Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Кеше саф татарча сөйләшеп тә, атеист булып калса, ахыйрәттә файдасы булмаячак»

11 Декабрь 2020 264
Кайберәүләр ак сакаллы, картайган бабайны гына мәчет имамы буларак, кабул итә. Мөфти дә шундый булырга тиеш дип исәпли. Чәчләре чаларган, бу дөньяда озак яшәгән кешенең зирәк булуы бик ихтимал. Тик шул ук вакытта гыйлемле яшь кеше дә хәзрәт яки мөфти була алмый дигән сүз түгел. Әнә безнең 35 яшьлек мөфти джиу-джитсу көрәшендә кара билбау иясе, кылыч тоту остасы, йөгерешче, Коръән-хафиз, диннең төрле өлкәләрендә иҗазәтле белгеч. Болар өстенә аның “татар телен яклаучы” дигән исеме дә бар. Анысы халык арасындагы дәрәҗәсе. Бу юлы да без аңа милли сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән әңгәмә
- 1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстан Республикасының дәүләт декларациясе кабул ителгән иде. Әлеге тарихи вакыйгага быел 30 ел. Милли күзлектән бу бик мөһим дата иде. Ә республика мөселманнары өчен ул нинди көн?

- Кызганыч, әлеге вакыйганың тарихи әһәмияте онытыла. Бу барыбызның да гаебе. Шуңа күрә бүген дини кыйммәтләр, туган дел, милли гореф хакында безгә ешрак сөйләргә, аңлатырга кирәк. Аллаһ Раббыбыз Үзе кешеләрне төрле милләт-халыклар итеп яраткач, безнең үз милли йөзебезне онытырга хакыбыз бармы?! Быелгы Корбан гаетендә, Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең соңгы вәгазендә әйткән сүзләрен аңлаттым. Ул анда кешеләрне Аллаһ алдында бертигез дип нәсыйхәтләгән һәм менә нинди сүзләр әйткән: “Кешеләр, сезнең Раббыгыз бер, атагыз да бер. Аллаһтан куркудан башка, бер гарәпнең гарәп булмаганнан, гарәп булмаганның гарәп булганнан, ак тәнле кешенең кара тәнледән, кара тәнленең ак тәнледән өстенлеге юк. Аллаһ алдында сезнең өстен булганыгыз – Аллаһтан иң нык курка торганыгыз. Раббымнан сезгә моны ирештердемме? Сәхәбәләр: әйе, ирештердең, йә Расүләллаһ. Сөекле Пәйгамбәребез: алай булса, бу әйткән сүзләремне монда булмаганнарга ирештерегез”. Аллаһу Сөбханәһу вә Тәгалә безне төрле милләтләргә бүлеп, яралткан икән, димәк, ул юкка түгел. Халыкны саклау, аның үз телендә сөйләшүе - Раббыбызның әмере. Бу - Аллаһның ирадәсе, Ул шулай теләде. Әгәр теләгән булса, бер өммәт, бер халык буларак, яралтыр иде. Без – татарлар, мәсәлән, кемдер мари,кемдер чуваш һ.б.. Төрле милләтләргә бүлеп, безне яралткан икән, без милләтебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга тиеш булабыз. Әлбәттә алар динебезгә каршы килмәсә. Мәрҗани хәзрәтебез: “Өч әйбер диндә булмаса да, динне саклый: милли тел, кием һәм гореф-гадәт”, - дип юкка гына әйтмәгән бит. Кемдер хәтта, аңлатыгыз инде шул мөфтигә, Исламда милләтләр юк, ди. Милләтләр булмагач, әйдәгез, урыслашып бетик, алайса. Милләтләр булмагач, нишләп без мәчетләрдә гарәпчәгә күчмибез? Әйдәгез, бер телдә сөйләшик. Мөселманнар өчен гарәп теле мөһимрәк бит, шулай булгач вәгазьләрдә гарәпчәгә күчик. “Без татарча аңламыйбыз, әйдәгез, русчага күчәбез,” – дип дәгъва белдерүчеләр бар. Нишләп алай? Милләтләр юк, дию, нишләп урысча сөйләшүгә нигез булып тора ала? Исламда милләтләр булмагач, татарчага гына күчәбез дә шуның белән бәхәс тәмам. Мәсәлән, Чечняда чәчән телендә, Дагыстанның өлкәләрендә авар, кумык һ.б. җирле телләрдә җомгалар алып барыла. Әлбәттә, кешеләргә милләткә карап түгел, тәкъвалыкка карап бәя бирелә. Шуңа күрә татар урыстан, урыс татардан яхшырак дияргә ярамый. Әгәр урыс кешесе Исламны кабул итсә, татар мөселманныннан тәкъвалырак булса, ул, һичшиксез, Раббыбызга якынрак! Адәм баласы Аллаһка якынрак булса, димәк ул милләтенә карамастан, яхшырак та. Ә инде татарларга килгәндә, алар 1000 ел буе Ислам динен тоткан, милләт буларак та без мөселман динен тотып формалашканбыз. Ягъни Исламны миллилек, миллилекне Ислам саклый. Аларны бер-берсеннән аерып карарга ярамый. Татар халкының асылы – иманлы булуда.

- Милләтне якларга кирәклеген сез кайчан аңладыгыз?

- Балачакта җәйгә авылга кайта идем, әбием дә, бабаем да татарча гына сөйләшәләр иде. Кызганыч, мәктәптә урысча укыдык, 10-11 нче сыйныфларны мин Казанда укыдым, тик ул да урысча булды. Мохит ул бик мөһим. Тик ул булмаса, аны булдырырга кирәк. 2007 нче елда Мегион шәһәрендә булдым, анда чәчән гаиләсенә кунакка бардык. Ханты-Манси округына эшкә килгәннәр, туган җирләрендә зур йорт төзиләр. Аларның үзара бары тик чәчән телендә генә аралашуларына шунда ук игътибар иттем һәм гаҗәпләндем. Бу гаиләнең балалары шушы Мегионда туган, анда чәчәннәр дә артык күп түгел, ләкин әти кеше, әниләре, балалар – барысы да үзара туган телләрендә генә сөйләшә, гәрчә, яннарында аларны аңламаган мин утырсам да. Бер баласы әйтә, әтиемнең йөзенә карап, мин урысча әйтә алмыйм, оялам, ди. Шушы очрак минем өчен ул зур үрнәк, бер дәрес булды. Тагын бервакыт, бер чәчән ир-егете миңа татарлар турында сөйли: сез кызык халык, ди. Мәсәлән, 40 кешелек автобуста ике чәчән булса, алар үзара туган телләрендә кычкырып сөйләшәчәк, гәрчә калганы башка милләт вәкилләре булса да, ә менә җыелганнарның 38е - татар, 2 урыс яки башка милләт вәкиле булса, татарлар тегеләр хөрмәтенә урысчага күчә, ди. Мохитне без үзебез булдыра алабыз. Моның өчен киемнәребезне, гореф-гадәтләребезне генә түгел, аңыбызны да үзгәртергә кирәк. Күп татарлар бүген Ауропага карап, алар матур яши, алар кебек киеник, алар кебек булыйк, дип кызыга. Без беркайчан да алар кебек була алмыйбыз. Безнең менталитет башка. Без үзебезнең кабатланмас йөзебезне саклап кына башкаларда да мәдәниятебезгә карата кызыксыну һәм хөрмәт уята алачакбыз.

- Милли темаларга сөйләгәндә, сез еш кына « Әл-Хүҗүрат» сүрәсенең 13 нче аятен китерәсез, аның мәгънәсе нинди, хәзрәт?

- Иң элек Кәлам-шәрифнең татарчага мәгънәви тәрҗемәсеннән, тәфсирен укыйм әле. “И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне (Адәм исемле) бер ирдән һәм (Хава исемле) бер хатыннан яралттык. (Һәммәгезнең дә ата-анасы бер булганга күрә, нәсел-чыгыш белән мактануның ни мәгънәсе бар?) Без сезне (бер-берегезгә уйламый-нитми теләсә ни сөйләр өчен түгел,) танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – (иң асыл нәселдән булганнарыгыз түгел, Аллаһы Тәгаләнең харамнарыннан сакланган) бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – (һәрнәрсәне) Белүче, (һәрнәрсәдән) Хәбәрдар”. Гарәпчәдән без ул аятьләрне менә шушылай тәрҗемә кылдык. Һәрбер аятьнең мәгънәсе бик тирән. Чөнки Коръән гади генә китап түгел, ул Аллаһның китабы. Гади кешенең аны аңлап бетерерлек акылы һәм аңы юк. Коръән бай һәм серле булган диңгез белән океан кебек ул. Аны безгә өйрәнергә дә өйрәнергә әле! Раббыбыз: “Кабиләләр, милләтләргә бүлеп сезне яралттык,” – ди. Нәрсәгә? “Бер-берегезне танырсыз,” - дип. Кем көчлерәк, шул җиңсен, ә калганнар үз телегезне онытырсыз, дип түгел. Таныр өчен - димәк, бездә үзенчәлек булырга тиеш. Без бер-беребездән аерылып торырга тиеш. Чөнки без башка милләтләр кебек булсак, алар безгә карап, нәрсәне таный алсын? Бер үк телдә сөйләшсәк, бер үк гореф-гадәтләр тотсак – танырга нәрсә кала? Шуңа күрә һәрбер халыкның, һәрбер милләтнең үзенчәлеге сакланырга тиеш. Шуның белән дөнья ямьле дә. Шуның өчен безне Раббыбыз төрле милләтләргә бүлеп куйды да.

- Телне саклау әманәт, дигәнегез хәтердә. Бу бик җаваплы әйбер бит. Татар телен сакламаган өчен Аллаһ каршында җавап көтә, дип уйлыйсызмы?

- Мин уйламыйм – аятьтә әйтелә бит. Аятьтә: “Мин сезне бүлдем, яралттым,” - диелгән. Ягъни бу Минем теләгем, Минем ирадәм, дип әйтә Раббыбыз. “Мин сезне бүлдем”, ягъни сез үзегез төрле милләтләргә таралып китмәдегез, Мин сезне шулай бар иттем, дип әйтә Раббыбыз.

- Бәлки татарларга туган телне белүне, саклауны шушылай - Аллаһ каршындагы җаваплылык дип аңлатып карарга кирәктер?

- Без аңлатабыз. Шул ук вакытта башка бурычлар турында да аңлатырга тиеш. Мәсәлән, биш вакыт намазның фарыз булуын халкыбызга төшендерәбез. Моны аңлаучылар күп түгел. Югыйсә, Кыямәт вакытында иң беренче сорау иман, намаз турында булачак. Бу мәсьәлә күпкә мөһимрәк. Кеше саф татарча сөйләшеп тә, атеист булып калса, аның үзенә ахыйрәттә моның файдасы булмаячак. Фарсы телендә “бәдбәхет” сүзе бар. Бәхетсез дигәнне аңлата. Имансыз кешедән дә бәхетсез берәү юк.

- Башка милләтләрне, аларның мәдәниятләрен танып белер өчен, аларның телләрен дә белү кирәк. Башка телләрне өйрәнергә кирәк, дип саныйсызмы?

- Мин үзем татар һәм рус телләреннән кала тагын гарәп, төрек телләрендә иркен сөйләшәм. Мәрҗани хәзрәтебез яшәгән заманда урысча сөйләшү турында бәхәсләр булган. Кемдер: урысча өйрәнергә кирәкми, югыйсә, телебез, гореф-гадәтләребез китәчәк, дигән. Мәрҗани хәзрәтебез, юк, киресенчә, русча белү кирәк, дигән. Аның китабын укысак, ул: урысча да камил белергә кирәк, татарча да камил белергә кирәк, дип язган. Ләкин татарча сөйләшкәндә урыс сүзләрен кыстырсалар, аның ачуы чыга торган булган. Татарча сөйләшкәндә саф татарча булырга тиеш, урысча сөйләшкәндә дә тел саф булырга тиеш, дигән фикерне алга сөргән ул. Хәзер дә урыс теле төрле милләт вәкилләре белән аралашу чарасы, ул дәгъват теле һәм аның аша безгә динебезне матур яктан күрсәтергә кирәк.

- Урысчадан тыш, нинди телләрне белергә киңәш итәр идегез татарларга?

- Мөселман кешесе өчен иң беренче чиратта - гарәп телен. Дөнья турында уйласак, инглиз телен, ә ахыйрәт турында кайгыртсак, гарәп телен өйрәнергә киңәш итәм. Чөнки Коръән гарәп телендә, ә иң сөекле кешебез Пәйгамбәребез гарәп булган. Хәдисләрне ул сөйләшкән телдә, аның әйткән сүзләрен турыдан-туры аңламыйча укысак, ул - зур югалту.

- Хәзер гарәп төрек телләре гадәти мәктәп уку-укыту програмында юк, ә инглиз теле бар. Аны өйрәнү мөмкинлекләре күбрәк.

- Инглиз теле дә кирәк, ул халыкара аралашу мөмкинлеген бирә. Аны дәгъват ниятеннән өйрәнсәк, ул бик мөһим. Хәзерге дөнья шартларында ул әһәмиятле. Шәхсән минем өчен чит телләр арасында беренче чиратта гарәп теле, фарсы теле, аннары инглиз теле тора. Элек безнең галимнәребез хезмәтләрен дә, хәтта шигырьләрен дә фарсы телендә язган. Гарәпчәгә өйрәнү мөмкинлекләренә килгәндә, Аллаһка шөкер, безнең “Мөхәммәдия” мәдрәсәбез бар, Россия Ислам институтында өйрәнергә мөмкин, Болгар ислам академиясендә исә фәнни эшләр бары тик гарәп телендә языла, дәресләр дә күп очракта гарәп телендә бирелә, Аллаһка шөкер, мөмкинлек бар хәзер.

- Татарстандагы мәктәпләрдә татар теленең статусы үзгәртелеп, аның дәрәҗәсе канун-кагыйдәләр белән төшерелгән мәлдә, безнең диния нәзарәте, шәхсән сез телебезне яклауга алындыгыз, чаралар күрелә башлады. Бер караганда, телне саклау нәзарәтнең беренчел эш юнәлеше түгел, ни өчен сез моны эшләдегез?

- Игътибар итсәгез, бездә җомга вәгазьләре беркайчан да русча үткәрелмәде. Мәчеткә керсәк, бабайлар, гыйбадәт таләп иткән сыман, урысча сөйләшмә, түбәтәй ки, оекбашсыз кермә, дип каршы алалар иде. Без шул бабайларга карап үстек. Бар мәчетләрдә бары тик татарча гына сөйләшкәч, безнең өчен ул табигый әйбер булды. Мохит булдыру бик әһәмиятле. Хәзер кемдер бәлки кабул итмидер, ләкин безнең халкыбызны халык итеп, бары тик Ислам дине саклады һәм саклый. Чөнки әле 20 нче гасырны атлап кергәндә, татар театры булмаган, татар эстрадасы булмаган, татар матбугаты булмаган. Нәрсә булган? Мәчетләр! Димәк, милләтебезне динебез саклады. Һәм милләт белән дә дин саклана. Балаларыбыз туган телдә сөйләшмәсә, үзләрен татар дип танымас, татар дип танымаса мәчеткә дә килмәскә мөмкин. Менә шуның өчен дә милли үзенчәлекләрне саклау мәсьәләсен үз җилкәбезгә алдык.

- Ни өчен без – татарлар моны аңлаудан ерак, алайса? Безнең милләт яшьләре Коръән ятлауга, дин галиме булырга атлыгып тормый, гәрчә, динне тотучылар күбәйде. Бу сорау сезне борчыймы?

- Без 70 ел буена кайда яшәдек, нинди шартларда яшәдек – әлбәттә, бу алар безгә тәэсир итмичә калмагандыр. Әле 100 ел элек кенә безнең халык бик динле булган, Коръәнне яттан белгән, дини китаплар укыган, татар гаиләсендә 5-10 бала тәрбияләнү гадәти хәл булган. Һәм әти-әниләр балаларының иң акыллысын сайлап, безнең динебезгә файда китерсен, дип, ягъни динебезгә бер зәкәт сыман, шул акыллысын Мисырга, Төркиягә, Бохарага яки Дагыстанга җибәреп, укытканнар. Башкалары эшләсә, укыганына булышкан: башта үзебездә укысын, аннары Бохарага барсын, дигән. Игътибар итегез, Галимҗан Барудиның әтисе бик бай сәүдәгәр була, башка балалары да сәүдә белән шөгыльләнгән. Ә Галимҗан хәзрәтләре зур галим, Россиянең беренче сайланган мөфтие була, “Мөхәммәдия”не оештыра. Ягъни безнең халкыбызда иң әйбәт, иң акыллы баланы сайлап, динебезгә файда китерсен, галим булсын, халкыбызны үстерсен, дип укытканнар. Ә хәзер ничек? Дөнья турында күп уйлыйбыз. Доктор булсын, юрист булсын, сәясәтче булсын, тагын әллә кемнәр булсын, ә бернәрсәгә ярамаган егетне, әйдәгез, булмаса, мәдрәсәгә җибәрик, беркая да укый алмагач, шунда булса да барсын, дибез. Халыкта андый фикер бар. Кызганыч, хәзерге мәдрәсәләребезне барласак, шул ачыкланачак.

- Мөнәсәбәт уңай якка үзгәрсен өчен вакыт кирәкме, әзрәк сабыр итикме?

- Алтын аз булганга күрә кыйммәтле. Бер китапта укыдым: аш пешергәндә, халык ит булса, галимнәр - тоз сыман. Тоз булмаса, ит бозыла, ләкин тоз да күп кирәкми. Ягъни бер мәчеткә биш имам кирәкми бит, берәү дә җитә. Безгә сыйфат өстендә эшләргә кирәк. Сыйфат турында уйларга кирәк.

- Сез бик популяр мөфти, сезне татар мөселманнары гына түгел, башка мөселман халыклары да үз итә дип беләм. Саубуллашыр алдыннан, “instagram” дигән социаль челтәрдәге сәхифәгез турында да сорыймчы. Анда язылучыларыгыз да күп. “Instagram”да чын Камил Сәмигуллинмы?

- Күп түгел шул. 40 мең генә бит. Ясалма рәвештә арттырмыйм. Мин аккаунтны үзем алып барам.

- Чынмы?

- Әйе, чын. “Instagram” үземнеке бит. Кем алып барсын? Менә ачам (күрсәтә). 41 300 кеше язылган икән инде хәзер. Күп кеше директка яза. Анда җавап бирергә өлгерә алмыйм. Шуңа күрә фәтвә үзәге бар, “Дарүл-ифта” call-үзәге бар, монда аның махсус номерын яздым, сорауларыгыз булса, шунда шалтыратыгыз, дип. Юк, барыбер директка язалар. Җавап бирә алмыйм. Аннары кеше кызык кына сораулар бирә, фәлән-фәлән чыганакларны санап бирегез әле, дип, мәсәлән. Моның өчен китап ачарга кирәк, иң ким дигәндә 30 минут китә. Андый вакытым юк, һәрбер кешегә җавап яза алмыйм. Шуңа күрә нәзарәт махсус бушлай федераль номерлы телефон үзәге оештырды, рәхим итеп, шунда шалтыратсыннар. Гыйлемле хәзрәтләребез теләсә кайсы сорауларга төрле телләрдә җавап бирә. Әмма директта җавап бирмәсәм дә, сәхифәне үзем алып барам. Кемгәдер шөгыльләрем дә кызыклы тоелыр, шуңа карап, бәлки үрнәк алыр, үз өстендә эшли башлар, дигән нияттән. Спорт өлкәсендә дә бәлки үрнәк була алырмын дип уйлыйм, ярышлардан фоторепортажлар куярга тырышам.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, №34, 27 август 2020
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: Ләйсирә ЗАРИФ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2901
25 Январь 2021 09:50 749
ӨСКӘ