Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кайберәүләр: “Бу абый наркоман түгел микән”, дип кала”

2 Сентябрь 2020 934
Аны күпләр Тәскирә апа дип белә. Тавышын нечкәртеп, “хәзер кунакка киләм, көт” дип шалтыратучы ханым булып, дусларын шаярткан видеосы ватсапта кулдан-кулга йөри. Кемнәрнедер: “Бурычыңны кайчан кайтарасың?” дип әбиләр тавышы белән үчекләп тә ала ул. Арча районы Югары Пошалым авылының шаян, шук кешесе – Рөстәм Зыятдинов белән таныштым, хуҗалыкларын карап кайттым. Телефонымда “Рөстәм абый” дип теркәп куйдым үзен. Хәбәрләшергә сүз куештык. Беркөн шалтырата бу, трубканы алсам, бер апа: “Альбина сеңлем, хәлләрең ничек?” – ди. Хатыны Әлфия апамы соң бу дип уйлап, аңышырга да өлгермәдем, Рөстәм абый көлә башлады.

 Шаярырга каян вакыт таба торгандыр, хуҗалыгындагы кошлар, 250 баш үрдәк, күркәләр, тавыклар санын күрсәгез, исегез китәр! Сатуга йомыркасы да, ите дә җитәрлек. Әле үрдәк итен ысландыра торган корылмасын да булдырып куйган.

– Сездә бераз хулиганлык, “блатнойлык” төсмерләре бар...

– Чынлап та, кайберәүләр: “Бу абый наркоман түгел микән”, дип тә әйтә. 90нчы елларда чыныккан холыктыр инде ул.

***

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2651
30 Ноябрь 2020 10:35 2062
3 Ноябрь 2020 13:21 1913
16 Ноябрь 2020 09:59 1514
ӨСКӘ