Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Күпме кеше рәнҗеде, капкаларымны ватып бетерделәр.."

6 Август 2020 1287
Әйтәсе килгән сүзеңне өздереп әйтә алмый яшәүдән дә газаплы ни бар?! Нахакка рәнҗетелгәннәр бу халәтнең никадәр авыр икәнен белә. Апас районында яшәүче Әфрәим абый Шәйхуллинның да “зар келәте” буш түгел. Балта остасы, меңнән артык ат дугасы, 55 чана, 12 арба ясаган кеше ул. Әфрәим абыйның борынгы чаналары хәтта Болгар музеенда да урын алган.
– Агачны бөгү авырмы, Әфраим абый? Аның технологиясе белән таныштырыгыз әле.

– Су буенда 15 дуга сыярлык агач “пешерә” торган мичем бар. Юеш агачны шунда пешергәннән соң махсус станокта бөгәсең дә киптерергә элеп куясың. Авыл башында яшәгәч, җайлы. Елгасы да, басуы да янәшә генә, урыны да иркен. Каршыдагы менә бу басманы да 11 ел буе сугам. Яз көне салам, көз җиткәч алып куям. Хәзер, насыйп булса, сүтелмәслек итеп, җайлы итеп ясап куярга ниятем бар.

– Күперләр төзү эше сагындырамы?

– 14 күпер төзедем, арада 40 метрлылар бар иде. Кече Бакырчы күперенә Казаннан ракета установкасы алып кайтып куйдык. Беренче ясаган күпер Урта Балтайның
үзәгендә, бик зур булган иде анысы да. Үзем 23 ел кранда эшләдем, аннан куып чыгардылар...

– Тик торганда кешене эштән куып чыгарып буламы?
– ...

Әңгәмәне тулысынча бүген чыккан яңа саннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Ноябрь 2020 10:35 2152
16 Ноябрь 2020 09:59 1550
19 Ноябрь 2020 10:02 1478
9 Ноябрь 2020 11:10 1364
ӨСКӘ