Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Калкансыман биз артык йод яратмый

21 Октябрь 2020 337
Материал “Ашыгыч ярдәм” газетасының архив саннарыннан алынды, 10нчы сан, октябрь 2014 ел.
Калкансыман биз йод белән “тук ланып” гормоннар бүлеп чыгара. Шуңа да әлеге органда барлыкка килгән тайпылышларның күбесе йод җитмәү белән бәйле.

Россиянең күп төбәкләрендә йод җитешми. Организмга йод кермәгәндә гормоннар бүленеп чыгу кими. Алар исә организмдагы алмашу процесслары яхшы барсын өчен зарур. Калкансыман бизнең эшчәнлеге кимесә, гипотиреоз дигән авыру башлана. Кеше хәлсезләнә, тиз арый, йончый, эшләү сәләте югала, хәтере начарая, гел йоклыйсы килеп йөри. Кайберәүләр эч кибүдән интегә. Хатын-кызларның тиресе корый, тырнаклары икеләнә. Авыру көчәйгәндә, йөз, аяклар шешенергә, күз төбендә “капчык”лар барлыкка килергә, буыннарда артроз авыруы башланырга, тавыш тупасланырга мөмкин.

Организмга йод җитмәгәндә, калкансыман биз күзәнәкләре әлеге элементны күбрәк “йоту” өчен зурая. Нәтиҗәдә, биз дә зурая, тыгызлана. Кеше тамак төбенә төер утырган кебек хис итә, ризык йотканда уңайсызлык сизә. Күзәнәкләрнең төзелеше шултикле үзгәрә ки, организм аны кабул итми, аңа каршы антитәнчекләр эшләп чыгара. Бу антитәнчекләр калкансыман биз күзәнәкләрен дошман итеп күрә башлый. Мондый тайпылышны аутоиммун тиреоидит дип йөртәләр. Әлеге авыру вакытында, калкансыман биз функциясе кимегәндә табиб гормоннар белән дәвалану курсы язып бирә. Ә менә йод, йодлы препаратлар эчәргә, муенга йод сөртергә киңәш ителми. Профилактика максатында исә болай эшләргә була. Йод балык, диңгез ризыкларында күп. Диңгез кәбестәсен дә күп ашамау хәерле. Чөнки ул диңгездәге авыр металларны сеңдерергә сәләтле. Профилактика максатында йодлы тоз файдаланырга ярый.

Калкансыман бизнең кирәгеннән артык эшләвен тиреотоксикоз дип йөртәләр. Әлеге җитешсезлек хасил булуның төп сәбәбе – көчле стресслар. Бу вакытта канда калкансыман биз гормоннарының күләме арта, интоксикация күзәтелә. Мондый хәл йод тиешле микъдардан артып китсә дә кабатлана.
Тиреотоксикоз булганда кеше тиз кыза, елыйсы килә, кайнар тир бәреп чыга, эченнән калтырый. Авыру ябыга, йөрәк тибеше ешая, үзен начар хис итә. Дәвалану озакка сузыла.

Эндокринолог киңәшләре:
Йөкле вакытта организмга тиеш күләмдә йод керсен өчен профилактика чараларын эндокринолог күзәтүе астында гына узарга рөхсәт ителә. Балаларга йод күбрәк кирәк. Ләкин андый препаратларны табиб кына билгели ала.
Калкансыман биз авыруларыннан саклану өчен йодлы тоз куллану, диңгез ризыклары ашау мөһим.
Чама хисен онытмау, бер сәбәпсез йодлы препаратлар кабул итмәү зарур.
Тиреотоксикоздан дәваланганда умартачылык продукциясен куллану да уңай нәтиҗә бирә. Бигрәк тә корт анасы сөте (маточное молоко) файдалы, ул йөрәкне ныгыта.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1370
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ