Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Көзен бакчаны казу кирәкме?

7 Октябрь 2016 1682
Агрономнар элек бу эшне мәҗбүригә санады. Соңгы елларда исә җирне көзен йомшарту зыянлы дигән фикергә килгәннәр.
Җир белгечләре фи­керенчә, туфракны тирәк итеп, җирнең астын-өскә әйләндереп казу грунтның төзе­лешен боза. Ә туфрак микроорганизмнары исә, гумус аркылы тирәнгә төшеп китеп, кислород җитмәүдән һәлак булалар. Моннан тыш, актарылган җирне җил “ашый”.

Әмма безнең халык моңа карап тормый. Чүп үләннәрен бетерү максатыннан, җирне әйләндереп капламыйча гына казып чы­га. Галимнәр, грунт су­ла­рына якын, балчыклы бакчаны көзен казырга кирәк дигән фикерне дә җиткерә. Моны көзге яңгырлар башланганчы эшләргә кирәк. Шулай да җирне 15 см дан да тирәнрәк казырга кирәкми.

Җиңел, көпшәк, ком­лы туфракны көзен казу­дан мәгънә юк. Иң яхшысы: тырмалап чыгыгыз.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Март 2020 12:35 2036
10 Март 2020 11:23 1517
23 Март 2020 13:07 1506
16 Март 2020 12:44 1449
ӨСКӘ