Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Каеннарда кайгы бар

16 Март 2020 2583
Күршедә яшәүче Хәтимәтти еш кына минем әбине үзенә кунакка чакыра.

– Сүзем дә бар, кереп чык әле, Патыйма, – ди.

Әби аның үтенечен аяк астына салмый. Кайчакта аңа мин дә иярәм. Агач урындык почмагына елышып, икәүләп йортка хәер-фатиха сорап дога кылып куялар. Алар белән бергә мин дә битемне сыпырам.

– Җә, сөйлә, кердем менә... – ди әби.

Гадәттәгечә, Хәтимәтти як-ягына каранып ала да:

– И Патыйма, Печер күле җеннәре тезелешеп утырдылар инде, сөйләп булмый, – ди.

Минем котым оча. Сузылып кына берсе аягымнан эләктерер дә сәке астына тартып кереп китәр күк тоела. Әбием исе китмәгән кыяфәттә тыңласа да, як-ягына күз салып ала. Шулай сүзсез генә беркавым бер-беребезгә карашып торгач, без өебезгә кайтып китәбез. Печер күле җеннәре белән Хәтимәтти берүзе кала.

– Хәтимәттинең Печер күленә бер мәртәбә дә төшкәне юк бит, ничек җеннәре аның янына килә икән соң? – дип сорыйм әбидән.

– Ничек, ничек... Менә шулай... – ди әби шыпырт кына. – Җеннәр ияләшкән аңа, кызым...

Бераз тын гына атлагач, әби сүз башлый:

– Синең чишмә юлындагы ак ташларны күргәнең бармы, кызым? Аларны Хәтимәтти елгадан ташып җәйде, кече улы үлгәнче... Чишмә яны бик пычрак була бит ул...

– Ничек ташыды икән соң аларны? Таш мамык түгел һич тә...

– Чиләк төбенә салып... Яшьләр дә булышты инде аннары...

Мин икенче көнне укытучы дәрес аңлатканда да Хәтимәттинең ак ташлары турында уйлап утырдым. Ничек чиста су буе хәзер! Ничек матур ул!

Шул көнне мәктәптән кайтышлый безгә Хәтимәтти үзе очрады. Җирне иелә-иелә капшый... нидер югалтканга охшап тора иде ул.

– Балакайларым, тарагым төшеп калган, эзләшегез әле шуны, – диде күрше әби, безнең якынлашуны чамалап. Үзе күтәрелеп тә карамады.

– Бар, син кайт, Хәтимәтти, хәзер табып китерәбез без аны сиңа...

– Табалырсызмы икән соң?

– Табарбыз, табарбыз... Тарак энә түгел лә инде.

– Киттем алайса, рәхмәт яугырлары, – диде әбекәй сөенечле тавыш белән.
Без Фәрдия белән аның тыгыз тешле агач тарагын эзләп урам буйлап аргы очка тиклем бардык. Җиргә төшеп яткан сап-сары яфракларны ерактан тарак дип алдандык. Юл кырыендагы кәсләрне аяк белән кымшатып карадык. И эзләдек... и эзләдек... Тик таба гына алмадык.

Хәтимәттине аргы очка мунчага чакырган булганнар. Шуннан кайтканда тарагы төшеп калган икән... Шулай да ул безне өенә дәшеп кертеп, учларыбызга тутырып кара җимеш салды. Уңайсызланып кына алдык.

– Эзләдегез бит, балакайларым... – диде.

Без, җеннәр китереп куйган ясалма җимеш булмагае дип, башта берсен шикләнә-шикләнә, чеметеп кенә кабып карадык. Чын җимешләр икәнен белгәч, бөтенесен берьюлы ашап куйдык.

– Тарагымны Габдуллаҗан алып киткәндер инде алайса, – диде Хәтимәтти.

– Габдуллаҗан абый җәй көне үк үлде бит инде, ник алай әйтә икән? Үлгәнен онытты микән әллә? – диде Фәрдия шыпырт кына, аптыраулы карашы белән күзләремә текәлеп.

Мин дәшмәдем. Эчтән генә, аны җеннәр саташтырадыр инде, дип уйладым.

– Габдуллаҗан абый үлде бит инде. Җәй көне үк, – диде Фәрдия, әбинең уен белергә теләп. – Брезент япкан дәү машина белән алып кайттылар бит аны...
Ул нидер искә төшерергә теләп азапланды.

– Алайса, Яхъядыр инде, – диде аннан, тавышын калтыратып. – Яхъям инде алайса...

Хәтимәтти безгә һич таныш булмаган ят исем әйтте.

Яхъя... Юк-юк, минем бу исемне кайдадыр күргәнем бар кебек...

Мин ул төнне Хәтимәттине жәлләп бик озак елап яттым. Ник тияләр аңа Печер күле җеннәре?

Иртән уянуга янә әбием янына чыктым, чөнки минем Хәтимәтти үзе әйткән теге игелекле ир-егетләр турында бик тә беләсем килә иде.

– Нинди Яхъяны сөйли соң бу Хәтимәтти? – дидем.

– Уллары... Биш улы бар иде аның... – диде әби, – хәзер берсе дә юк инде... Бик күп үлемнәрне күрде шул ул, кызым. Гөрнадирдай дүрт улы сугыштан әйләнеп кайтмады... Олысы Яхъя атлы иде, Сталинград янында үлеп калган, диделәр...
Әни мич алдында коймак болгата иде. Эшеннән туктап, кинәт сүзгә кушылды:

– Аннан соңгысы кем исемле дисең әле, әнкәй?

– Сәлимҗан. Аннан Шәрифҗан...

– Берсе – Польша, икенчесе – Белорус җирендә үлеп калганнар, ди, шул егетләрме инде алары?

– Әйе... шулар...

– Ә дүртенче улы?

– Анысы, Саматы, хәбәрсез югалды. Кош теледәй кәгазьгә шулай язылган иде...
Әби авыр сулады. Моң­су­ланып тынып калды.

– Димәк, Габдуллаҗан абый аның бишенче улы? – дип сораулы карашымны әбиемә юнәлттем мин.

– Әйе, төпчеге – Габдуллаҗан абыең инде. Сугыш башланганда ул әле малай гына иде.

Минем кылт итеп Хәтимәт­тиләрнең бакчасында үсеп утырган биек-биек биш каен күз алдыма килде. Менә шуларның берсенә чокып язылган иде бит Яхъя дигән исем! Әйе-әйе, берсе Сәлимҗан иде... Аннан Шәрифҗан, тагын берсенә Самат диелгән иде... Каеннарның Габдуллаҗан исемлесе түр тәрәзәләренә карап торды. Габдуллаҗан абый үзе кисте бит аларны... Тәнем кинәт эсселе-суыклы булып китте.

– Каеннарны хәтерлисеңдер әле, кызым. Аларны уллары туган саен әтиләре Гарифҗан агай утырткан иде...

– Хәтерлим, – дидем мин, тораташтай катып.

Без кичләрен качышлы уйнаганда Хәтимәттинең кап-караңгы коймасы ышыгына кача торган идек. Хәтимәттиләрнең бакча ягында эчкәрәк кереп торган бер ышык урын бар иде. Аулак урынны аларга сөт керткәндә чамалап калдым мин. Һәм мине берничә тапкыр шуннан таба алмадылар. Үзем йөгереп каян килеп чыкканны да күрмәделәр... Соңгы тапкыр мин шунда Хәтимәттинең Габдуллаҗан абыйга елый-елый әйткән сүзләрен ишеттем:

– Каен кайгы гына китерә икән ул, балам. Кис син аларны...

– Безгә килгән бит инде, әни... Бер дә киткәне юк... Әтине дә алды менә...
югарочка... Абыйлар кайтмады... Һаман кайгы китерә дисең син...

– Кис, улым. Мине борчуда тотма, кис!

“Кисәм димә, Габдуллаҗан абый! – дип типте минем йөрәгем. – Сезнең бакчаның гына түгел, безнең урамның, авылыбызның күрке бит ул каеннар! Яз саен анда сыерчыклар кайта. Җырлый-җырлый оя корып җибәрәләр. Күз алмасы кадәрле йомры, нәни балаларын очарга өйрәтәләр. Шушы каеннар булмаса, без бу яз-җәйләрнең гүзәл яшеллеген болай ук күрмәс тә идек... Сайрар кошлары булмаса, без аларга күтәрелеп тә карамас идек... Кисәм димә, Габдуллаҗан абый!”
Ә икенче көнне шәфәкъ иңеп килгәндә, безнең урамда пычкы тавышы ишетелде. Көтү узган тузанлы, коры һаваны балта чапкан тонык авазлар басып китте. Бала-чага колакка сак инде. Йөгерешеп, Хәтимәттиләр бакчасы турына җыелдык.
Каеннарга карап тып-тын калдык. Бөтен авылга бер пычкы диярсең! Пычкы тавышыннан башка шылт иткән тавыш та юк. Куак асларыннан җәйнең тәмле, чәчкә исе сеңгән җиле исеп китә. Күңелләр әллә нишли... Хәтимәттинең йөзе көл кебек агарган, бөтен гәүдәсе шәм утыдай калтырана иде. Бу каеннарны уллары итеп күрде микән соң әллә ул? Үткен карашлы, киң җилкәле егетләр иделәр, ди минем әбием аның улларын. Очларына караш җитми каеннарның да...
Инде тавышлар тынды дигәндә генә әллә нәрсә булды. Кинәт Хәтимәттиләр йортына кешеләр йөгерешә башлады. Без барганда, Габдуллаҗан абыйны җиргә сузып салганнар, аның кайсыдыр җиреннән кан сиптерә иде. Шул арада машина килеп туктады. Габдуллаҗан абыйны брезент түбәле машинага салып тиз-тиз алып та киттеләр.

– Ярый, агач өстенә аумаган, ботагы гына эләккән, – дип өметле итеп сөйләштеләр озатып калучылар. Янына хәл белергә баручылар алып кайткан хәбәрләр дә өметсез түгел иде.

Тик... катлаулы операцияне күтәрә алмаган Габдуллаҗан абыйның йөрәге. Аны иртән шул ук машинага салып алып кайттылар да, төш якынлашканда, җәһәт-җәһәт атлап, зиратка таба күтәреп киттеләр... Хәтимәттине киселгән каен төпсәләрен кочаклап бик озак елаган диделәр...

Шул көннән соң ул җеннәр белән яши башлады... Сыерын да, сарык­ларын да сатып җибәрде. Көн саен зиратка йөрде...

Ул төнне буран дулады. Туктаусыз капкаларны шыгырдатты. Өй түбәләрен какты. Ап-ак кар бөртекләре тыгыз һавада нидәндер куркынгандай бөтерелеп-бөтерелеп әйләнделәр дә безнең тәрәзәгә төшеп бәрелделәр. Алар кышкы пыяла сыман салкыннар иде. Мин, шул салкынлык аша караңгы күкләргә төбәлеп, Печер күле җеннәре турында уйлап яттым. Хәтимәттигә бүтән бер дә килмәсеннәр иде дип теләдем...

Ә иртән безнең тәрәзә каршыннан бүрек колакчыннарын төшерә-бәйли, көрәкләр күтәргән бер төркем ир-атлар үтеп китте.

Юлларны һаман кар себерә, буран әле басылмаган иде. Җил кар бөртекләрен җирдән күккә куалый, аннан өертеп киредән җиргә очырып төшерә... Урамда һаман салкын иде...

Ир-атлар алга авышкан көенчә кызу-кызу атладылар...

Алар Хәтимәттине зират яныннан табып алып кайттылар...

Бер кат ап-ак күлмәктән булган, дип сөйләделәр аны...

***

 Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,7 март 2019 № 9

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1970
11 Май 2020 10:05 1767
1 Июнь 2020 10:15 1138
ӨСКӘ