Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Күршеләргә ут салма" дип, Ходайдан елый-елый сорадым"...

1 Август 2013 1760
3 июль көнне Балтач районы Алан авылында коточкыч янгын чыгып, тиз арада җиде хуҗалыкны ялмап ала: дүрт хуҗалыкның каралты-курасы кара күмергә әйләнсә, өчесе нигезе белән үк юкка чыга. Янгын мәйданы якынча 600 квадрат метр­ны тәшкил итә.
Халыкның күз яше әзрәк кипсен дип, Аланга бармый тордык. Без барган көнне исә, чиләкләп яңгыр койды. Их, шул көнне яуган булсаң икән син!

“Алты кеше өчен мин янам"

Каршыбызга очраган бер абзыйдан янгыннан зыян күрүчеләрнең кай-тирәдә яшәвен сорагач, авыр гына сулап: “Менә бу урам,” – дип, төртеп күрсәтте. Мәктәп урамының пычрагын ера-ера, шул якка таба атладык. Урамда төзелеш гөрли: тулаем янучыларга районның өч оешмасы кирпечтән өч йорт сала башласа, каралты-куралары янган хуҗалар да тик ятмый, аларда да эш кайный.

Йортсыз калган ике гаилә вакытлыча туганнарына сыенса, янгын чыккан Галимуллинар гаиләсе шул урамдагы кеше яшәми торган өйгә күченгән булып чыкты.

Йорт тирәсендә йөрүче 10 яшьләр тирәсендәге малай, үзләренә таба ят кешеләрнең якынлашуын күргәч, тиз генә кереп, әбисен чакырып чыкты. Килене белән улы фермага сыер саварга киткән, дәһшәтле көн вакыйгаларын безгә Люция апа Галимуллина бәян итте:

– Нәрсә әйтим, оланнар?! 70 яшемә якынлашканда мондый зур кайгыны күрербез дип уйламадым. Бер кешегә дә ут салмадык. Дөрес, гаепне бездән күрәләр инде, бездән ут чыккач, бернәрсә дә әйтә алмыйбыз. Гөрләп торган утка да кереп булмады, карап торып яндырдык... Алты кеше өчен мин янам, мин, – диде дә, йөрәге түрендә утырган зур кара ташны чыгарып булмасын аңлап, Люция апа елап җибәрде. Аның бу халәтен күреп, уңайсызландык, кызгандык үзен. Шунда ук күз яшьләрен сөртеп сүзен дәвам итте ул:

– Яна башлагач: “Ходаем, коткар, күршеләргә генә зыян салма, зинһар”, – дип алар өчен елый-елый ялвардым. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый диләр, Аллаһы Тәгалә тарафыннан язган сынау булгандыр инде. Малаем эчкәли, шуңа да гаеплиләр безне. Эчкән кешене кем яратсын?! Тик ул көнне үзе дә йоклап ята иде ул. Олы онык җиләк җыярга киткән, уртанчысы компьютерда уйнап утыра, биш яшьлек оныгыбыз урамда уйнап йөри иде. Аннан каты гына сорау да алып маташтылар. Утны балалар саксызлыгы аркасында чыккан дип баралар, төгәл сәбәбен ачыклый алмадылар бугай әле... Мин үзем ул кичтә ятып тора идем, килен дә өйдә. Күршебез: “Люция апа, янасыз”, – дип кереп кычкыргач, йөгереп урамга чыктык. Лапас түбәсе яна иде, шул арада ут яшен тизлегендә бөтен каралты-кураны әйләндереп алды...

Галимуллинар йортыннан суыткыч белән туңдыргычны гына алып чыгарга өлгерәләр. Абзарларындагы сыерлары, бер яшьлек һәм ике ел кышлаган үгезләре, алты сарыгы, кош-корты янып көлгә әйләнә. Бары казлары гына су буена куылу аркасында исән кала.

Саубуллашкан вакытта Люция апа: “Башка берәүгә дә бер сүз әйтмәм дигән идем, хәер, дөресен генә сөйләдем бит, нәрсәсен яшерәсең”, – дип моңсу гына озатып калды безне.

Янгын чыккан йортның ут күршеләре Энҗе Зәйнуллиналарның да йорт-җирләре кара күмергә әйләнгән. Тормыш иптәше Фаил һәм улы белән бәрәңге бакчасы утап йөргәндә, күршеләре Раиф Галимуллин киртәсеннән төтен күтәрелүгә игътибар итә алар. Бакча башыннан йөгереп төшкәнче, утның зәһәр телләре үзләренең хуҗалыгына да сузыла.

– Әзрәк кенә җил чыкса, бөтен авыл белән бетә идек. Җитмәсә, урман авылга терәлеп үк тора. Өйгә кереп документларны гына алдым. Гаражда машина, иремә “чыгар!” дим, “Ачкыч өйдә бит”, – ди. Тимер табып ачарга да баш эшләми. Әле дә хәтер буталып китә. Бу хәлләрне кичерергә дошманыңа да язмасын! –диде ул күз яшьләрен чак тыеп.

– Без сугышны кинолардан гына күреп белә идек, менә шундагы мәхшәр булды бу. Ут берәүнең йортына, икенчесенең лапасына, өченченең келәтенә кунып, елан рәвешендә хәрәкәт итеп йөрде. Ничек шуны күреп акылдан шашмадык икән?

Зәйнуллиннардан соң, нигезләре кап-кара җир белән тигезләнгән икенче хуҗалык – Хәлил Рәхмәтуллинның киленнәре Алсу белән сөйләштек:

– Без моңа әзер идек. Галимуллиннар хуҗалыгында бу инде өченче очрак. Йорт хуҗасының саксызлыгы аркасында, берничә ел элек ишегалдында печәннәре янды, тәмәке төпчеген теләсә кая ташлап йөри торган гадәте бар аның, эчкәли дә. Икенче юлы бәдрәфтә балалар кәгазь ягып утырганнар. Ә монысы исә бөтенләй аяктан екты.

Шәмәрдәннән кунакка дип төштек. Килендәш: “Әйдә, җиләк белән чәй эчәбез, – дип, чәй ясады. Бер йотым да эчәргә өлгермәдек. Күрше малае йөгереп керде. Сүзен әйтә алмый, кулы белән генә болгана. Әбигә документларны алырга куштым да, аны җитәкләп чыгып чаптым. Кире кереп сандык алганмын, капка аратасын алып атканмын. Аңа ничек көч җиткән?

Бөртекләп җыйган малы санаулы минутлар эчендә юкка чыга бу нәселнең. Эш өчен бөтен кирәк-яраклар тулган пилорама, 100 баш (!) умарта дөрләп яна. Икенче көнне исән калган бичара бал кортлары җиргә кайтып саралар.

Авыл кешесенең төп байлыгы – каралтыда

Йорт-җирләре тулаем янып беткән хуҗалар белән очрашып сөйләшкәннән соң, каралты-курасыз калганнарның да хәл-әхвәлләрен белештек.

Янгын сүндерүчеләрнең вакытында килеп, зур тырышлык күрсәтүе аркасында гына ут чылбырының бер очы Кави һәм Рәйзәлә Фәләхиевлар хуҗалыгында туктатыла, ләкин ут телләре абзарларын ялмап алырга өлгерә. Без капкадан кереп сүз дәшүгә, Рәйзәлә апа үксеп елап җибәрде, ә Кави абый исә бөтенләй әңгәмәгә кушылмады – янгыннан соң авырып, “Йөрәк инфаркты алды халәте” диагнозы белән хастаханәдә ятып чыгуына өч кенә көн икән.

– “УАЗ” машинабыз белән печәнгә киткән идем (Рәйзәлә апа рульдә үзе йөри – авт.). Кайтканда ургылып төтен чыкканы күренде. Мәктәп, амбар, гараж тирәләре микән дип уйлыйм. Таудан төшкәч, безнең як икәне аермачык күренеп тора. Көчкә кайтып туктадым. Йөгереп булмый, ирем хайваннарны чыгара. “Беттек, беттек, бар, документларны ал!” – ди. Документлар өстә тартмада гына тора, шуны алып кына булмый бит. Шул арада ут безгә килеп җитте. Ничек кирәк, шулай документларны кочаклап чыктым. Әйберләрне чыгарышырга дип кергәннәргә: “Харап буласыз, чыгыгыз!” – дип кычкырдым. Тәрәзәне коеп төшереп, кайбер җиһазларны урамга ыргыттылар. Савыт-сабалар кырылды, шифоньер ишелеп төште, Коръән китап­ларын, Һәфтияк-Шәрифне тотып, “Йә, Ходаем, безне сакла!” – дидем... Икенче көнне эшләргә бернәрсә юк, көрәге, сәнәге дигәндәй. Авыл кешесенең төп байлыгы – лапаста бит.

Рәйзәлә апа белән сөйләшеп утырганда, ихатасыз калган күршесе Гөлнара Галиева килеп керде:

– Ел саен абзарыбызга карлыгач оялый иде, быел килделәр дә, киттеләр генә. Иптәшем: “Хәвеф-хәтәргә булмасын бу”,– дип уйлап кына куйган идем, ди. Менә нәрсә булды.

Бу кичне өйдә җиләк чистартып утыра идек. Урам эче ап-ак булды, томанмы соң дип уйладым. Атылып урамга чыктым да, янгын дип чаң сугарга йөгердем, өй телефоныннан 01гә шалтыраттым, әмма сүземне әйтә алмадым. Документларны да, өйне дә уйламыйм, безгә дә килер дигән уй да юк. Тораташ каттым, кешеләр безнең өйдән әйберләрне чыгарырга керделәр. Кер юу машинасын, титанның төбеннән кисеп алганнар. Икенче көнне капчык-капчык савыт-саба түктек. Ярый, өй калды. Ничә буын җыйган байлык бит ул. Икенче көнне җыештыргач, кереп яттык та, “Гариф, ярый караватларыбыз бар, Энҗеләрнең бернәрсәсе юк бит”, – дидем. Алты яшьлек кызыбыз Зәйнәп әле яңа гына еламыйча йок­лый башлады. Ә күрше урамда торучы бер кечкенә сабый бу якка килә башлау белән: “Пеш итә”, – дип шыңшый икән. Балалар өчен дә бик зур стресс булды бу.

Галиевларның ике яшьлек үгезләрен чыгара алмыйлар, ут эчендә бик каты акырып янган тавышын гына ишетәләр мескен хайванның...

Ут чылбырының икенче соңгы ноктасы тукталган йорт хуҗасы Гайнетдин Нәбиев абыйны капка төбендә тәмәке көйрәтеп утырган җирендә очраттык.

– Ут безгә килеп җиткәч, бик нык сак­ладылар инде. Шуның аркасында гына йортыбыз исән калды. Абзар белән келәт юкка чыкты. Келәттә узган елдан калган дүрт тоннага якын ашлык бар иде, – дип артык хискә бирелми генә, үзен тыебрак сөйләп китте яңа танышыбыз. – Хайваннарны чыгарырга өлгердек үзе, тавыклар гына чыга алмады.

Хәзерге вакытта бер сыер күршеләрендә булса, калганнарына ишегалдында кечкенә генә утар ясап куйган хуҗа кеше. Төзелеш материалын каян табып бетерермен дип баш вата ул, кредит артыннан йөрүне дә озакка сузыла торган эш дип бәяләде.

– Абзарыбыз иминиятләштерелгән иде, ләкин аның акчасы да дүрт-биш айсыз булмый бит әле. Бер елны хайван үлгәч тә, биш айдан соң гына килде, – диде сүзен төгәлләп.
Кичке тугызынчы яртыда кабынган ялкынның төнге икеләрдә дөрләп януы кими. Шулай да, иртәнге сигездә дә янгын сүндерү машиналары һаман эшләрен дәвам итәләр. Зәйнуллиннарның янмый калган йортларының бер почмагына кызулыктан иртәнге сәгатьләрдә яңадан ут та каба хәтта.

“Кызыл әтәч”тән зыян күрүчеләр авылдашларының, район халкының ярдәмчеллеген кат-кат, елый-елый искә алалар. Хезмәттәшләр, дус-туганнардан тыш, бер белмәгән кешеләр дә бик күп иганә ярдәме күрсәтә. Янгын көнне районның һәр тармак җитәкчесе биредә була, ашыгыч ярдәм хезмәте кизү тора. Икенче көнне исә Балтач районы башкарма комитет рәисе Шакиров Рамил Илдус улы белән Алан авыл советы рәисе Хәкимов Сәйдәш Шәмси улы җитәкчелегендә җыештыру эшләре оештырыла.

Җитәкче фикере

Әлеге янгынның төп сәбәбен ачык­лау йөзеннән Балтач муниципаль районының күзәтү эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Әхәтов Рәдиф Рифат улы белән сөйләштек:

– Янгын чыгу буенча барлык версияләр дә каралып, өйрәнү өчен экспертизага җибәрелде. Әгәр ут сәбәпчесе – тәмәке төпчеге икән, ялкын күтәрелү өчен озак вакыт кирәк. Мәгълүм булганча, Аланда янгын мизгел эчендә җиде йортны камап ала. Ә яшен сугудан дип карасак, бу вариант та Киров өлкәсендәге Гидрометеорологик үзәк тарафыннан кире кагылды. Ут төртү күренешләре күп очракта төнлә була. Аландагы янгынның төп сәбәпчесе – балалар шуклыгы дигән нәтиҗә ясалды һәм әлеге мәгълүмат Прокуратурага тапшырылды.

Соңгы сүз

“Карак алса – берне ала, ут алса – бетереп ала”, – дип белми әйтмәгән борынгылар. Көнкүреш җиһазларыннан, кыска ялганыштан, йә булмаса шәхси саксызлык аркасында килеп чыккан янгыннар турында ишетеп, күреп торабыз. Шундый хәлгә юлыкмабыз дип, кайсыбыз әйтә ала, йә? Алла сакласын! Ә бу зур кайгыны үз башыннан кичергәннәргә күркәм сабырлыклар бирсен!

Янгын чыккан авылда Нәзилә ХУҖИНА, Чулпан ШАКИРОВА булып кайтты
Казан – Балтач – Алан – Казан
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2574
15 Июнь 2020 11:42 1550
ӨСКӘ