыр, ни дисәң дә бу аларның үз милке бит. Кайберләре Универ­сиада алдыннан барыбер алдыр­тачаклар дип, бәлки үз сүзләрендә нык торадыр. Аларының башка яшәү урыннары бар, шуңа апты­рамыйлар. Әмма Галия апа кебек, берни белмичә, билгесезлектә яшәүчеләре дә җитәрлек бит әле аның. Җир өстенә линолеум җәеп көн күрүчеләре дә кызганыч. Алар газап чигә, интегә...

Узган гасырдан калган йортларны Рәзилә РӘСИМ күрде

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1593
ӨСКӘ