Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт нәрсәдә абынды?

18 Ноябрь 2016 1999
Казанның Кабан арты мәчете имамы, кыю фикерләре белән танылган Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең гыйльми комиссия аттестациясен уза алмады. Хәзрәтнең белем дәрәҗәсе түбән, имештер, ул хәтта Коръәнне дә дөрес итеп укый белми икән. Югары белеме дә юк. Ул Ислам динен кабул итүнең меңьеллыгы мәдрәсәсен тәмамлаган. Ә комиссияне бу гына канәгатьләндерми. Югары белем сораганнар.
Аттестациянең үзенә килгәндә, бу – имамнар өчен стандарт процедура. Ул ике елга бер тапкыр уздырыла. Кабан арты мәчете имамының белем дәрәҗәсе чыннан да түбәнме, әллә инде ул үзенең кайвакыт бик үк уйлап җиткермичә әйткән фикерләре корбаны булдымы? Соңгы вакытта бу турыда бәхәсләр күп...

ҮЗЕНЕКЕЛӘР БАТЫРДЫ

Сәетҗәгъфәр хәзрәтнең аттестация узмавына аның социаль челтәрләрдәге активлыгы берничек тә йогынты ясамады, ди комиссия әгъзасы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Комиссия андый мәсьәләләрне карамый, бары тик имамнарның гыйльми дәрәҗәләрен генә тикшерә, диде ул.

Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, аттестация комиссиясе әле ике ел гына эшли. Шуңа да Казан имамнары аны беренче тапкыр уза. Комиссия 2015-16 елларда Татарстан буенча 300гә якын имамның белемен тикшергән. Шуларның 15кә якыны аттестацияне уза алмаган.

– Пәйгамбәребез үзенең хәдис-шәрифләрендә безгә әйтә: “Без, мөселманнар, туганнан ләхеткә кадәр гыйлем алырга тиешбез”. Һәрбер имам, шәхсән үзем дә ике елга бер тапкыр аттестация узабыз, – дип сөйләп китте Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин. – Монда имамнарга күп сораулар бирелә. Бу – фикых, намаз алып бару, мәетне җирләү, Коръән уку һәм башка төрле гыйлемнәр. Гаҗәеп хәл, кайбер хәзрәтләр комиссиянең сорауларына җавап бирә алмый.
Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровны да Сәетҗәгъфәр хәзрәтнең белем дәрәҗәсе аптырашта калдырган:

– Ул Әбү Хәнифәнең бер генә хезмәтен дә атый алмады, Коръәнне гарәп телендә дөрес итеп укый белми, – ди Рөстәм Батров.

Сәетҗәгъфәр хәзрәтнең белеме түбән икән, ул ничек итеп бу көнгә кадәр әлеге вазыйфаны башкарган соң, дигән сорау туа... Әгәр бер нәрсәгә кысылмыйча, тыныч кына үз урынында утырса, бәлки узган да булыр иде... Хәзрәтне әйткән фикерләре харап итмәдеме соң? Сәетҗәгъфәр хәзрәт үз фикерләрен бервакытта да Диния нәзарәте белән килештермәде, диләр. Шуңа да мөфти ягыннан аңа карата шелтә һәм кисәтүләр моңарчы еш булган. Тик ул аларга колак салмаган.
Җәмәгать эшлеклесе, журналист Илнур Шакиров (исеме үзгәртелеп бирелә) болай ди:

– Сәетҗәгъфәр хәзрәтне махсус уздырмадылар дип уйлыйм. Әлеге аттестацияне яхшылап уздыра башласаң, күп хәзрәтләр үтә алмаячак. Бүген 1500 мәчетле Татарстанның 800 мәчетенә әзерлекле имамнар җитми. Миндә сорау туа: имам җитмәгәнлектән куелган элекке коммунист бабайлар динне бик яхшы беләме? Юк! Сәетҗәгъфәрдән гыйлемлерәкме алар? Иманым камил, юк! Шуңа да бу аттестацияне мөфтият үз сәясәтен алып бару өчен, белемле имамнарны чистарту өчен оештыра дип уйлыйм. Бүген Кабан арты мәчетендә 11 проект тормышка ашырыла. Бу – ятимнәргә ярдәм итү, ел әйләнәсендә лагерьлар, мәдрәсә оештыру, спорт бәйгеләре... Бүген Казанның күпчелек мәчетендә бу проектларның берсе дә эшләми. Ә кем эшли – шуны алып атмакчылар...

ВИДЕОКАМЕРАЛАР, СТРИПТИЗ ҺӘМ ЗӘҢГӘРЛӘР ДОШМАНЫ

Сәетҗәгъфәр хәзрәтнең җәмә­гатьчел­еккә чыккан беренче җәнҗаллы фикере 2013 елга карый. Кабан арты мәчете имамы ул вакытта Казанда танылган җырчы Элтон Джон концертына каршы чыкты. Моның сәбәбе – Элтон Джонның зәңгәрләр арасындагы мәхәббәт, гомосексуализмны пропагандалавы.

Шул ук елның октябрендә Сәет­җәгъфәр Лотфуллин Хэллоуинны тыю тәкъдимен әйтте. Хэллоуин бәйрәме – шайтан туе дип белдерде ул.

Бу елның июлендә имам социаль челтәрне үзенең бәддогасы белән шартлатты. Ул үзенең “Вконтакте” челтәрендәге битендә шәһәр урамнарындагы камера һәм фотоҗайланмалар куючыларны каргады. “Күзәтү радарларын кую, фото теркәү, машина номерларын төшерү белән шөгыльләнүче һәркемгә ләгънәт әйтәбез. Болар барысы да Россия законы һәм шәригать буенча тыелган”, – дип язды хәзрәт. Хәер, бер көн узганнан соң ул әлеге язмасын бетерде һәм ЮХИДИ җитәкчесе Рифкать Миңнеханов адресына гафу үтенеп хат юллады.

Сәетҗәгъфәр хәзрәтнең өчен­че тапкыр януына Резеда Ганиуллинаның Болгардагы Ак мәчет янында төшерелгән “Җаным” клибы сәбәпче булды. Имам җырчыга аны интернет челтәреннән алып ташларга киңәш итте. Кире очракта без моны Аллаһы Тәгаләдән сораячакбыз дип куркытты.

ҮЗ УРЫНЫНДА КАЛЫРМЫ?

Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллинны үз теленә хуҗа булмаган кеше итеп кенә күрсәтәсе килми, әлбәттә. Ул актив рәвештә хәйриячелек эшчәнлеге алып бара. Аның мәчетенә кереп теләсә кем тамагын туйдырып чыга ала. Гает бәйрәмнәрендә монда мохтаҗлар өчен ашлар уздырыла, корбан ите таратыла. Рамазан ае дәвамында ифтар чатыры эшли. Бу изге эшләрне Сәетҗәгъфәрнең әтисе Исхак хәзрәт башлап җибәргән иде.

Ә хәзер ничек булыр? Хәзрәт үз урынында калырмы? Диния нәзарәте каршындагы аттестация комиссиясе Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллинны Кабан арты мәчете имамы вазыйфаларыннан азат итмәсә дә, якын арада мәчеткә яңа имам билгеләнергә мөмкин. Бу – вакыт эше, диләр.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ