Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казан укучысы йолдыз ачкан!

30 Июль 2013 1126
Җир йөзендә күккә карап йолдызларга сокланмаган, аларны санамаган кеше бармы икән? Алар шундый матур, якты бит! Әле арадан берсен сайлап “монысы минем йолдыз” дип билгеләп тә куябыз. Ә чынлыкта, һәр йолдызның хуҗасы бар, аларны теге яки бу галим ачкан.
Күптән түгел Казанның 139нчы гим­­назиясендә 11 сыйныфны тә­мам­лаучы Илһам Галиуллинның да йол­дыз ачуы турында белдем. Астрономия фәненең бик катлаулы, четерекле икәнен һәм тәҗрибә туплаган астрономнарның гына яңа йолдызлар табуын белгәнгә, мәктәп укучысының шундый нәтиҗәгә ирешүе шаккатырды.

Илһам 7 сыйныфта укыганда ук астрономия белән кызыксына башлаган. Физика укытучылары Казан университетының астрономия һәм геодезия кафедрасы мәктәп укучылары белән астрономия юнәлеше буенча дәресләр үткәрүен әйткәч, Илһам кош тоткандай өенә кайтып, әти-әнисенә бу турыда хәбәр иткән һәм тиздән кафедра каршында эшләүче “Лира” астроклубына йөри дә башлаган. Менә шунда егет астрономиянең ни дәрәҗәдә мавыктыргыч, йолдызларның без күргәнчә гади генә булмавын аңлаган да инде. Йолдызлар аның төшенә кергән, ул гел шулар белән саташкан. Йолдызларны күзәтү аның тормыш мәгънәсенә әйләнгән дисәң дә ялгыш булмас.

Н.Лобачевский исемендәге укучылар конференциясендә катнашып, мактаулы исем алгач, Илһам тагын да канатланыбрак эшкә тотынган. Күзәтүләрне ул Казанда гына түгел, Кырым шәһәрендә урнашкан обсерваториядә дә алып барган. Шундый күзәтүләрнең берсендә ике өлкәгә аерым игътибар биргән. Шуларның берсендә моңарчы табылмаган өч йолдыз барлыгын абайлаганда егет әле үзенең нинди ачыш ясавын аңлап та җиткермәгәндер.

– Башта бу йолдызларның башкалар тарафыннан табылмавына инану өчен дөнья каталогына күз салдым, – дип, үзенең йолдыз ачуы турында сөйләп китте Илһам. – Андый йолдызлар әле теркәлмәгән булуын күреп, шуларның берсенә аерым тукталдым һәм яхшылап өйрәнә башладым. Йолдызның амплитудасын, яктылыгын үзгәртү периодын ачыкладым, шулай ук аның нинди төргә ка­равын өйрәндем. Дөнья каталогында андый йолдыз юклыгын белсәм дә, шигем бар иде, бәлки аны инде башка берәр кеше ачкандыр дидем. Фәнни җитәкчеләрем тәкъдиме буенча, яңа күзәтүләр нигезендә төгәл фикергә килеп, 3 ай өстәмә тикшерүләр үткәрдем. Бу вакытта төннәрем йолдызны күзә­теп үтте, йоклый да алмадым.

Моңарчы ачылмаган йолдызны тап­кач, Илһам нәтиҗәләрне яктылыгын үзгәртә торган йолдызларны күзәтүчеләр ассоциациясе каталогына теркәгән. Шул ук вакытта нәтиҗәләрне “Переменные звезды” халыкара журналына да кабул иткәннәр. Соңрак Илһам үз эшен Мәскәүнең инженер-физик институты оештырган “Интел” конкурсына җибәргән һәм җиңү яулаган. Шуннан соң Казан укучысын Россия җыелма командасы составында Американың Аризона штатындагы Финикс шәһәрендә үтәчәк конкурска барырга чакырганнар. Жюрида Нобель премиясе лауреатлары катнашкан. Алар йолдыз ачкан мәктәп укучысынын мактап туя алмаганнар. Үз эшен инглиз телендә дә яклый алган Илһамга Американың физика җәмгыяте һәм Американың физика укытучылары ассоциациясенең махсус призын тапшырганнар.

Йолдызларны биш бармагы кебек белгән Илһамнан мин алар турында тәфсилләбрәк сорашырга булдым.

– Йолдызлар безгә җирдән бер­төрле булып күренсә дә, алар төрлеләр, – диде Илһам. – Үлчәмнәре ягыннан Кояштан да зурраклары бар! Үсешләре ягыннан алар төрле стадиядә яши. Шулар арасында яктылыкларын үзгәртеп тора торганнары да бар. Астрономия – кызык дөнья. Анда кереп чумсаң, шуның белән яши башлыйсың. Күкне күзәтә генә башлаганда спутникны НЛО дип уйлаган чаклар да булды. Иптәшләрем белән шуны бик кызып тикшергән идек. Имеш, НЛО күрдек! Хәзер исә бу чакларны көлеп кенә искә алабыз.

Мәктәп укучылары арасында йолдыз ачучылар бик сирәк, хәтта юк дәрәҗәсендә икән. Ә үзебезнең Казан егетенең шундый нәтиҗәгә ирешүен, күгебездә ул ачкан йолдыз януын белү – Татарстан өчен дә зур дәрәҗә. Илһам Галиуллин әле моның белән генә тукталырга җыенмый. Мондый мөмкинлекләре белән ул әле астрономия өлкәсендә әллә ниләргә ирешер, Алла боерса. Бүгенге көндә аның Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә астрономия һәм физика юнәлешендә югары уку йортына керү хокукы бар. Әмма егет Америкага да һәм хәтта Мәскәүгә дә китәргә җыенмый, аның туган шәһәре – Казанда каласы килә.

Рәзилә РӘСИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ