Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кәүсәрия Шәфикова: “Беркайчан башымны имәдем”

28 Январь 2019 932
Башкортстанда яшәп иҗат итүче, күңелгә үтеп керерлек, мәгънәле, матур шигырьләр язучы шагыйрә Кәүсәрия апа Шәфикованы туган җирендә генә түгел, Татарстанда да яхшы беләләр. Аның җырларын татар эстрадасының танылган җырчылары башкара: Айдар Галимов, Габделфәт Сафин, ИлСаф, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова репертуарында хит булып киткән җырлары шактый.
Әлеге шагыйрәнең язмышы аянычлы. Яшь ярымлык чагында кечкенә Кәүсәрия полиомиелит авыруына дучар булып, гомерлек инвалидка әйләнә. Шулай булса да, бу көчле рухлы ханым төшенкелеккә бирелми. Менә 42 ел инде аның шигырьләре матбугат битләреннән төшми. Башкортстанның данлыклы шагыйрәсенең ничек яшәп ятуы, ниләр иҗат итүе турында Кәүсәрия апаның үзеннән сораштым.

– Кәүсәрия апа, берсеннән-берсе матур шигырьләр иҗат итеп, укучыларыгызны сөендереп торуыгызга зур рәхмәт! “Акчарлак” укучылары арасында да сезнең иҗатка мөкиббәннәр шактый. Андыйлар сезнең турында кызыксынып тора, тормышыгыз турында язуыбызны үтенә. Әйтегез әле, кечкенәдән инвалид коляскасында утырырга мәҗбүр булган олы йөрәкле ханым яшәргә, шигырьләр иҗат итәргә каян көч ала?

– Ходай Тәгалә миңа авыр, аянычлы язмыш язган булса да, бу турыда күптән онытып, бөтен барлыгым белән шигърияткә чумган кешемен. Аллага шөкер, иҗат ягыннан бәхетем чиксез зур, шигырьләрем, нәсер, хикәяләрем газета битләрендә басыла, җырчылар җырларымны башкарып тора. Әле композитор Наил Шәймәрданов белән бергәләп иҗат итүебезгә 20 ел тулу уңаеннан 12 апрель көнне Уфаның Нефтьчеләр сараенда бик матур кичә дә үткәрдек. Шулай янып-көеп иҗат иткәндә, иҗатыңны бәяләгәндә, үзеңнең физик халәтең турында уйларга вакыт та калмый. Минем язмаган көнем юк, көн дә нидер сырлап куярга тырышам. Дөрес, соңгы дүрт ел эчендә кулыма ручка тотып яза да алмый башладым, бу минем өчен чын җан фаҗигасе булды. Әмма Ходайның әлеге сынавы белән дә килешергә туры килде. Хәзер шигырьләремне, әсәрләремне үзем әйтеп торам, мине караучы Зифа ханым компьютерда баса. Чыгышы белән Бүздәк районыннан ул, социаль хезмәткәр буларак икенче ел инде минем белән яши. Ул миңа тормышта да, иҗат эшендә дә нык ярдәм итә. Үзем бит берни эшли алмыйм: хәтта кашык тотып ашап та булмый. Миңа шулай ярдәм иткәне өчен аңа Ходайның рәхмәте яусын.

– Үзегез янына килеп яшәрлек караучыны табу кыен булдымы?

– Әйе. Караучы эзләү турында игълан бирсәң, шалтыратучылар күп үзе. Әмма арада: “Фатирыңны миңа яздырасыңмы?”, “Өч балам белән кертәсеңме?”, “Ирем каһәрли, аннан китәр идем” диючеләр була. Арада картлар яки артык яшьләр дә очрый. Мине озакка ялгызымны калдырып булмый, шуңа бик түзем кеше кирәк. Әмма китүчеләрнең берсе дә: “Кәүсәрия апа, синең белән килешеп булмый”, – димәде, йә кияүгә киттеләр, йә башка шәхси сәбәпләре булды. Зифа – унберенче караучым, сезнең белән сөйләшкәндә ул телефон трубкасын тотып тора.

– Авырлыклар кичереп яшәсәгез дә, тормышны, яшәүне яратуыгыз күзләрегездә чагыла.

– Мин тормышка, табигатькә үлеп гашыйк кеше. Язгы мизгелне күзәтеп туя алмыйм: ачылып килгән яфрак­ларны күземне алмыйча күзәтәм, табигатьнең яшәрүенә сөенеп туя алмыйм. Хәлемнән килсә, көннәр-төннәр буе урамда утырыр идем. Дөрес, урамдагы яшьләрнең сыра эчеп, тәмәке тартуы гына бөтен күренешне боза, алар өчен эчем поша.

– Җыр текстларын күп язасызмы һәм аларның барысы да җырланамы?

– Айга өч-дүртне язам. Аларны сораучылар күп, утызлап композитор белән элемтәдә торам. Дөрес, күбрәк Наил Шәймарданов белән эшлибез, ул кайчакта шигырьләрне гел үзенә генә бирергә дә куша. Әмма мин аны тыңламыйм, чөнки икенче бер композитор башкачарак яза бит. Тик шунысын тәгаен беләм: Наилгә бирелгән җырларым барысы да җырлана, киштәдә тузан җыеп ятмый.

– Сер булмаса, әйтегез әле, җыр текстлары өчен акча түлиләрме?

– Соңгы елларда Авторлар җәмгыяте бик шатландырмый, гонорарлар аз түләнә. Яшерен-батырын түгел, композиторлар миннән җыр текстын бушка алалар да, көен язгач, әзер җырны сатып җибәрәләр. Әлбәттә, аннан миңа өлеш чыгармыйлар. Элек Авторлар җәмгыяте елына 20-30 мең сум гонорар җибәрә иде, узган ел 6 мең сум гына килде. Бүгенге заманда акча түгел бит бу! Шуңа да, кайчакта әллә композиторларга 2-3 меңгә сатып бирим микән дип тә уйлап куям хәтта. Дөрес, Наил Шәймарданов мине онытмый, апрельдә узган кичәдә дә 35 мең сум бирде.

– Ә җырчылар арасында акчалата ярдәм итүчеләр юкмыни?

– Мине хөрмәт итеп, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразов­аларның акчалата ярдәм иткәне булды. Шигырь китапларын бастыру өчен акча кирәк чаклар булса да, үземнең соранып йөргәнем юк. Соңгы 4-5 ел эчендә язган шигырьләрем китапка кермәгән көе яталар, җырлар китабы чыгару турында да хыялланам...

– Пенсиягез дә күп түгелдер?

– Күптән түгел пенсияләр артып, 13 меңгә җиткерделәр. Әмма бу да күп акча түгел, тәмле ашыйсы да, әйбер аласы да килә. Зарланып әйтүем түгел, тормышымнан, иҗатымнан канәгатьмен. Администрациябез дә хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яши, башымны түбән ияргә ирек бирмиләр. Мин үзем дә көчле характерлы, зур ихтыяр көчле кешемен. Беркайчан да башымны имәдем һәм имәячәкмен дә.

– Җырчылар җыр текстындагы сүзләрне үзгәртеп җырласа, ачуыгыз киләме?

– Минемчә, моңа күбрәк композиторлар сәбәпче. Әлбәттә, сүзләремне үзгәртеп, бозып җырлауга мин катгый рәвештә каршы. Чөнки нәрсә язганын шагыйрь үзе генә белә. Хәзер татарча юньләп белеп тә бетермәгән композиторлар бар. Андыйлар нидер үзгәртсә, мәгънә шактый үзгәрергә мөмкин.

– Инвалид булсагыз да, тиң ярыгызны табып, кияүгә чыгуыгызны да беләбез. Ирегез янәшәгездәме?

– Никахлы ирем Рәфис Мөхәм­мәтдинов та шигырьләр яза, иҗат кешесе. Бер фатирда яшәмәсәк тә, күршедә генә гомер итәбез. Ул да беренче төркем инвалид, үзен караучы бер ир белән яши, Аллага шөкер, икебезгә дә администрация фатир бирде. Бергәләп мәдәни чараларга йөрибез, безгә аерым урыннар калдыралар. Аеруча Казан ягыннан килгән, чын татарча сөйләшүче артистларны сагынып көтеп алабыз.
  
– Аның белән ничек кавыштыгыз?

– Шигырьләремне газетадан укып, ул мине үзе эзләп тапты. Инвалидлар һәрвакыт аралашырга үзләре кебек кешеләр эзли бит. Ул миннән яшьрәк, миңа – 63, аңа 52 яшь. Башта хат языштык, ул вакытта мин әле авылда яши идем. Яңавылга күчеп килгәч, очраштык һәм кавыштык. Аның иҗат кешесе булуы зур роль уйнагандыр. Гаилә коруыбызга 21 ел инде. Башта бергә яшәдек, хәзер дүртенче ел инде күршеләр булып яшибез, һәрвакыт элемтәдә торабыз.

– Авырткан җирегезгә кагылсам, гафу итегез, сезнең авыру дәвалап булмаслыкмыни?

– Бик күп операцияләр кичердем, дәваландым, әмма файдасы гына тимәде. Хәзер корсет киям, көне буе коляскада утырам.

– Ярдәм итәрлек туганнарыгыз бармы?

– Аллага шөкер, бертуган сеңлем Илгизә күршемдә генә яши, юындырырга керә, бик булыша. Аның улы Илдарга да рәхмәтем зур, коляскамның тыны чыкса да, аны чакырам.


Архивтан / 11 май 2012 ел / 19 нчы сан
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Рәзилә Рәсим

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ