Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казан – Шәмәрдән юлындагы фаҗига 8 кешенең гомерен алып китте

1 Июль 2016 3416
Якшәмбе көн иртәсе хәвефле хәбәрдән башланды. Казан – Шәмәрдән юлының 86нчы чакрымында, Теләчедән ерак түгел коточкыч һәлакәт була. Иртәнге унынчы яртыда “Ситроен” микроавтобусы һәм “Хундай” машинасы бәрелешә. Фаҗигадә 8 кешенең гомере өзелә. Шуларның икесе – 7 һәм 14 яшьлек балалар. Мондый масштаблы юл һәлакәтенең соңгы елларда Татарстанда гына түгел, Россиядә дә булганы юк иде. Үлгән кешеләрнең барысы да Саба районы кешеләре.
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылды. Әмма кеше гомерләрен инде кире кайтарып булмый. Һәлакәттә гаепле төп кеше үзе дә бүген исән түгел.

ОЧТЫ ДӨНЬЯ ЧИТЛЕГЕННӘН

Фаҗиганең хронологиясе болаерак. 9 пассажир утырткан “Ситроен” микроавтобусы Казаннан кайтып килә. “Хундай” машинасының, киресенчә, Казанга баруы була. Руль артында Миңгәр авылы кешесе – 44 яшьлек Финарис Заһидуллин. Салонда аның белән тагын бер кеше. Анысы 38 яшьлек Эльмира Нәбиуллина.

“Ситроен” микроавтобусы руле артында 52 яшьлек Рамил Насыйбуллин. Ул көнне Рамил Казаннан Сабага 9 кешене алып кайта. Кемдер эштән, кемдер укуын тәмамлап ялга, әти-әнисе янына ашыга. Салонда ике бала да була.

“Хундай” машинасы узып китү кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыга һәм “Ситроен”га килеп бәрелә! Зур тизлектә барган ике машина да бөкләнеп, чәлпәрәмә килә. Биш кеше, шул исәптән машина хуҗасы Рамил Насыйбуллин шундук җан бирә. Ике кешенең гомере ашыгыч ярдәм машинасында өзелә.

– Автобуста йоклап кайта идем, көчле тавыштан, җир селкенгәндәй вибрациядән уяндым, – дип сөйләде миңа телефон аша “Ситроен” пассажиры Фәрит Имаметдинов. – Күзне ачканда машина инде бөкләнгән иде. Алгы утыргычлар юк... Ишек бикле… Аягым да кысылган булып чыкты. Аны тартып чыгардым. Башка кешеләрнең ярдәме белән ишекне каерып ачтылар һәм мин тышка чыктым. Андагы картинаны сөйлисем килми...

Фәрит Казанда укый икән, коточкыч фаҗигадә исән калып, шул ук көнне өенә озатылган бердәнбер пассажир ул. Фәрит микроавтобусның ишек янында кайткан. Иминлек каешларын эләктергән булган. Бәлки нәкъ менә шул аның гомерен саклап калгандыр да. Егетнең хәле инде канәгатьләнерлек, ул өендә, акрынлап кына йөри.

Фаҗигадә гомерләре өзелгән кешеләр исемлегенә күз салыйк:
Насыйбуллин Рамил (1964 елгы, “Ситроен” хуҗасы);
Заһидуллин Финарис (1972 елгы, “Хундай” хуҗасы);
Нәбиуллина Эльмира (1978 елгы, “Хундай” пассажиры);
Абдулгаева Динара (1986 елгы, “Ситроен” пассажиры);
Абдуллин Дамир (1989 елгы, “Ситроен” пассажиры);
Маннанова Фәния (1970 елгы, “Ситроен” пассажиры);
Әүхәдиева Эльмира (1976 елгы, “Ситроен” пассажиры) Эльмира Казанга йөреп эшләгән, 3 бала әнисе.
Шәрифуллин Раяз (2009 елгы, “Сит­роен”ның иң яшь пасса­­жиры). Ул көнне кеч­кенә Раязның әнисе һәм апасы белән Казаннан кайтуы була. Хәзерге вакытта Раяз­ның якыннары РКБда дәвалана.

“РАМИЛ ЯХШЫ КЕШЕ ИДЕ..."

Дүшәмбе көнне Саба районында фаҗигадә һәлак булган 6 кешене соңгы юлга озаттылар. Иртәнге якта Байлар Сабасындагы зиратта 4 кабер казылган иде. Беренче җеназа намазы Рамил Насыйбуллинга укылды.

– Рамилне яхшы белә идем, ул тәҗрибәле шофер, – ди мәрхүмне озатырга килгән Илдар абый. – Юл кагыйдәләрен бозмады, кызу йөрмәде. Өченче көн генә аңа бер танышым утырып кайтты. Әкрен генә алып кайтты диде. Бик кешелекле иде. Әрәм булды. Моңарчы гел Рамил белән йөрдек Казанга. Өенә шалтыратабыз да килеп ала иде. Балаларым да шуның белән йөрде. Үзем дә. Урыны җәннәттә булсын...

ФИНАРИС ЗАҺИДУЛЛИН 64 ТАПКЫР КАГЫЙДӘ БОЗГАН

Каршы як полосага чыгып үзен һәм тагын 7 кешене һәлак иткән Финарис Заһидуллинны Миңгәр авылында җирләгәннәр. Финарис хакында Сабада төрлесен ишеттек. Чындырмы, юкмы, Финариснең дә, Рамилнең дә канын алып, лаборатор анализга озатканнар. Аның нәтиҗәләре 2-3 көннән әзер булачак, диләр.

Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов сүзләренә караганда, Финарис Заһидуллин юл йөрү кагыйдәләрен еш бозган. Соңгы ел ярым эчендә генә дә тизлекне арттырган өчен 64 тапкыр (!!!) административ җаваплылыкка тартылган.

Рифкат Миңнеханов “Ситроен”­ның да юл йөрү кагый­дәләрен бозуын ис­кәртә. Рамил Насыйбуллин сәга­тенә 120 чакрым тизлек белән барган. Ләкин ничек кенә булмасын, анысы үз полосасында барган.

Марсель ӘСКӘРОВ
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Марсель Әскәров

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1357
15 Февраль 2021 11:09 661
ӨСКӘ