Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН: "Шарлатаннарга ышанмагыз"

20 Декабрь 2019 1265
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 11 ноябрь 2016
Авылларның берсендә бер хатын: “Мин Аллаһы Тәгалә белән аралашам”,–дип сөйләп йөри башлый. Кешеләрнең кайберләре әлеге хәлгә ышана, икенчеләре ышанмый, өченчеләре шикләнеп кала, ышанырга-ышанмаска белми. Чыннан да, кешенең ничектер Аллаһ белән элемтәдә булуын белү, тикшерү–авыр эш. Шуңа күрә, бер төркем авыл кешеләре, җыелышып, хәзрәткә мөрәҗәгать итәләр. Бу мәсьәләне чишүен телиләр. Ул исә, халыкның мөрәҗәгатен кабул итә, әлеге хатын янына бара һәм:

–Халык сине “Аллаһы Тәгалә белән аралаша” дип сөйли. Бу дөресме?–ди.

–Әйе, дөрес. Атнасына бер-ике тапкыр Аллаһ белән сөйләшәбез.

–Синең сүзең чыннан да дөресме, ялганмы, шуны белү өчен сиңа сүзем бар. Әгәр чыннан да Аллаһы Тәгалә белән аралаша торган булсаң, Аңардан сора: “Хәзрәтнең Син генә белә торган бер гөнаһы бар, шуны миңа әйт”,–диген. Әгәр дә инде сиңа бу хакта Аллаһы Тәгаләнең хәбәре килсә, димәк, синең сүзең хак. Син ялганчы түгел дип раслап булыр, иншәАллаһ,–дип, хәзрәт өенә кайтып китә.

Әлеге күрешүдән соң ике-өч атна узып китә. Хәзрәткә теге хатыннан бернинди хәбәр килми. Ниһаять, хәзрәт әлеге хатын ялганчы икән дип уйлый. Әмма икенче көнгә әлеге хатын хәзрәт янына килә һәм:

–Мине гафу ит инде, бераз тоткарландым. Чөнки синең соравыңны Аллаһы Тәгаләгә биргәннән соң, Ул синең гөнаһыңны исенә төшерә алмады һәм миңа: “Хәзрәтнең гөнаһын оныттым”,–дип хәбәр итәргә боерык бирде,–ди.

Хөр­мәтле дустым! Әлеге мәзәк­лерәк хикәядә алданмас өчен бик файдалы бер үгет бар. Бүгенге көнәрдә “Аллаһ белән аралашам, яшерелгән әйберләрне беләм, күрәм” дип әйтүчеләр күбәйде. Һәм бик күп кешеләр шулай дип сөйләүчеләргә ничек карарга белмиләр. Ышанырга яки ышанмаскамы? Ни гаҗәп, бик күпләр телевизордан “Битва экстрасенсов” тапшыруын онытылып, анда күрсәтелгән һәрбер нәрсәгә исләре китеп карап утыралар. “Аллаһ белән сөйләшәм, яшерен серләрне беләм”,–дигән кешеләрнең күбесе, хәтта бөтенесе диярлек ялган сөйли. Гади халык, шул экстрасенсларның сөйләгән сүзләренең уннан берсе дөреслеккә туры килсә, калган сүзләренә ышанып, ялган икәнлекләрен күрми. Хәтта кайбер очракларда күрергә дә теләми. Тормыш күзлегеннән чыгып караганда, күп очракта экстрасенсларның сүзләренә ышанып эш итү яхшыга алып бармый. Татар халкында шундый бер мәкаль бар: “Багучыга барма, башыңа кайгы алма”. Әлеге мәкаль–ачы хакыйкать.

 Ләкин Аллаһы Тәгалә тарафыннан эшкәртелгән кешеләр дә юк түгел. Аллаһы Тәгаләгә якын булганнары өчен, аларга кайбер серләрне Аллаһы Тәгалә Үзе ача. Ләкин ул кешеләр тыйнаклыклары белән аерылып торалар. Алар беркайчан да “Мин Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәм” дип, бөтен дөньяга фаш итеп сөйләмиләр. Билгеле бер микъдарда, тиешле кешегә кайбер серләрне ачарга мөмкиннәр. Изге Коръәндә “Бәкара” сүрәсендә: “Чын мәгънәсендә Аллаһы Тәгаләгә карата диндар булыгыз. Шулай булсагыз, Аллаһы Тәгалә Үзе сезне өйрәтер”,–дип язылган. Бу җөмләдә Аллаһы Тәгалә Үзе сезне өйрәтер дигән сүз, ихластан диндар булган кешеләргә Аллаһы Тәгалә кайбер серләрен ачар дигән мәгънәне аңлата. Ләкин андый кешеләр бик аз була. Шуңа күрә бигрәк тә гади халыкка эндәшәсем килә. Сак булыгыз, тормыш авырлыгымны чишәм дип, шарлатаннарга тап булып, хәсрәтегезне арттыра күрмәгез.
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2671
15 Июнь 2020 11:42 1619
ӨСКӘ