Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казан егете Илшат Галимов яшьләрне курыкмаска чакыра

23 Сентябрь 2016 1390
Яшьләр арасында йөргәч, алардан бик еш: “Хезмәт хакым бик аз. Юньле эше дә юк. Гаиләмне ничек туендырырмын инде”, – дип зарланганнарын ишетергә туры килә. Әлбәттә, аларны да аңлап була. Ашыйсы да, киенәсе дә бар бит. Әле яшьләрнең күбесе ипотека түли. Ә бит эшли белгән кешегә эше табыла. Күптән түгел Казан егете Илшат Галимов белән танышырга туры килде. Ул әле яшь җырчы Алинә Давыдованың классташы да булып чыкты.
– Илшат, үзең турында сөйлә әле. Кайларда укыдың? Ниләр белән шөгыльләндең?

– Казанның 18 татар гимназиясендә укыдым. Мәктәптә укыганда актив рәвештә спорт белән мавыктым. Балачакта ук профессиональ футболчы буласым килде. Әти-әниләремнең мине төрле секцияләргә йөртергә вакытлары калмау сәбәпле, бу хыялымны ахырына кадәр тормышка ашырып бетерә алмадым. 3 ел хоккей белән шөгыльләндем. “ДЮСШ” исемле командада уйнадым. Грек-рим көрәше белән мавыктым. Ярышларга йөрдем. Бокс белән дә кызыксындым. Ике ай буе кагыйдәләре булмаган бокс, ягъни “бои без правил” белән шөгыльләндем. Өченче көнгә инде ярышка җибәргәннәр иде. Беренче урынны алдым. Бокс белән “юләрләнгәндә” авыр йөк ташу машинасында шофер булып эшләдем. Төнге сменаларга чыгарга туры килде. Тренировкаларга йөрергә вакыт калмагач, боксны ташларга туры килде. Алай да гәүдәмне формада тоту өчен спортзалга йөрүемне дәвам итәм.

2.jpg


– Алинә Давыдова белән бер класста укыгансыз икән.

– Әйе. Класста иң әйбәт укучы кызларның берсе иде ул. Акыллы, тырыш, матур. Аның иҗаты белән кызыксынам. Җырларын яратып тыңлыйм. Классташымның уңышларына сөенәм. Мәктәптәге бер бәйрәмдә бергә биегәнебезне дә хәтерлим. “Медленный танец”ка биедек. Ул озын буйлы бит. Ул вакытта да миннән озынрак иде...

– Яшьләр эш юк дип зарлана. Ә син җаен тапкансың. Йөк ташу белән шөгыльләнәсең икән. Бу эшкә ничегрәк алындың?

– Әйткәнемчә, авыр йөк ташу машинасында йөртүче булып эшләргә туры килде. Әмма тора-бара нишләп әле үземә йөк ташу буенча эш ачып җибәрмәскә дип уйлап куйдым. Шуннан якын дустым Алексей белән “Газель” машинасы сатып алдык. Хәзер инде үзебезгә эшлибез. Казан эчендә һәм башкаладан ерак булмаган районнарда йөк ташу белән шөгыльләнәбез. Бер урыннан икенче урынга күченгән кешеләрнең әйберләрен ташыйбыз. Эшнең авырлыгын күрмим.

– Үзең өйләнгәнме әле?

– Әлегә юк. Башта фатир алырга кирәк. Йөк ташырга чакыручылар гына гел булып торсын. Эш юк дип зарланмыйм анысы. Теләгән кешегә эш бар ул. Үзеңнең эшеңне башлап җибәрергә курыкмаска гына кирәк. Яшьләргә авыр, әлбәттә. Хезмәт хаклары аз бит. Аңа ничек гаиләне туендырырга?! Авырлык белән булса да, үз эшеңне ачып җибәрсәң әйбәтрәк инде.


БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Галимов Илшат Илдар улы
Туган көне: 1991 елның 25 апреле
Туган шәһәре: Казан шәһәре
Белеме: Казан автотранспорт техникумы


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ