Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кара миләш кан басымын төшерә

7 Октябрь 2020 459
Составындагы бета-каротин, ас­кор­бин кислотасы күләме буенча, кара миләш башка җимешләрдән бер башка өстенрәк. Ул шулай ук К, Е һәм В төркемендәге витаминнарга бай. Әлеге җимешнең минераллар күләме дә үзенчәлекле. Әйтик, анда йод, бор, бакыр, калий, кальций, магний, тимер, шулай ук органик матдәләр, шикәр (фруктоза, глюкоза), крахмал бар. Кара миләш организмны ныгытучы, кан әйләнешен яхшыртучы буларак билгеле.
Кара миләшнең җимешен һәм согын куллану организмга комплекслы тәэсир ясый. Ул организмны токсиннардан, шлаклардан, авыр металлардан чистарта. Эч катудан, төрле эчәк авыруларыннан коткара. Канның оюын көчәйтә, шул ук вакытта кан басымын төшерә. Калкансыман биз эшчәнлеген яхшырта, бавырны чистарта. 50 мл кара миләш согын көнгә өч тапкыр эчсәң, югары кан басымы төшә.
Ашарга ярты сәгать кала бер уч кара миләш ашап куйсагыз, ашказаны авыртулары чигенер. Грипптан һәм төрле сулыш юлы авыруларыннан да иң яхшы профилактика – кара миләш. Дерматит, экзема, нейродермит кебек тире авырулары вакытында кара миләш согыннан компресс куялар.
Кара миләшне кан басымы түбән, кан артык куе, ашказаны әчелеге күп булса, гастрит вакытында һәм хроник эч кату күзәтелсә, ашарга ярамый.

***
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 11 октябрь 2018 № 40
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1930
28 Сентябрь 2020 13:16 1495
12 Октябрь 2020 09:36 1334
5 Октябрь 2020 10:16 1293
ӨСКӘ