Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кара, тавышы һаман да шул икән моның...”

24 Июнь 2019 1163
Нәфис сүз остасы, затлы тавыш иясе Рәшит Сабиров белән әңгәмә кордык. Туган ягында, Бәчек авылында бакча тутырып кабак үстерә икән.
– Тагын ниләр үстерәсез, Рәшит абый?

– Барысын да үстерәм: кишер, суган, кызыл чөгендер. Иң күбе – кабак. Кабакның төше ирләргә бик файдалы – простатиттан булыша. Минем кабаклар сентябрь аенда тәгәрәшеп ята инде. Танышларыма, күршеләремә, Казанда яшәүче дусларыма, артистларга – бөтенесенә дә кабак ташыйм. Өйләренә икешәр, өчәрне кертеп бирәм, унар килолы, “медовый” сортлы сары зур кабаклар. Мин өләшергә, кешеләрне шатландырырга яратам.

– Тормышта чисталык яратасыз, ә мөнәсәбәтләрдә, дуслыкта?

– Чыннан да, мин чисталык, тәртип яратам. Апам, абыйларым да шундый. Әнидән килә бу сыйфат, ул бик чиста кеше булды. Ә дуслыкка килгәндә, янәшәңдә синнән файда өмет итеп йөрүчеләрдән сак булырга кирәк. Сер ур­таклашырлык чын дус ул бер генә, күп дигәндә ике бу­лырга мөмкин, яки бөтенләй булмый. Үземнең дә андый дуслар юк дә­рә­җәсендә. Таныш­лар күп, аларны хөр­мәт итәм, кулымнан килгән кадәр гел яхшылык эшләргә тырышам.

– Рәшит абый, матурлык сәләтсез булуны аклыймы?

* * *

Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 25 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1402
ӨСКӘ