Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Каравыл! Укытучыны кыйныйлар!

18 Октябрь 2013 1369
Саба районының Тимершык авылында яшәүче 73 яшьлек Шәмсегөл Сәфәргалиева: “Күршем Закирә Хафизова кыйный, малларымны үтерә, кабахәт сүзләр әйтә. Ирен дә кыйный, полиция хезмәткәрләренә дә көн юк, теләсә кем өстенә ташлана, зинһар, ярдәм итегез”, – дип “Зарлы телефон”га елый-елый шалтыраткач, аптырап киттем, сәбәбен сорадым.
Ничек инде кыйный? Намазлык өстендә балаларына иман, гомер теләп, дога кылып утырырга тиешле 79 яшьлек әби шул адымга бара икән, димәк, рус әйтмешли, нәрсәдер “не так” монда. Башка килгән беренче фикер шушы булды. Аннан, башкалар кая карый соң? Полиция хезмәткәре шул әбидән курка микән? Җирле үзидарә рәисе нишли? Шәмсегөл апа 35 ел укыткан мәктәп коллективы ник битараф, укучылары нигә ярдәм кулы сузмый? Районның мәгариф бүлеге дә бар бит әле! Ә Шәмсегөл апага көн юк, яшәрлеге калмаган. Закирә сугып ботларын сындырган тавык белән чебеш пүчтәк монда, кешегә кул күтәрәләр, яныйлар, куркыталар, ташланалар... Монысы инде җинаять дип атала.

Менә шушы сорауларыма җавап эзләп Тимершыкка юл тоттым. Ләкин күргәннәремнән, чын мәгънәсендә, тетрәндем дә, гаҗәпләндем дә. Аннан, күңелне кызгану катыш чиркану хисе биләп алды. Авылга аяк басуга һәрбер кеше: “Бара күрмә Закирәгә, керә күрмә, харап итәр, суга, таш ыргыта, күзсез, башсыз калдырыр, бик төз ата”, – дип кисәтә торды. Икенче берәүләр: “Аның капкасы гел бикле, кага күрмә, йөгереп чыгып, өстеңә ташланыр”, – дип артымнан кычкырып калды. Өченчеләр: “Ул ике әби 40 ел сугыша инде, моны бөтен Татарстан белә, ни кирәк икән аларга, югыйсә, озакламый өч аршин җир җитәчәк бит”, – дип әлеге хәлләргә аңлатма бирергә тырышты. Ә кайберәүләр аларның исемен телгә алырга да теләмичә, йөзләрен читкә борды. Шәмсегөл апаның капка төбенә килеп җиткәндә миңа шул мәгълүм булды: ул 45 ел (!) каравыл кычкыра икән инде...

45 ел сугышалар, 35 ел судлашалар...

Матур йортның капкасыннан Шәмсегөл апа килеп чыкты. Тормыш чүктергән, камчылаган инде аны. Күзләрендә сорау катыш курку. Шәмсегөл апа кияүгә чыкмаган, әнисе белән генә яшәгән. Әнисе исән чагында да, аннан соң да абзар тутырып мал асрый ул, икешәр сыер, сарыклар тота, чутсыз-чамасыз кош-корты була. Иске абзарын да үзе сүтә, урманга барып утын кисә, печәнен чабып, өеп куя. Җитмәсә, ул башкарган җәмәгать эшләре! Үзе исә көчле укытучы да була. “Таләпчән идем, ләкин мин укыткан математика, физика фәннәре авыр булгач, укучыларыма гел ярдәмгә килдем”, – диде ул. Хәер, әлеге сорауга җавап эзләп ерак барасы юк. Заманында Тимершык урта мәктәбе директоры Рәмис Фазылов, җирле үзидарә рәисе Нуршат Вафина, җирле үзидарә эшчесе Рәмзия Мөбарәкшина менә мондый аңлатма язганнар: “Шәмсегөл апа мәктәптә үзенең тырышлыгы, намуслылыгы, балаларны бик нык яратуы белән коллективта хөрмәтле кеше булды. Балалар аны бик яратты, чөнки ул аларга игътибарлы, ярдәмчел, гадел булды, дәрестә чебен очкан тавыш та ишетелмәде, укучылар аны күз карашыннан аңлады. Үз фәнен яхшы белә. Казаннан, районнан килгән инспекторлар аның дәресен үрнәк итеп куйды...”

Соңыннан ул башкарган иҗтимагый эшләрне санап киткәннәр. Анысы исә өч биткә көчкә сыйган. Ә аңлатма азагында менә мондый сүзләр: “Безнең хөрмәтле укытучыны тынычлыкта калдырырга ярдәм итегез”. Шушында ук: “Закирә апа ишек төбендә безне этеп җибәрде дә, ишеген тибеп ачып, Шәмсегөл апага ташланды, аның башыннан яулыгын, хәтта чәчләрен йолкып алды, соңыннан өйалдына ыргытты”, – дигән сүзләр дә бар.

Чыннан да, кем соң ул Закирә? Аңа мондый хокукны кем биргән дә, нигә аны беркем тыя алмый?

– 1967 елда йорт салдык, – дип сөйли Шәмсегөл апа. – Шушы ук елны күршебезгә Закирәләр күченде. Аларның тормышы бик авыр иде. Закирә колхозда эшләде, колхоз акча түләмәде. Биш баласы бар. Ә аларны карарга бернинди шартлар да юк, шул чагында бер баласының аягын күсе кимерде. Ә безнең тормыш аларныкына караганда күпкә яхшырак. Нинди эшкә тотынсам да, булышырга дип Закирә йөгереп керде. Әни аны ашатып, эчертеп чыгара иде. Шырпы, керосин да кирәк бит әле! Ире Мәсгуть белән сугышып, талашып тордылар, Закирәнең тәненең кара көймәгән вакыты булмады. Төн уртасында да яланаяк безгә килеп керә иде. Анда да аягына итек, өстенә кием биреп, тынычландырып чыгардык. 10-12 ел матур гына яшәдек әле без...

Ләкин низагның кайчан һәм ни өчен килеп чыкканын төгәл генә әйтә алмады ул.

Икәүләп җавап эзләдек...

– Закирәнең балалары начар укыды. Берсеннән сорасаң, басты да, елады. Икенчесе яза да белмәде. Закирә ата-аналар җыелышына йөрмәде, гомумән, бала белән кызыксынмый иде. Өстәвенә, 14 яшьлек бер малае чаңгы ярышыннан кайткач, ниндидер салкын әйбер ашаганмы, эчкәнме, иртән торуына үлгән иде. Закирә монда да мине гаепләде. Аннан, яңа йорт салуым да ярамады, тик, аңлавымча, төп сәбәп монда түгел иде. Ирен миннән көнләде, – ди Шәмсегөл апа.

Кыскасы, башлана инде хәлләр. Минем боларны язасым да килми, кулым да бармый. Мин, гомумән, бу авылдан гомеремдә ишетмәгән сүгенү сүзләре ишетеп кайттым. Закирә апаның күлмәген күтәреп, ыштанын төшереп алдын, артын чәбәкләвен әйтеп тә тормыйм инде. Монысы Шәмсегөл апа өчен гадәти хәл икән. Гомумән, шушы яшемә җитеп, бер хатын-кызның икенчесен шундый сүзләр белән җәберли алуын да белмәгәнмен. Колакларым кызарды, күңелем болганды. Элек булган мондый күренешләрне Шәмсегөл апа ак кәгазьгә төшергән...

Хәлләр шуңа барып җиткән ки: хәзер Шәмсегөл апа йокларга курка, инде Закирә генә түгел, балалары кайтып йодрык болгый икән. Тора-бара Закирә апаның авыру икәнен дә чамаладым. Ләкин моңа карап Шәмсегөл апага җиңел түгел. Куркынычрак та. Чөнки авыруның башына ни киләсен беркем белми. Укытучы көндәлегендә менә шундый юллар бар: “13 сентябрь, 2005 ел. Тагын Закирә мыскыллый. Казларымны әйбер ыргыта-ыргыта куа иде. “Кума” дигәч, тал чыбыгы алды да миңа сугарга тотынды. Аннан, җирдәге сыер тизәген алды да, битемә томырды. Бөтен чәчләрем, муеным гел тизәк булды. Шул арада битемә китереп сукты, борынымнан кан ага башлады...”
Иң гаҗәбе: алда әйткәнемчә, мондый хәлләр 45 ел (!) дәвамында һәркөн диярлек кабатлана. Ә күпме суд булган...

“Юләр ул, башы беткере!”

Шәмсегөл апа белән сөйләшеп бетерүгә, Закирә Хафизоваларга җыендым. “Кермә!” – диде элекке укытучы. Күземне чыдырдатып йомып, күршеләргә таба киттем. Миңа уңыш елмайды, “дан казанган” Закирә апа капка төбендә казлар саклап утыра иде. Ләкин мин якынлашуга сикереп торды, бер кулына таш алды, икенчесенә таягын кысып тотты, аннан ямьсез караш ташлады. Тәннәрем чымырдап китте. Бар батырлыгымны җыеп:

– Закирә апа, яулыгың бигрәк матур, каян алдың? – дидем.

– Минем исемне каян беләсең син? – диде ул.

– Мин бөтен хәлләрне дә беләм, мине Шәмсегөл апа чакырды, – дидем аңа.

Аннан яшен сорадым, соңыннан “бигрәк яшь күренәсең” дип мактадым. Елмайды. Мин исә батыраеп янына ук килеп утырдым. Сораулар бирдем. Башта гына бераз буталды, соңыннан төгәл итеп җавап биреп барды. Шуңа күрә Шәмсегөл апа аның авыру икәненә ышанып та бетми бугай. Миңа шулай тоелды...

– Юләр ул, башы беткере. Минем аңа кул күтәргәнем юк. Үзе кыйный, полициягә дә күрсәттем, пычак белән кадады, – дип кулындагы миңенә төртеп күрсәтте Закирә апа.

– Таш ыргытты, суйды. Бакчага ак чәчәк чәчте. Бабай мамык шәлен биргән. Елгадан биреп ята. Хәзер икенче шәлен кертте. Мин бит аны ашка бер генә тапкыр бөркәнеп бардым. Ике мең ярымга алдым. Бабай белән йөри. Беркөнне тәрәзәне килеп чиертте, бабай трусикчан чыгып китте. (Мәсгуть абыйга 82 яшь, бер аягын кискәннәр. – Э.Ф.). Хәзер бабайны саклап ишек төбендә матраста йоклыйм.

Закирә апа мине ишегалдына да алып керде, Шәмсегөл апаның коймасына да типкәләп йөрде, шул якка карап төкерде, сүгенде, аннан күлмәген күтәрде, ыштанын төшерә башлады... Ярый әле Шәмсегөл апа килеп чыкты, тагын ниләр күрер идем... Аны күрүгә, чын мәгънәсендә үз-үзен белештерми башлады ул. Мин дә әкрен генә чыгып сыздым.

Димәк, Закирә апада күршесен күргәч, агрессия башлана. Шәмсегөл апа белән дә шул ук хәл, калтырарга ук тотына...

– Әлеге сугыш 1979 елдан бирле бара, – ди җирле үзидарә рәисе Нуршат Вафина. – Мин монда мал табибы булып эшкә урнаштым. Шуннан бирле берсенең тавыгын берсе күтәреп, “кем үтергән?”, “кыйнаган, агулаган” дип миңа алып килделәр. Лабораториягә дә алып бардым ул тавыкларны, ул-бу табылмады. 2001 елдан җирле үзидарә башлыгы вазыйфасын башкарам. Комиссия, хатын-кызлар комитеты җыеп, уртага салып сөйләштек, Закирә апа яз көне дәваланып та кайтты. Психиатр, нарколог килде, без икесен дә тикшерүләрен үтендек. Конфликтны аңлый торган түгел. Участок полициясе белән көнаралаш шуларга барып йөрибез. Бетә торган әйбер түгел бу, әле “тавыклары керә”, “тавыклары чыга”, әле “чүп оча”...

– Шәмсегөл апага берничек тә ярдәм итеп булмыймы? Закирә апа авыру бит, – дим аңа.

– Әйе, Закирә апа авыру. Миңа да ташланырга мөмкин, участок полициясе белән дә шул ук хәл, аның алдында күлмәген генә күтәрә. Ләкин, дөрес аңлагыз, гаеп бер яклы гына түгел, Шәмсегөл апада да бар, – диде җирле үзидарә рәисе Нуршат Вафина һәм дәлилләр китерде.

Соңгы сүз

– Күп тапкырлар Закирәне судка бирдем. Юләрлеккә белешмәсе бар диләр дә, шуның белән бетте. Суд эшне ябып куя, – ди Шәмсегөл апа.

Инде хәзер нәтиҗә ясап карыйк. Бер караганда, бу яңалык түгел, ике күрше сугыша. 45 ел барган бу сугышка авыл халкы күнеккән инде. Кайберәүләр, шулай ук җирле үзидарә рәисе дә бу низагта Шәмсегөл апаны да гаепли. Янәсе, нигә шуның белән булыша? Өендә генә утырсын! Ләкин ул өендә генә утыра алмый. Беренчедән, ишегалдында да, бакчасында да эше хәттин ашкан. Чыгарга кирәк. Икенчедән, ул үзе дә Закирәгә тыныч кына карый алмый. Хафизова үзенең кыланмышлары, сүзләре, гамәлләре белән аның үзәгенә үткән инде. Аннан, нигә шундый пычрак сүзләр тыңлап, мыскыл ителеп яшәргә тиеш соң әле ул? Чарасызлыктан да шундыйга әйләнгәндер инде. Күпме язарга, сорарга, зарланырга мөмкин соң? Аны бит аңлаучы да, тыңлаучы да юк! Бар ышанычы судта булган аның, тик суд та ярдәмгә килмәгән.

Җирле үзидарә рәисе һаман ниндидер комиссияләр җыярга азаплана. Ләкин, зинһар, шуны аңлагыз, Закирә апа сезнең комиссияләрегезгә төкереп кенә бирә, кәефе китсә, кыйнап та җибәрә. Димәк, башка юл эзләргә кирәк. Бәлки Закирә апаның җинаять кылуын көтәләрдер? Шулай булмаса, суд эшне ябып куймас, ә психиатрия хастаханәсе Закирә апаны “юләр түгел” дип кире бормас иде! Ә бит Закирә апа күршесен кыйнап, тән җәрәхәтләре ясап, җинаять кыла һәм ул җавапка тартылырга, йә булмаса мәҗбүри рәвештә дәвалануга җибәрелергә тиеш. Моның өчен дәлилләр дә, белешмәләр дә җитәрлек бит!

Әлеге низагка 45 ел буе нокта куя алмаган Саба прокуратурасына да гаҗәпләнерсең, билләһи!

Саба районы администрациясе белән элемтәгә кердем. Алар да бу хәлләрдән хәбәрдар. Район башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәсимҗан улы белән дә сөйләштек. Тик уртак фикергә килә алмадык.

Ниһаять, мин элекке укытучының хәлен аңладым. Саба районында аңа ярдәм кулы сузучы булмаячак. Шуңа күрә Казанга, прокуратурага гариза язарга кирәк. Судка үзем дә килермен. Минем дә әйтер сүзләрем җыелды. Участок полициясе Садриев Рөстәм Әюп улы да бу эштә башлап йөриячәген әйтте. Тик мин Нуршат Вафинаның “сәясәтен” генә аңлап җиткермәдем. Ул, участок полициясеннән аермалы буларак, Шәмсегөл апаны да гаепли!

Закирә Хафизованың кызы Фәльянур белән дә сөйләшергә азапландым. Башта ул “прокуратурага язам” дип янаса, икенче шалтыратуымда “мин сезне чакырмадым, кичә кайттым, нигә килмәдегез, Шәмсегөлдән сорагыз” кебек бәйләнешсез сүзләр сөйләде. Димәк, балалар белән аралашудан файда юк, Фәльянур кешене тыңлый да белми, үзенекен генә такылдап тора, аннан... телефонын ташлый.

Ул да булмый, Шәмсегөл апа шалтыратып, Хафизованың 5 октябрьдә үзен янә кыйнавын җиткерде. Алган тән җәрәхәтләрен санап чыкты.

– Шәмсегөл апа белән Саба хаста­ханәсендә булдык. Аның маңгае кара янган, башы нык авырта, иреннәре ярылган. Хәле шәптән түгел. Закирә апаны психиатрия хастаханәсенә алып бардым. Тик: “Аңа агрессия хас, сакларга кирәк”, – дип, алып калудан баш тарттылар. Югыйсә, үзем саклаячагымны да әйткән идем, – ди участок полициясе Рөстәм Садриев.

Йә, җәмәгать, нишлибез? Мин бүген бөтен хокук саклау органнарына, Шәмсегөл апаның авылдашларына, укучыларына мәрәҗәгать итәм. Бәлки Саба прокуратурасы әлеге хәлләргә башка күзлектән карар, балаларын авыру әниләрен тәрбияләргә, һич булмаса, психиатрия клиникасына салырга мәҗбүр итәр? Берәр чара күрәбезме, әллә Шәмсегөл апаны үтергәнен көтәбезме?

Эльмира ФЛҮН
Казан – Саба – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1306
1 Февраль 2021 09:26 1151
3 Февраль 2021 09:38 731
ӨСКӘ