Язмалар исемлегенә күчү
Алар фикеренчә, суның кайнар булуы мөһим түгел. Элекке норматив исә 60 градусның бактерияләрне үтерү өчен мөһим күрсәткеч булуын искәрткән булган. Димәк, яңа санитар нормалар кертелсә, шәһәр фатирларында краннан ага торган су бик рәхәтләнеп яңа эпедимияләр чыганагына әверелергә мөмкин. Аның чишмә суы түгел икәнен барыбыз да белә. Кайнар судан качуның сәбәбе исә аңлашыла: җылыту өчен акча кирәк. Киләчәктә краннардан су бөтенләй акмый башласа да гаҗәпләнмәбез, чөнки коммуналь түләүләр артып тора, реаль хезмәт хаклары исә кими һәм фатир өчен түләмәүчеләр саны инде хәзер үк бик ишле. Шәһәр халкына кайнар су кулны пешерә дип үз-үзен юатырга гына кала. Без, авылныкылар исә суны үзебез җылытабыз һәм бойлерны челтәрдән өзмибез әлегә.
P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 8 декабрь көнне чыгачак 49нчы санында укый аласыз.
“Кайнар су кулны пешерә...”
5 Декабрь 2016 1102

Россиядә тулы канлы җитеш тормыш турында онытырга җыеналар. Роспотребнадзор соңгы көннәрдә генә шәһәр фатирларына бирелә торган суның температурасын 60 градустан 50гә кадәр түбәнәйтү турында санитар нормаларга төзәтү иҗат итеп бетерде.
P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 8 декабрь көнне чыгачак 49нчы санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Булат Хаков