Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Карлыган өлгергән чак”

15 Август 2019 937
ХИКӘЯ
Бакчада кара карлыганнар өлгерде. Кара төннең үзеннән дә кара карлыганнар. Татлы да үзе, әчкелтем дә. Табигатьтә гел шулай: иң бәрәкәтле, иң шифалы сые – әче җимешендә...

– Витамин оясы бит ул! Җәен карлыган ашаган кышын чирләми, салкын тиюнең ни икәнен дә белми, – ди иде каенанасы.

Инешкә кадәр сузылган бәрәңге бакчасында егерме төп карлыган үстерүче авылда ул гына иде.

– Ниемә сиңа шул хәтле? – дип аптыратучыларга җавабы кыска булды:

– Карлыган дым ярата, шундый уңдырышлы җирне ник әрәм итим?!

Юмарт, киң күңелле иде каенанасы. Хәзинәне үз кызыдай якын күрде. Ятлардан түгел, хәтта улыннан да кыек сүз әйттермәде. Җәй җитте исә, ахирәт кызлар сыман, көлешә-сөйләшә бергәләп карлыган җыярлар иде. Үзләренә җитәрлек кайнатма ясар иде дә каенанасы, артыгын ятим-мохтаҗларга хәер итеп таратыр иде. “Бирергә язсын, соранып йөрергә калдырмасын Раббым!” – дип, башкаларга ярдәм итә алуына сөенер иде үзе. И изге җан, иртәрәк китте шул якты дөньядан. Рәхәтләнеп оныкларын да сөя алмый калды. Ул исән булса, мөгаен, барысы да башкача булыр иде, гел башкача... Хәзинә теләгәнчә, ул исәпләгәнчә булыр иде бәлки.

Карлыган өлгергән чор аның өчен үтә дә мәшәкатьле вакыт. Ярый әле, укытучының ялы җәй көне, югыйсә ялгызың ничекләр өлгереп бетәр идең. Әле бит башка эшләр дә баштан ашкан: бәрәңгесен-чөгендерен эшкәртәсе, чүп-чарын утыйсы бар, аяз җылы көннәрдә йорт-җирне тәртипкә китереп каласы...

Алар да кайтасы бар... Һәр елны шул вакытта кайталар. Карлыганнар каралып тулышуга җыярга, кайнатмасын алып китәргә дип махсус кайталар.

Шулай итеп, Хәзинә зур кунаклар каршыларга әзерләнә. Шәһәр кешеләре янында сынатырга ярамый. Авыл халкын кимсетә торган чорлар үтте инде. Кигән киемнәре дә ялт иткән, табыннары төрледән-төрле ризыктан сыгылып тора. Өйләрендә шундый ук заманча җиһаз, түрдә тәкәббер түрә сыман кукыраеп төсле телевизор утыра.

Сынатмаска кирәк!

Кунакларны якты йөз белән генә каршылау аз, өең балкып, суыткычың ташып торсын. Шуңа күрә әзерлек алдан ук башланды: дус-ишләре белән өмә оештырып, өйне арулап чыкты, пәрдә-чаршауларны юып элде, урын-җирләрне алмаштырды...
Сынатмаска кирәк!

Балаларның өс-башы яңартылды. Адәм күрке – чүпрәк. Үзен дә өлешсез калдырмады, кала базарына барып сирень чәчәкләре сибелгән ачык сары төстәге бик нәфис җәйге күлмәк алып кайтты. Авыл дигәч тә... Юк, без дә төшеп калганнардан түгел! Көзгедәге чибәр хатыннан бик канәгать булып, аның каршында шактый бөтерелде Хәзинә. Шулаен шулай да, тик күңелне кимсенү хисе барыбер тырный шул. Ялгызлык сагышы кимерә аның җанын. Җиләктәй матур-татлы чаклары үзенә үзе сокланып үтә инде. Юк бит кырында “Их, хатын!” дип иркәләп-чеметеп алучысы...

Кунаклар машина белән кайтты. Үзләренеке. Сөлек кебек ялтырап торган кап-кара машина. Соңгы модель, имеш. Хәзинә аларны барыбер аермый инде. Машина тек, машина. Ә Наил белән Раилгә кызык, шуның тирәсендә әйләнеп “У-у-у!” итенәләр.
Әмирхан белән Айсылу пардан киенгән, икесенең өстендә дә шикәр кебек ап-ак футболка, зәңгәрсу джинсы чалбар. Чибәр инде үзләре, гел сокланып карап торырсың... Бигрәк тә Әмирханга... Кызлар кебек сылу гәүдәле, җитмәсә үсмерләрчә киенгән Айсылу кулында имчәк бала күрү сәер дә хәтта. Сабыен бик җайсыз тоткан, күкрәгенә назлап кысмыйча, җансыз уенчыктай култык астына кыстырган. Өзелеп теләгәннән, тансыклаганнан түгел, башка чарасы булмаганнан гына тапты шул баласын. Имеш, авырга узуын белми калган, төшерергә соңарган... Улы тугач та, билем юаная, фигурам бозыла дип, тизрәк диетага утырды, сабыена кибет порошогы ашатты... Матурлыгын, яшьлеген күз карасыдай саклый Айсылу, үзен бик саклый. Баһадир гәүдәле Әмирханы янында мәктәптә укып йөрүче кыз бала сыман гына күренә. Машинадан төшүгә, баланы Хәзинә кулына тоттырып:

– Юл буе йокламады, җәфа, – дип зарланып алды.

Әмирхан Хәзинә белән баш кагып тыенкы кына исәнләште, игезәкләрнең кулын ирләрчә кысып, чәчләреннән иркәләп алды. Аннары машина багажнигын ачып, аннан ике капчык шикәр комы тартып чыгарды. Һәр елны шулай, ике капчык писук алып кайталар. Берсе үзләренә, икенчесе Хәзинәгә. Хәзинәгә ул хәтле кирәк тә түгел югыйсә, әле былтыргысы да шул килеш тора. Алып кайтканнар икән, рәхмәт, берәрсенә сатар. Бераз акча керер. Югыйсә кунаклар каршылыйм дип, җәйге ялы өчен бирелгән ике айлык хезмәт хакын туздырып бетерде. Сер бирмим дигәч тә... Юрган турында уйлау юк, аякны иркенләп сузды.

Кара машинадан шактый күчтәнәч-бүләк чыкты. Юмарт инде үзләре. Һәр елны шулай төянеп кайталар. Ике малайга да уенчык автомат, спорт костюмы, кроссовкилар, Хәзинәгә мамык кебек йомшак нәфис халат, зур сөлге тоттырдылар. Ә кәнфит-печенье, җимеш ише күчтәнәчне санап та торасы юк, аларны бушаткач, өстәлдә алма төшәр урын калмады.

Бергәләп чәй эчеп алгач, Хәзинә ку-накларны мунчага өнди башлады:

– Суынганчы юынып кайтыгыз әле, йокыгыз тәмле булыр.

– Барабыз, барабыз! – дип күңелле гөрелдәде Айсылу.

Аның шундый җилбәзәк, шылтыравык булуы ярап куя үзе. Югыйсә, ике арадагы тартыну-киеренкелекне кем йомшартыр иде? Табын артында да гел Айсылу тавышы гына яңгырап торды. “Ярамый – килешмиләр” белән исәпләшеп тормаучыларга бу дөньяда яшәүләре күпкә җиңелдер. Артык җитди булды шул Хәзинә, үз хыялына таба бер адым атлаганчы кырык тапкыр баш вата, ишә-сүтә. Җиде түгел, җитмеш тапкыр үлчи. Күп уйлаган күп икеләнә, әкрен барадыр шул. Ә җилбәзәкләр җил кебек алга ыргыла...

Менә Айсылу аны иңнәреннән кочып алды:

– Хәзинә апа, әйдә мунчаны икәү генә керик әле. Аулакта рәхәтләнеп серләшербез, гөрләшербез. Бу албас-тыны күреп туйган инде!

Чынлап сөйләшмәве сизелеп тора, Хәзинә сукыр түгел ләса. Бәясен күтә-реп кылануы гына, әнә бит, авызын ерып иренә күз кыса.

Әмирхан хатынының арт ягына сугып алды:

– Син туйса, мин туймаган! Кирегә сөйли башладың әле син, карчык. Кайбер җирләреңне яхшылап чәбәклисе бар.

– Синнән котылып булмас инде, туймас җан, – диде Айсылу. – Хәзинә апа, бер ярты сәгатьтән Ирекне алып килерсең әле.

– Әле йокыга китте генә ич. Ничек кызганмый уятыйм? Йокласын, соңрак үзем юындырырмын, – диде Хәзинә.

Айсылу сөенеп кул чәбәкләде:

– Ой, рәхмәт яугыры, бигрәк тә яхшы булыр! Яратмыйм бала белән мунча керергә, бөтен хәлне ала.

Әмирханнан ун яшькә кече бу кыз-хатында бала кайгысы түгел, һаман үзенә кызык-рәхәт эзли. Ә тегесе, сакаллы дивана, бар теләген үтәргә әзер булып, шул чикерткә каршында биеп тора. Әй бу ир-атлар, гомерлек бала-чага, тыштан ялтыраганга кызыгалар шул. Башкалар каршында “менә минеке нинди матур”, дип мактаныр өчендер инде.

Хәзинә өйгә керде, караватта таралып йоклап яткан сабыйга күз салды. Гөнаһысына кереп булмый, суйган да каплаган Әмирхан инде бу бала. Рәхәтләнеп сулый торган киң борыннарына хәтле аныкы, күз тимәсен.

Ерак юлдан кайткан кунаклар мунчадан соң урынга тәгәрәү җаен карар дип, Хәзинә алгы бүлмәгә керде. Кайчандыр Рубис, ә хәзер инде мендәр белән кочаклашып яткан ике кешелек киң карават кырына килеп басты. Кунаклар хөрмәтенә чигүле ап-ак күлмәк кигән йомшак мендәрләрне кабарткан булды, җәймәне сыпыргалады. Әмирхан кочагында иркәләнеп төн чыгачак Айсылудан көнләшеп, сагышка бирелде.
Хәзинәнең бәхетле кичләре аз булды шул, утыз ике яшендә ялгыз калды. Яшь сәламәт тәне юкка гына сулкыл­дап-ыңгы­рашып ир-ат назы көтте. Ялгыз­ларның төне салкын, озын. Йокының тәме юк. Шулай да, Рубисы киткәннән соң беркемне үзенә якын китермәде Хәзинә. Үзен ташлап киткән иргә тугрылык сак­лаудан түгел, балаларыннан ояла иде. Аннары алай якын, үз итәрдәй кешесе дә очрамады.

Айсылу кайткач та, телефоннан сөй­ләшкәндә дә үртәп куя:

– Хәзинә апа, квартирант кертмәдеңме әле? Йоклап йөрмә, эләктер берәрсен!
Мондый тозсыз сүзләргә ачуы килә Хәзинәнең, шуңа аларны җавапсыз калдыра. Айсылу – шәһәр кызы, әрсезлеге, чаялыгы чамадан ашкан, ир-ат алдында чытлыкланырга ярата. Бәлки Әмирханга гына карап та ятмыйдыр, тел төбеннән шулайрак сизелә. Янында бөтерелүче ир затлары хакында мактанып-масаеп сөйләргә ярата. Шулай бит ул, миргә яраган иргә дә ярый...

...Икенче көнне бергәләп эшкә кереш­теләр. Әмирхан белән Айсылу, аларга ияреп малайлар да карлыган җыярга чыгып китте, ә Хәзинә Иреккә күз-колак булып өйдә калды. Эшче халкын ашату-эчертү дә аның өстендә иде. Шул арада тәрәзәдән бакча ягына да күз салгалады. Ачык тәрәзә аша Айсылуның кычкырып көлгәне, Әмирханның шаян гөрелдәве, малайларның чыркылдашуы ишетелеп торды. Бакчадагыларның кәефе шәп иде. Менә бер чиләк карлыган күтәреп улы Раил керде, аны бергәләп чистартып кайнатырга куйдылар. Җыйган уңайга кайнатсаң гына шифа-тәмен, хуш исен югалтмый, ди иде каенанасы.

Берара Әмирхан да өйгә кагылып чыкты. Әйрән сорап эчте. Кызыксынып түгел, сүз булмаганнан сүз булсын дигәндәй генә:

– Синең хәлләр ничек соң? – дип сораган булды.

– Ярый инде... – диде Хәзинә карашын аска яшереп. Әмирхан дип дәшергә тәки теле әйләнми, үзе дә ят, исеме дә...

Төшке аштан соң Әмирхан утын ярасы итте. Өйләренә газ кергән булса да, исе-һавасы тәмле була дип мунчаны утын белән ягалар. Малайлар да Әмирхан янында бөтерелде, ярылган утынны сарайга ташып өеп тордылар. Аннары, берүземә күңелсез дип, Айсылу авыз салып өйгә кереп утырды да, тозсыз сүзләре белән тагын Хәзинәнең җанын кимерергә кереште...

Карлыган җыелып бетмәде.

– Безгә җитә, сез үзегезгә иркенләп башка вакытта җыярсыз әле, – диде Айсылу. Аннары Әмирханны китәргә үгетли башлады.

Шулай итеп, кинәт кенә җыендылар да киттеләр. Кайнатмалары суынып та өлгермәгән иде...

Игезәкләрнең кәефе кырылды. Тузаннар туздырып кузгалып киткән кара машина артыннан моңаеп карап калдылар...

– Барыгыз, балакайлар, өйгә керегез, эсседә тормагыз, – диде Хәзинә.
Үзе турыларындагы эскәмиягә килеп утырды. Чынлап та, бик күңелсез иде.
Кунаклар киткәннән соң күңелгә ягылып кала торган сагышлы бушлык кына түгел бу. Үртәлү. Кимсенү. Чарасызлык. Барысы бергә. Күңелсез... Бу авыр халәтне үзеңне аңлардай кеше белән уртак­лашасы, күңел бушанганчы иркенләп сөйләшәсе килә. Мондый чакта ялгызлык дошманга әйләнә. Мондый чакта йөрәк яшьсез елый... Кан юллары буйлап, күңелнең бөтен нечкә кылларын йолка – җимерә, авыр ташлар тәгәри кебек...

...Тәрәзәдән күргәнме, койма ярыгыннан күзәтеп торганмы, каршы йорт капкасынан үрдәк кебек атлап Җәмилә килеп чыкты. Уфылдап Хәзинә кырына килеп утырды. Сер бүлешердәй, күңел юатырдай кеше түгел дә инде, булмаганда ул да ярап куяр... Һәрхәлдә, япа-ялгызың моңаеп утыру булмас.

Җәмиләнең кайнар чыгышы бер гөнаһсыз сүздән башланып китте:

– Киттеләрме?

– Киттеләр...

– Тәки кайталар, ә?! Ел саен бит, малакаем! Бусагаңа бал сөртеп куйганмыни! Мин оялыр идем, бакчи.

– Ник оялсын, үз йорты, туган нигезе бит.

– Аңа хәзер бу нигез пычагымамы соң? Синең хәерче йортыңа калганмы әллә?! Таш катижда яши, мыллиунлап акча аладыр әле.

– Карлыган җыярга кайталар...

– Ату инде! Кит сәнә, кеше көлдермә! Казан базарында карлыган беткән ди! Монда хәтле өстерәлеп кайтмасалар...

Җәмиләнең гел шулай. Хәтер саклап торыш юк, турыдан бәрә. Баштарак аның холкына ияләшә алмый аптыраган иде Хәзинә, сүз катырга куркып урап уза иде. Аннары күнде тагы, һәр кешенең үз холкы. Җәмилә кешене гүя үтәли күрә, чем кара кысык күзләре белән бер генә сынап карый, күңел төбендә агу чәчеп утырган чуаныңны табып та ала, юан бармагы белән шунда китереп тә баса... Түзсәң түз, түзмәсәң ела. Бәлки шулай булуы хәерле дәдер. Ни дип сакларга ул чуанны? Вакытында сытылсын, үтен чыгарсын. Файдалы ризык әче була ул...

Хәзинә Җәмиләне бүлдермәде, сүз үрчетмәде. Җаваплары аның белән килешеп, фикерен хуплаган шикеллерәк килеп чыкты. Соңрак алар янына сул як күрше Фәния килеп басты. Әйтер сүзләрен йомарлап килгән, килә-килешкә куенындагы йомгагын Хәзинә белән Җәмилә алдында тәгәрәтеп тә җибәрде:

– Карап-карап торам да, тагы бер уйлап куям, кызлар. Үзгәргән күрше, үзгәргән... Бакчагызда ни кыландылар. Артист дигәч тә... Туарылганнар чисти! Аларда гына мәхәббәт инде, харап! Кыланмышларына косасылар килә. Кәнтәе кубызына бии-бии, исеменә хәтле үзгәртте бит. Әмирхан имеш! Әмир дә, хан да булсын, түлке кешечә генә булмасын. Атасы кушкан исем ярамаган.

– Ярамагандыр инде... Үзгәртергә кушканнар бит... – диде Хәзинә.

– Нәрсә кушмаслар? Ыштаныңны сал, дисәләр, анысын да салып атармы? – дип ярсып китте Фәния. – Юу – у – ук, мин булсам оялыр идем, валлаһи! Кеше күзенә күренеп тә йөрмәс идем. Артист дигәч тә... Алар да күктән төшмәгән. Кемнең кем икәнен би – и – ик яхшы беләбез! Синең урында булсам, капкама якын да китермәс идем боларны. Валлаһи, китермәс идем! Җебегән шул син, Хәзинә, артык сабыр. Үзеңне шул хәтле мыскыл иттермәсәң соң. Идән чүпрәге булма инде!

– Мин дә шуны әйтәм бит. Ятсыннар, мәйтәм, үзләренең Казаннарында! – дип болай да дөрләп янган учакка икенче яктан ут өстәде Җәмилә. – Анда артистның чуты юк, бар да шунда җыелып ята. Ату авылда гына җырларга ярамый, әбизәтелне Казан кирәк... Менә, укыт син аны, малакаем... Шәһәр кәнтәе схуду эләктереп тә алды, бозауга әйләндереп тә куйды. Сәлам да бирми хәзер, кайсы тишектән чыкканын оныткан.

Хәзинә Казан кунагын яклыйсы итте:

– Онытмаган бит, кайта...

– Кайтып соң! Болай кайтканчы, лутчы кайтмасын! Мыскыл итеп... Мин булсаммы... артларына ут төртеп куар идем! Ату!

Күршеләренең дулый-дулый акыл өйрәтүе Хәзинәгә кызык булып китте. Әремдәй ачы, кычыткандай зәһәр сүзләре белән ике яктан камчылый – камчылый, йөрәген дәвалыйлар түгелме соң? Чынлап, күңелдәге төерләр тарала төште кебек.

– Кайтсын. Балаларның атасы бит... Безнең өчен барыбер былтыргы Рубис инде ул... – диде Хәзинә тыныч кына. – Кеше тикшереп гөнаһ җыеп утырганчы, әйдәгез, лутчы бергәләп карлыган җыйыйк! Кышка витамин булыр...

Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 947
ӨСКӘ