Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

КАЛЕНДУЛА ашказанын дәвалый

23 Сентябрь 2020 681
Календула ялкынсынуларны бетерә, җәрәхәтләрнең төзәлүенә булыша һәм башка авыруларны дәвалый.

Салкын тигәндә, гипертония, йөрәк-кан тамырлары авырулары, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, гастрит, колит булганда, 1 аш кашыгы календула чәчәген 1 стакан кайнар суга салып, 1 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр.
Корсак куышлыгына сары су җыелганда, 10 г кипкән календула чәчәген 1 стакан суга салып, 5 минут кайнаталар һәм 2 сәгать саен 1-2 аш кашыгы эчәләр.
Календуладан ясалган мазь үлекле җәрәхәтне яхшы дәвалый. Үләннең яңа сыгылган согын 1:10 нисбәтендә дуңгызның эч маена салып болгаталар һәм кулланалар.
Ашказаны һәм уникеилле эчәктә җәрәхәт күзәтелгәндә, 1 чәй кашыгы календула чәчәген, 200 мл кайнар суга салып, 30 минут төнәтәләр. Сөзеп, көн дәвамында аз-азлап 400 мл күләмендә эчәләр.
Авыз эче бозылганда, 1 чәй кашыгы чәчәкне 200 мл кайнар суга салып төнәтәләр. Сөзеп, җылы килеш авызга кабып торалар.
Невроз, гипертония, атеросклероз, стенокардия, аритмия, гепатит, талак, бавыр һәм үт куыгы авырулары борчыганда, 2 чәй кашыгы кипкән календула чәчәген 2 стакан кайнар суга салып, 15 минут төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәр­тәбә 1 / 2әр стакан эчәләр.
Ангина, ларингит булганда, тамак төбен чайкау өчен 4 аш кашыгы кипкән чәчәкне, 2 стакан кайнар суга салып, 15 минут кайнаталар. Бераз суынгач, сөзеп кулланалар.
Хатын-кыз авырулары вакытында сиптереп юыну һәм урт ялкынсынганда, пародонтоз күзәтелгәндә авыз эчен чайкау өчен 1 чәй кашыгы үләнне, 1 стакан кайнар суга салып, суынганчы төнәтәләр.

***
Язма "Ашыгыч ярдәм" газетасының аохив саннарыннан алынды, № 10 октябрь 2017

Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1930
28 Сентябрь 2020 13:16 1495
12 Октябрь 2020 09:36 1333
5 Октябрь 2020 10:16 1293
ӨСКӘ