Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Кафе ачар өчен 8 миллион сум әҗәт җыйдым”

3 Сентябрь 2013 979
Буа якларына өченче тапкыр баруым. Бу юлы Раил Садриевның туган авылы – Адав-Толымбайга кайтып килдем.
Анда нишләп йөрдемме? Бер эл эчендә төзелеп куелган “ТАМАК” (Раил абый әйтүенчә, “Туктап Аннан Моннан Ашау Кафесы”) кафе-ресторанын күреп кайттым. Кайсы авылда ресторан бар әле?! Анысы бер хәл, быел биредә күп серияле татар фильмы да төшерелә башлаган.

400 хуҗалыклы авылда чуваш белән мишәр халкы гөрләшеп-җырлашып гомер итеп ята. Зур, яңа йортлары белән артык күзгә ташланмый Толымбай. Аның каравы, “Тамак” кафесы “Мин!” дип әллә каян кычкырып, үзенә чакырып тора. Аның өченче катында тиздән кунакханә дә булачак икән. Бина буйлап экскурсия ясап алгач, коймак белән баллап чәй эчәргә өстәл янына дәште Раил абый. Шунда ук бик илһамланып авылы турында сөйләргә кереште:

– Бик үзенчәлекле төбәк бу. Биредән бик күп шәхесләр, спортчылар чыккан. Бездә эшмәкәрләр юк. Авылда ник бер кешенең шәхси “КамАЗ”ы булсын! Ике катлы йортлар да соңгы елларда гына барлыкка килде. Анысы да бер-ике генә.

– Бу ресторан нинди максатлар белән төзелде соң?

– Акча өчен дип уйлый күрмә. Дөрес, акчасыз бүген бернәрсә дә эшләп булмый. Җәүдәт Миңнәхмәтовның бер матур сүзе бар: “Минем авыл – миңа кирәк”. Мин дә шул девиз белән башлап җибәрдем бу эшне. Авылны яшәртәсе, яшәтәсе килә. Толымбайның һәрбер кешесе, һавасы яшәешемне тәшкил итә.

– Ә бу бинада элек нәрсә иде?

– 1972 елда әтиләр салган элеккеге колхоз идарәсе – авылның кендек урыны. Бинаны җимерергә дип килгән җирдән, каршы чыгып, саклап калдым. Элеккеге Буа районы башлыгы белән талашып беттек. Ул бөтен нәрсәне сатып бетерде. Бу бинаның да башына җитмәкче иде...

– Ташландык бинаны бүгенге халәтенә китерү өчен бер генә миллион китмәгәндер. Спонсорларыгыз бармы әллә?

– Әлеге эшкә тотынганда кесәдә нибары йөз мең сум акчам бар иде. Какмаган ишек, кермәгән тишек калмады. Яхшы дусларым бар, хәлгә керделәр, ярдәм иттеләр. Монда сигез миллионнан артык акча кергән. Без бит артист кешесе, әллә ни күп акча эшли алмыйбыз. Театр директоры буларак хезмәт хакым бара, ләкин аның белән генә әллә ни майтарып булмый. Кредитлар күп алдым. Җиде-сигез кредитым гына бар. Биш ел эчендә шуларны түләп бетерергә кирәк. Ял иткәнем юк, көне-төне юлда...

– Тәгәрмәчегезгә таяк тыгучылар да бардыр әле...

– Аноним хәбәр килеп, полиция әллә ничә тапкыр тикшерү уздырды. Театр белән баеган кешене күргәнем юк әле минем! Үзләренә дә: “Сез хезмәт хакы, ә бәлки ришвәт тә аласыздыр, тик мин тир түгеп, үз көчем белән акча эшлим. Сезнең белән безнең аерма шунда”, – дидем.

Аллаһы Тәгалә бирә ул! Нәрсәгә ышансаң – шул була. Хыяллар чынга аша. Театр ачам дигәч, аның тормышка ашасына беркем ышанмады. Хәзерге вакытта Буа театрында йөзгә якын кеше эшли. Татарча сериал төшерәм дигәч тә, көлеп карадылар.

– Сериал дигәннән... фильмның сюжеты нинди? Аны кайчан экраннардан күрә алачакбыз?

– Сериал үз эченә көндәлек тормышны, яшәешне алган. Төп вакыйгалар шушы ресторанда, кухняда бара. Русларның “Кухня” фильмына якын. Ләкин мин мондый идея белән ул фильм чыкканчы ук яна башлаган идем. Бу – плагиат түгел. Сериалда төрле төбәктә яшәүче татарларның тормышын, гадәтләрен яктыртуга да урын биреләчәк. Һәр серия саен кафега яңа кунак килә. Кунаклары гади кешеләр түгел: халык белгән, танылган артистлар. Фильм “Яңа Гасыр” каналыннан октябрь башында күрсәтелә башлаячак. Халык яратып кабул итсә, тиздән үзебезнең татар сериаллары булачак, Алла боерса!

– Беренче серияне кем белән башладыгыз?

– Фирзәр Мортазинны чакырдык. Табигате белән дуамал кеше ул. Андый кешенең аягы җиңел була. Үзенә дә шулай дип әйттек.

– Мондагы кешеләрне ашату-эчертү сезнең өстәдер инде?

– Әйе. Дүрт банка бал бетте, бишенчесен ачтык менә. Авыл халкы йомыркасын, онын, кыяр-помидорын китерә. Әле менә сюжет өчен куян китерделәр. “Раил улым, авылга ямь кереп китте” дип елап рәхмәт әйтүче апалар да бар. Мин шул кеше рәхмәтендә яшим.

– Әлеге сериал чыккач, авылыгыз тагын да популярлашачак. Ә үзегез Толымбайның ки-ләчәген нинди итеп күрәсез?

– Авылның энергетикасы үзгәрәчәк. Мин картлыгымны беләсеңме ничек күрәм? Шушы авыл уртасында үзем утырткан агач астында ап-ак сакаллы, чыраена матур картлык чыккан, дөнья белән гармониядә яшәүче, медитациядә утыручы бер карт итеп. Янымда тезелешеп кешеләр утырган...

Без гәпләшкән арада сериалда төшеп Илсур Мортаза керде.

– Бүген сөйләшәсем дә килми хәтта. Күп эшләттеләр, – диде ул чыраен сытып.

– Илсур абый, бу фильмда үзегез генә төшәсезме, әллә хатыныгыз дамы?

– Үзем генә. Беркөнне Мәүлидә Толымбайга кайтып, сериал өчен пәрәмәчләр пешереп китте. Нижгарча итеп пешерергә кирәк бит әле аны. Формасы да аерылып тора...

Быелның апрель аенда гына кызыл кәчтүм киеп өйләнгән Буа театрының яшь артисты – Рамил Шәрәпов та ул көнне “Тамак”та иде. Әйтеп үтим, Рамилгә өй-ләнү бик килешкән: җитдиләнеп киткән! Чибәрләнгән дә!

– Рамил, бу сериалда сиңа нинди роль эләкте?

– Мин “зәңгәр” егетне уйныйм. Бу рольгә алынудан кыенсынмадым. Бик үзенчәлекле, кызыклы образ бит. Бөтен барлыгым белән бирелеп уйныйм. Кайберәүләр: “Шушы образда калмасаң ярар иде инде”, – дип шаярта.

– Тиздән гаиләгез ишәячәк икән...

– Әйе, Алла боерса. Бу бала-чагага нинди бала тагын дип әйтүчеләр дә булыр. Әмма шул туачак баламны уйлагач, миндә оптимизм барлыкка килә. Төшләргә дә керә башлады. Малай булачак дип әйттеләр. Сизәм, ул сабый миңа тагын да зур үсеш бирәчәк. Ир-ат буларак та, сәхнә кешесе буларак та.

– Рамил, син шундый ихлас! Мин ышанам, син шәп әти булачаксың!

– Рәхмәт!

Толымбайда кунакта Нәзилә ХУҖИНА булды
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 915
ӨСКӘ