Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Камил Кәримов татар җырына уяна

20 Ноябрь 2015 1771
“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең чираттагы кунагы – “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, язучы Камил Кәримов. Сораулар яудырыйк әле үзенә.
– Хәерле иртәләр, Камил абый!

– Хәерле булсын! Иртәләр дисез дә, иртәнге сәгать 8-9 арасы авыл кешесе өчен эш көне инде ул. Яшь чакта, туган авылымда, иртәнге сәгать тугызда фермадан апаларыбыз эштән кайта иде. Дус егетләр белән аларга булышып йөргәннәребез әле дә истә. Шулай булгач, бу инде иртә түгел. Бу шәһәр кешесе өчен генә иртә (елмая).

– Сәгать ничәдә торасыз?

– Радиобудильнигым куелган. Көн саен иртәнге сәгать җиденче яртыда татар җырына уянам. Юкса бу вакытка уянулары бик авыр. Чөнки илһам дигәннәре миңа төнлә килә. Төнлә яза торган кеше булганга, иртәнге сәгать 3-4ләргә кадәр язып утыра алам. Рәхмәт шалтыратуыгызга. Йокысыннан уянган һәр кешегә хәерле иртәләр телим. Көннәрегез тыныч, матур җыр кебек узсын.

– Соңгы елларда авылда яшәвегезне беләм. Анда яшәвегезгә күпме булды инде?

– Питрәч районының Татцик авылында йорт салып, яши башлавыбызга 3 ел булды. Күптән авыл җирендә йорт саласым килә иде. Шәһәр иртәсе белән авыл иртәсенең “иртәсен” мин шунда гына тоям. Авылга кайткач, бөтенләй башка вакыт үлчәмендә яши башлыйсың. Казанда яшәп, авылда йорт салу җиңел әйбер түгел. Шуңа күрә менә 3 ел инде рәхәтен күрә башладык.

– Нинди яңалыкларыгыз бар?

– Минем өчен яңалык – ул яңа әсәр язу. Соңгы 35 елда мин гел шәһәрдә яздым, иҗат иттем. Бу көнгә кадәр авылда язып караганым булмады. Нәрсәләр язып булыр – белмим әле... Марсель Галиевларны, Роберт Миңнуллинарны шаккатырып булыр микән? Газинур Морат мин язган әйбергә сөенер микән? Вакыйф Нуриев нәрсә әйтер икән? Менә шуны сорыйсым килә минем алардан.

– Хәзерге вакытта нинди әсәр язасыз?

– “Тургайлы болытлар” романының икенче китабын авылда язып карыйсым килә. Картлыктан бик курка идем. Оныклар тугач, сөендем генә. Бүгенгесе көндә ике оныгыбыз бар. Берсенә – бер, икенчесенә 5 яшь тула. Ике кыз. “Бабакай, бабакай” дип кычкыралар. Рәхәт инде (елмая). Сөеп туймассың... Алар укымас инде бу язганнарны...

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 997
ӨСКӘ