Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Казан уртасында сукбайларча яшәдек”

5 Февраль 2019 1038
Беренче сөйлә­шүебездә үк ул миңа: “Газетага исемемне яза күрмә, бөтен авыл кычкырып көләчәк”, – диде. Шундый шарт белән генә соңгы бер ел эчендә күр­гән­нәрен сөйләргә ризалашты. Аны Буа районының бер авы­лында яшәүче Шамил абый дип атыйк. Казанда тораклы булам дип хыяллана-хыяллана муеннан кредитка чумган ул.
Арзанлы сыр – капкында!

– Бер ел элек улым армиядән кайтты да Казанга китеп эшкә урнашты, – дип сөйли башлады Шамил абый. – Фатир “снимать” итү кесәсенә шактый суга, моны күреп безнең эч пошты, шуңа күрә малайга ярдәм итәргә булдык. Тулай торактан бер бүлмә булса да алыйк, үз почмагында яшәр, диештек хатын белән. Интернеттан эзлибез – тулай торактагы кечкенә генә бүлмәләр дә миллион сумга якын тора, кыйбатсынабыз. Ул кадәр акча күргән кешеләр дә түгел. Шуннан соң арада бер арзанлысы килеп чыкты, Казанның Вознесенье бистәсендә урнашкан. Ике катлы йортның мансардында 25 квадрат метрлы бүлмәне нибары 750 мең сумга тәкъдим итәләр. Кызыксынып китеп, барып карадык, хуҗа белән сөйләштек. Элекке тегү фабрикасы бинасы икән бу, аны шулай бүлмәләргә бүлеп, сатарга керешкәннәр. Тик монда бер зур “ләкин” бар иде: йортның икенче каты да, безгә тиешле мансарды да ярымҗимерек хәлдә, бүлмәләре бүленмәгән, ремонтлыйсы да ремонтлыйсы әле. Газы, уты да юк. Шикләнеп басып торуыбызны күрепме, йортның хуҗасы Наталья Галкина безне тынычландырырга тотынды: имеш, бу ремонтны төгәлләүнең бер кыенлыгы юк, бары тик акчалары гына җитеп бетми икән. Менә без алдан ук бүлмә хакының яртысын түләп куйсак, аларга ремонтны төгәлләп чыгарга шул җитәчәк, ди. Биредә, ягъни Боковая урамы, 9 йортта тарттырылган түшәм, җылытылган идәннәр булачак, душ белән бәдрәфе дә һәр бүлмәдә аерым ясалачак, кыскасы, улыбыз рәхәттә ятачак, имеш. Сатучы хатынның теле телгә йокмый инде, без, авыл кешеләре, авызны ачып тыңлап тордык. Аннан болар белән килешүләр төзеп, тиенләп җыйган акчаларыбызны Натальяга илтеп бирдек, өстәп, 400 мең сум кредит та алырга туры килде. Хәзер дә шуны түләп ятыш менә, ай саен 10 мең сумны банкка илтеп бирәбез...

Иптәш Галкина булачак торакта ремонт ике атна эчендә – 2018нең Яңа елына төгәлләнә дип антлар эчсә дә, мондагы эшнең иге-чиге булмый. Бераз күз-колак булырмын дип, Шамил абый Буадан ук күчеп килеп, шушы тирәдә эшкә урнаша. Эш мәсьәләсе белән дә аңа шул ук Наталья Владимировна булыша, биредә кар көрәргә куша, хезмәт хакын 10 мең сум дип килешәләр.

“Казан уртасында сукбайларча яшәдек”

– Галкина мине Грачиная, 35 адресы буенча урнашкан бер бинага вакытлыча яшәргә урнаштырды. Минем белән тагын 6-7 гаилә яшәде анда. Минем кебек үк алданучылар, ремонт төгәлләнгәнен көтеп ятучылар иде алар. Коточкыч шартларда, сукбайларча тордык. Монда хәтта газ да юк иде. Кышның салкын көннәре бит. Катып үлмәс өчен кичтән барып газны ялгыйбыз да, иртән иртүк йөгерә-йөгерә барып аерабыз. Чөнки тотылырга ярамый, газ законлы рәвештә кермәгән. Казан уртасында шундый тормыш гөрли менә! Анда яшәүчеләрнең язмышлары ничек төгәлләнгәндер, белмим, 1-2 ай каравылда торганнан соң кире туган якларга сыпырттым. Аллага шөкер, эшләгән айларым өчен акчасын ала алдым хет, – ди Шамил абый.

Шамил абыйның Боковая, 9 адресы буенча бүлмәсен рәсмиләштереп бетерәсе калган иде бит әле. Торак төзелеп бетмәсә дә, кәгазь эшен төгәлләмичә булмый, акчаның яртысы түләнгән килеш ич. Тик монысы да шома гына тәгәрәми. Ике як та сату-алу килешүе төзергә дип нотариуска баргач, тагын ыгы-зыгы килеп чыга. Шамил абый әйтүенчә, нотариус янына аның (Шамил абыйның) бертуган апасы килеп керә дә: “Аферистлар бит болар!” – ди, Галкинага төртеп күрсәтеп. Имеш, шушы мизгелдә Шамил абыйның да күзләре ачыла һәм төзелгән килешүне юкка чыгарырга булалар, бүлмәне алудан баш тарталар. Әмма, югарыда телгә алуыбызча, Галкинага алдан тапшырылган 370 мең сум бар бит. Менә анысын Шамил абыйга кайтарырга атлыгып тормыйлар. Инде бер ел узса да, Шамил абый һаман шул сумма турында хыялланып яши. Вәгъдә “ашап” туйгач, судка да мөрәҗәгать итә. Суд исә Шамил абый файдасына карар чыгара, “Акчаны түләргә!” – дип бармак яный Галкинага. Наталья Владимировна, күрәсең, моның ишегә ияләнеп, каешланып беткән алыпсатар инде. Акча һаман хуҗасына әйләнеп кайтмагач, суд приставлары да эшкә җигелә. Тик соңгылары, гадәттәгечә, көчсез, Галкинадан бер тиен дә ала алмыйлар. Аптырагач-йөдәгәч, Шамил абый “Акчарлак” редакциясенең телефон номерын җыя...

“Ул бездән хатынын яшерде”

Мин, үз чиратымда, икенче як – Наталья Галкина белән элемтәгә кердем. Ул исә гаебен танырга ашыкмады, тыныч кына үз версиясен тезеп китте.

– Әйе, мин – Боковая урамындагы йортның хуҗасы. Узган ел андагы бүлмәне сатарга куйган идек, клиентны риэлтор аша таптым, – диде Наталья Владимировна.

 – Дөресен әйткәндә, кем икәнен алдан ук белгән булсам, бу кеше белән бөтенләй бәйләнмәс идем. Эшләр сатып-алуга барып җиткәч, аның апасы нотариус янында: “Әгәр Шамилнең психиатрик хастаханәдә дәваланучы хатыны булса, бу очракта сату-алу килешүе төзү мөмкинме?” – дип сорап куйды. Без бу сорауны ишетүгә аптыраштык. Кеше тикмәгә генә шулай дими бит инде. Билгеле, күчемсез милек алганда тормыш иптәшенең нотариус тарафыннан расланган, рәсми рөхсәте сорала. Аннан башка берничек тә килешүне төзеп булмый. Әгәр ир яки хатын үз акылында булмаса, эшләр тагын да катлаулана, кәгазь матавыгы да шактый арта.

Шамил, күрәсең, шул кәгазь боткасыннан җиңел генә качып, хатыны турындагы мәгълүматны яшереп калырга уйлаган. Нотариуста менә шушы сер капчыкны тишеп чыкты. Нотариус: “Мондый очракта мин сезгә сату-алу килешүе төзи алмыйм, хатыныгызның рөхсәтен алып килегез”, – дип барыбызны да борып чыгарды. Аннан инде тегеләр “бүлмәне алмыйбыз” дип кирегә сукалый башладылар һәм юлларыбыз аерылды.

– Сез Шамил абыйның паспортына күз салгансыздыр бит? Анда тормыш иптәше турында мәгълүмат юк идемени? – дип кызыксынам.

– Юк иде шул. Күрәсең, ул 45 яше тул­гач паспортын алыштырган да, анда өйләнгән булуы турында мәгъ­лүматны яңадан тутыртып тормаган. Паспортының ул бите чип-чиста иде. Шуңа күрә без аны-моны уйламадык та, шикләнмәдек тә. Шамилнең ике баласы бар икәнен генә белә идем. Миңа ул: “Казанда улым белән тулай торакта яшим, барыр җирем юк”, – дип сөйләде. Авылда өе бар икәнен дә әйтмәде. Эшкә урнаштыруымны сорады, аңа кулымнан килгәнчә ярдәм иттем, хезмәт хакы да түләп тордым. Әйтәм бит, әлеге хәл килеп чыгасын алдан чамаласам, янына якын да килмәс идем. Алардан күпме сүз ишеттем!

– Шамил абыйның 370 мең сум акчасын нишләп һаман кайтармыйсыз? Аңа тагын күпме көтәсе?

– Ул биргән акчалар ремонт эшләренә кереп киткән иде инде, шуңа күрә вакытында түли алмадым. Менә хәзер ул бүлмәгә яңа сатып алучы таптык. Эшләр 14 декабрьдә төгәлләнергә тиеш, шуннан соң Шамилнең банктагы исәп-хисап счетына 370 мең сумны күчерәчәкмен. Кулына тоттырырга шикләнәм, аннан тагын “алмадым” дип әйтер, кешене белеп бетермәссең...

– Боковая урамындагы ул бүлмәне ремонтлап бетердегезме соң? Шамил абыйның акчалары төзекләндерү эшләренә китте дисез бит.

– Юк, ремонтланмаган әле ул. Бүлмә сатылмагач, ремонтын да туктатып тордык. Яңа сатып алучы акчасына эшләп бетерергә иде исәп, – диде Наталья Галкина.
Фатир алганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Газета басмага әзерләнгән вакытта язма геройларымның номерларын кабат җыйдым. Бу вакытта 14 декабрь көне дә сызгырып узып киткән, инде ике як та уртак тел тапкан булырга тиеш иде кебек. Ләкин Шамил абый мине сөендерергә ашыкмады.

– Акча һаман юк, теге хатын вәгъдә ашатуын дәвам итә. Минем 370 меңне үз кесәсенә тыкканга 12 декабрьдә төгәл бер ел булды, суд карары нигезендә, бу суммага көн саен процентлар да өстәлә бара. Хәзер мин шалтыратканда телефонын да алмый башлады, шуңа чит-ят номерлардан гына шалтыратам аңа. Ә хатыннан теге рөхсәт кәгазен алуга килгәндә, мин андый документ кирәк икәнен белмәдем, әйтүче дә булмады. Ярый әле вакытында апам бу хакта әйтте, сату-алу килешүе төзергә өлгерми калдык, дип сөендем соңыннан. Барып чыкса, хәзер 750 меңемнән дә колак каккан булыр идем, теге бүлмәне дә үземә ремонтларга туры килер иде. Ә анда миллион сумың да җитмәс! Арзанлы торакка кызыгып, аферист кулына эләктем, хәзер нишләргә дә аптыраган, – дип көрсенде Шамил абый.

Наталья Галкина исә өметләндерүен дәвам итте:

– Бүлмәне сатып алучы бар, менә фәлән документка заказ биреп кайттым әле. Хәзер эшне тиз-тиз генә төгәллибез дә Шамилгә булган бурычларны кайтарам, – диде ул.

Кыскасы, әлегә миңа да вәгъдә ашаталар. Шулай да, бу ситуацияне контрольдән ычкындырмаска, Галкинаны аптыратучылар исемлеген тулыландырырга исәп. Ә Шамил абыйга нинди киңәш бирергә дә белмәссең, инде закон ягыннан бөтен инстанцияләрне үтәргә өлгергән ул: суд юлын да таптаган, суд приставларына да барган. Хәзер кышкы суыкларда, бурычлы Галкинаны ныклы контрольгә алуларын сорап, җитәкчеләргә хатлар сырлап утырса гына инде. Бәлки, газета укучылар арасында тагын Наталья Галкина корбаннары бардыр? Халык әйтмешли, бердәмлектә – көч бит. Андыйлар Шамил абый белән бергә эш итсә, бәлки проблема тизрәк хәл ителер.

Башка укучыларыбыз да милек сатып алганда икеләтә сак булсын иде. Бу өлкәне аңлап бетермәгән, шикләнгән очракта риэлтор ялларга, барлык документларны энә күзеннән үткәрә белгән белгеч табарга кирәк. Булачак фатир берәрсенең мирасы түгелме, моңарчы башка берәүгә сатылмаганмы, хуҗалар арасында психик авырулар юкмы, балигъ булмаган балаларны кайда пропискага кертергә җыеналар – мондый эштә сораулар күп булырга мөмкин. Ә иң яхшысы – документлары чиста, бәхәсле урыннары булмаган торакка гына алынырга. Алыш-биреш банк аша үтсә, ягъни фатир ипотекага алынса, тагын да яхшы. Димәк, документларны банк юристлары да ныклап тикшерәчәк дигән сүз.

Эшләгән акчаларыбыз бәрәкәтле, йортларыбыз имин булсын!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ