Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Казан – Чаллы юлындагы “Рәхмәт Аланы”н ябалар

2 Июль 2014 1032
Мамадышка җитәрәк туктап, тамак ялгап ала торган урынны Чаллы ягына баручы машина хуҗалары яхшы белә. Халык телендәге исеме – “Рәхмәт Аланы”, ә кем өчендер ул – “Яшел тукталыш”. Тәүлегенә монда меңләгән машина туктый. Җиңел автомобильләр, йөк машиналары, автобуслар...
Килеп туктаган машина хуҗаларын “әйдә, миңа кил!” дип кул изәп, чакырып торучы авыл апайлары булганда башка ял итү урыны кирәкме соң? Алар сиңа кофе, мәтрүшкәле чәен салачак, кайнар мантый, өчпочмак белән дә сыйлаячак.

Әлеге кечкенә базар моннан 20 еллар элек эшли башлады. Якын-тирәдәге авыллардан хатын-кызлар термос белән чәй, кайнар өчпочмак, пәрәмәч күтәреп килеп, туктаган юлчыларны сыйлый иде. Әкренләп ул зур сәүдә урынына әйләнде.

Базар бүген 250ләп кешенең даими эш урыны. Болар – якын-тирәдәге Сөн, Яке, Катмыш, Кирмән, Камский лесхоз кебек авыллардан килеп сатучылар. Алар, билгеле инде, базарның ябылуын теләми. “Безнең төп эшебез шушы, – ди Сания апа Имамиева. – Шушы сәүдә белән балалар үстерәбез, шушының белән яшибез. Утка-газга түлибез. Базар ябылса, безгә кая барырга? Өйдә утырыргамы? Иртә таңнан ризык пешереп, йокыны калдырып шушында чыгабыз. Эш авыр. Ләкин бу эш безгә бик кирәк”.

Шушы көннәрдә сәүдә рәтләрен сүтәчәкләр. “Яшел тукталыш” ябыла. Кайчанга кадәр? Монысы билгесез. Бу сорауга Мамадыш районының Башкарма комитетында да төгәл генә җавап бирә алмадылар.

“Бүгенге көндә бу территориядә ике базар эшли. Болар: ООО “Путник” һәм ООО “Парма”, – диде Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Вадим Никитин. – Әмма базарны япмыйча булмый. Чөнки бу тирәдән узучы трассаны ике яктан киңәйтә башладылар. Базар юл төзелеп беткәч кенә ачылачак. Кайчан икәнен әйтә алмыйм”.

Сатучы Роза Зәйнәкова бу урында стихияле сәүдә оешкан вакытлардан бирле эшли икән. Инде 20 елдан артык. “Яшел тукталыш”ны япсалар да халык өйдә утырмаячак, – ди ул. – Акча кирәк бит, шуңа да, кабат авыллардан сумкаларын тутырып, элеккеге гадәт буенча трасса кырына чыгып басачаклар”.

Яңа юл төзелеп беткәннән соң иске павильоннар урынына яңа сәүдә комплексы төзелү күздә тотыла. Аның проекты инде әзер. Акчасын да тапканнар. Элеккеге ачык сәүдә рәтләре урынында ябык павильоннар төзеләчәк. Ләкин монда хәл ителмәгән бер мәсьәлә бар. Эш шунда, “Яшел тукталыш” базары урман хуҗалыгы территориясендә урнашкан. Капиталь төзелеш объектын булдыру өчен аны сәнәгать җирләре категориясенә күчерергә кирәк. Әлеге эш ни өчендер озакка сузыла. Моннан ел ярым элек бу урында Президент Рөстәм Миңнеханов та туктап, эшмәкәрләр белән аралашып алган дип сөйлиләр. Республика башлыгы җир күчерү-теркәү эшләрен инвестицияләрне үстерү агентлыгына йөкләгән. Әмма озак та үтми, агентлык үзгәртеп корыла. Кече бизнес вәкаләтләре Татарстанның икътисад министрлыгына бирелә. Анысы үз чиратында шулай ук әлегә кадәр бернәрсә дә эшләмәгән.

“Яшел тукталыш” базарын ябуның тагын бер сәбәбе бар шикелле. Бу урынга кемнеңдер күзе төшкән булса кирәк. Моңарчы кечкенә базар белән кызыксынучылар булмады кебек. Бүген биредә сатучылар белән ныклап торып табигатьне саклау прокуратурасы шөгыльләнә. Һәм бу кемнеңдер заказы буенча махсус эшләнә дигән фаразлар да бар. Күптән түгел бу тирәдә тикшерү булып узган. Сәүдә рәтләренең күбесенең законсыз эшләве ачык­ланган. Өстәвенә, автосервис та ачып куйганнар. “Документлар буенча “Яшел тукталыш” территориясе урман фондына карый. Монда гөмбә, җиләк җыярга рөхсәт ителә, ә менә өчпочмак сатарга һәм машиналар ремонтларга ярамый”, – ди прокурор Илсур Гыйльметдинов.

Марсель ӘСКӘРОВ
Казан – Мамадыш – Казан.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 917
ӨСКӘ