Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Камил Фәйзрахманов Курган зиратына җирләнә

29 Декабрь 2020 277
Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату мәрасиме Мәрҗани мәчете ишегалдында булды.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Венера Ганиеваның ире, танылган тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов Курган зират комплексында җирләнә.

Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату мәрасиме Мәрҗани мәчете ишегалдында булды.

Мәрхүм белән хушлашу сүзләрен ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, гаилә дусты, танылган артист Равил Шәрәфиев әйтте.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Венера Ганиева килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Җеназа намазын Мансур хәзрәт Җәләлетдинов укыды.

Язма "Татар-Информ" сайтыннан алынды.
Рубрика: Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2631
21 Декабрь 2020 10:17 1939
ӨСКӘ