Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Күпме салым түлисең, бичара халкым?

20 Ноябрь 2019 338
Мәскәүдә премьер-министрның социаль сәясәт буенча урынбасары Татьяна Голикова тәкъдиме белән оештырылган Совет бар. Совет сүзен аңлыйсыз инде: ул киңәш дигәнне аңлата. Менә шул Советка төрле белгечләрне җыеп, халыкның хәлен яхшырту турында киңәшәләр икән. Мәскәүләрнең бер җайсыз ягы бар: алар нәрсәгә каршы көрәшсә – шул арта. Менә карагыз: хәерчелекне киметәбез дип тотындылар, фәкыйрьләр саны чүпрә кебек кабара. Демографик кризиска каршы көрәшәбез дип Милли проект уйлап чыгарганнар иде, безнекеләр чалгы белән кырылган кебек кими башлады. Сосновский балтырганына каршы көрәш игълан иткәннәр иде – акча бүленде, әмма балтырган үзенең таралу темпларын арттырды.
Менә шул Советта күптән түгел генә “ялгыз өлкәннәрне дәүләт тәрбияләргә тиеш” дип үзара сөйләшкәннәр. Өлкәннәрнең хәле ничек булачагын чамалыйсыздыр инде. Монда дөрес аңларга кирәк: “Дәүләт – без ул” дип күкрәк кагарга яраткан чиновниклар ялгыз картларның астын җыештырып йөрергә чыкмаячак, билгеле. Алар бюджеттан бу максатларга акча бүлеп бирәчәкләр. Моның өчен акчаны сезнең белән безнең кесәдән алырга ниятлиләр икән, имеш. Бу хакта профессиональ бухгалтерларның “Зарплата” дигән журналы хәбәр итә. Теге Советка җыелган акыллы белгечләр, хезмәт хакыннан тотып калына торган иминиятләштерү взносын 1 процентка арттырырга кирәк, дип үзара сөйләшкәннәр. Безнең күбебез, үз кесәбездән чыгарып түләмәгәч, хезмәт хакыннан күпме салым тотылуын да белмибез. Бик акыллы булып йөргәннәребез 13 процентлы керем салымын гына бераз чамалый. Тик ул салым хезмәт хакыннан каерылып алынган акчаның бик кечкенә бер өлеше генә шул...

***
Язманы "Акчарлак"газетасының яңа 46 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Булат Хаков

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1430
ӨСКӘ