Язмалар исемлегенә күчү
– Үзем генә яшәмим мин монда, йорт иясе белән икәү без, – диде дә Әнисә апа, безнең көлемсерәп куюыбызга игътибар итмичә, сүзен дәвам итте. – Һәр йортта була ул, аның белән сөйләшергә, хәтта күченгәндә дә сак кына үзең белән алып китәргә кирәк, диләр. Менә мин дә иркәлим шул йорт иясен. Иремнең дә, балаларның да күзенә күренгәне юк аның. Барлыгын мин генә сизеп, белеп торам. Беренче тапкыр 20 еллар элек күргәнмендер үзен, балалар кечкенә иде әле. Төннең бер вакытында уянып китсәм, телевизор өстендә бер песи утыра. Ә безнең песи юк. Шулай итеп, күрдем дә моны, кире йоклап та киттем. Иртән торып карасам – телевизор өсте тулы балаларның вак уенчыклары, ник тә ник берсе урыныннан кузгалсын! Мондый очраклар тагын булгалады, йорт иясе миңа төрле рәвештә күренде…
***
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачыксыз.
“Күземә җен күренде, телевизорны кабызды, конфетымны ашады”
10 Ноябрь 2020 1148

Ирем белән ерак туганыбызга – Әнисә апа янына кунакка бардык. Өе болын кадәр, табыны мул, гөлләре шаулап үсә, үзенең энергиясе ташып тора аның. Баскан җиреннән ут чыгара. Үзе пенсиядә, 60 яшен тутырды, ире әле эшләп йөри, шуңа күрә Әнисә апа өендә көннәр буе берүзе. Табын артында сөйләшеп утырабыз шулай, өен мактыйбыз моның. Сүз артыннан сүз китеп, бу шаккатмалы хәлләр сөйли башлады. Түкми-чәчми язам, ни диярсез икән.
***
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачыксыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Лилия Заһидуллина