Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кадрия Идрисова кайсы җырчының әнисе?

30 Ноябрь 2015 3406
“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең чираттагы кунагы – Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәес кызы Идрисова.
– Хәерле иртә, Кадрия ханым!

– Хәерле, изге көннәр булсын барыбызга да!

– Бүгенге иртәгез нәрсәдән башланды?

– Иртән уяну белән “Аллаһы Тәгаләм, мине исән-имин уятканың өчен рәхмәт” дип өч мәртәбә кабатлыйм. Аннан гимнастика ясап алам. Гәүдәне хәрәкәткә китерәм. Кан йөрешен активлаштырырга кирәк. Күнекмәләр ясап алгач, иртәнге ашны әзерли башлыйм.

– Кадрия ханым, сезне без төрле дәүләт эшләрендә күрдек. Инде бүген Татар конгрессында эшлисез. Элекке эшегез белән хәзергесен чагыштырганыгыз бармы?

– Һәр эшемне яратып башкардым. 14 ел балалар бакчасы мөдире, 12 елдан артык Актаныш хакимият башлыгы урынбасары, 5 ел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшләре белән идарә итүче идем. Бүгенге эшем – шуларның дәвамы, ләкин зуррак масштабта, чөнки биредә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән дә эшләргә туры килә.

– “Ак калфак”ның асылы нидә?

– Татар халкына хас булган гореф-гадәтләрне дәвам итү. Бишек җырларыннан башладык без аны. Аннары, һәр бала үзенең шәҗәрәсен, үткәнен белергә тиеш. Әгәр агач тамырсыз икән, ул корый. Балалар гына да түгел, без үзебез дә шәҗәрәбезне булдырырга бурычлы. Шулай ук калфакның, түбәтәйнең, киемнәребезнең, бишекнең, комганның тарихын белергә тиешбез. Ни өчен калфакны сәхнәгә чыкканда гына киябез? Ни өчен татар халкы туган балаларын бишектә тибрәтми? Менә шулар өстендә эшлибез. Шунысы куандыра: бүген Балтач районында бишек ясаучыларның 100дән артык заказы бар. Милли киемнәребезне кире кайтару өстендә дә эшли башладык. Без боларны халыкка җиткерергә тиешбез.

– Буш вакытларыгызда нишлисез? Аңа вакыт каламы?

– Теләгең бар икән, барысына да җитешеп була. Теләк кенә кирәк.
Күңелемә чигү эшләре якын, бигрәк тә кулъяулык чигәргә яратам. Тарихи әдәбият белән кызыксынам. Ирем Азат Нургалиев белән татар спектакльләренә, концертларга яратып йөрибез. Бигрәк тә миңа фәлсәфәгә корылган әсәрләр ошый.

– Күпләр сезне җырчы, клипмейкер, “Ак чәчәкләр” телевизион фильмының режиссеры Алмаз Нургалиевның әнисе икәнлеген дә белеп бетермидер әле...

– Белгәне беләдер, белмәгәне юктыр... Безнең Алмаз төс-кыяфәте белән күбрәк әтисенә охшаган. Киленебез Алсу белән ике ул үстерәләр. Оныкларыбыз Йосыф белән Мусаның 2нче татар гимназиясендә укулары безнең өчен куаныч. Милләтебезнең асыл сыйфатлары: телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен кечкенәдән үк бишек җырларын, әкиятләрен, уеннарын өйрәтүгә юнәлеш бирәбез. Туган көнемдә Йосыф миңа теләк теләгәндә: “Әбекәй, хастаханәдә күп ятма!”, – диде. Аның “больница” сүзен татарча әйтүенә дә күңелем булды. Адәм баласына күп кирәкми.

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ