Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Күп көлү йөрәкне бетерә”

12 Апрель 2019 562
1 апрель көнендә халыкта бер-берең­не алдау, шаярту гадәткә кергән. Кем­недер директор чакыра дип җитәкче янына кертеп җибә­рәбез, кемнедер синең янга килгәннәр дип урамга озатабыз. Ислам дине исә ялганлауны тыя. Ә менә бу көнне шаяртып алдарга ярыймы? Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән шул хакта сөйләштек.
– Көлке көлә килә, арттан куа килә, диләр. Ислам дине буенча шаяртып кешедән көләргә ярыймы?

– Мәзәкнең урыны, чамасы, рәве­ше булырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) мәзәкләре бил­геле. Алар хәтта бер китапка туп­ланган. Бервакыт Расүлебез янына бер әби килә дә: “Йа Расүлуллаһ, миңа җәннәткә керергә дога кылыгыз әле”, – ди. Пәйгамбәребез: “Әбиләр җәннәткә керми”, – дип җавап кайтара. Хатын борылып чыгып барганда Әбүбәкер Ситдикны очрата. Ул әбинең хәлен сорашкач, тегесе барысын да сөйләп бирә: “И, әби, Пәйгамбәр мәзәкләгән. Җәннәткә кергән вакытта бөтен кешенең яше 33тә була”, – дигән. Расүлебез дә мәзәкләп сөйләшкәч, тормыш мәзәксез бармый инде. Әмма ул кешене әхлаксызлыкка этәрә торган булмаска тиеш. Гомумән, мәзәк тормышта күп авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Әйтик, ир белән хатын арасындагы конфликт үсеп килгәндә бер мәзәк сүз әйтеп куйсаң, каршылык тиз генә чишелеп китә. Тик моның өчен ике якның да мәзәкне аңлый торган кеше булуы шарт. Әлбәттә, мәзәкне тиешле урында кирәкле итеп куллана белү бик зур сәләт һәм хикмәт таләп итә. Икенчедән, мәзәк киеренкелектән арынырга ярдәм итә. Каюм Насыйри “Кырык вәзир” дигән әсәрендә: “Егетлек – ун өлеш, тугызы – хәйлә, берсе – көч”, – ди. Егетлекне мәсьәләне хикмәт белән чишә алу дип аңларга кирәк. Проблеманы “йодрык белән менеп төшәм, кычкырам, сүзгә күмәм” дип түгел, ә тугыз өлеш хәйлә кулланып хәл ит. Моңа хикмәт тә, хәйлә дә, йомшаклык та, матур сүз дә, бүләк тә һ.б. керә. Шуларны файдаланып та мәсьәлә чишелмәсә, көч кулланырга рөхсәт ителә.

– Хәзер тормышта мәзәк күп, халык җиңеллек эзли. Бу уңай хәлме?

– Дөрестән дә, кайдадыр өч кеше җыелышса да мә­зәк сөйли башлыйлар. Кеше гайбәтенең дә мәзәк ягын искә ала­лар. Күп мәзәк сөйләнгәч, тормыш бик авыр түгел икән дигән уй да туа. Ләкин Расү­лебез үзенең хәдисендә: “Күп көлү йөрәкне үтерә”, – ди. Хәт­та медицина галимнәре дә бу хәдисне тикшереп, чамадан тыш көлүнең кардиология авырулары китереп чыгаруын, йөрәкне үтерүен ачыклаган. “Камеди Клаб”, “Уральские пельмени” һ.б. чыгышларын, аларның тозсыз сүзләрен халык эче катканчы көлә-көлә карый бит. Болар йөрәккә дә, әхлакка да, әдәпкә дә тискәре йогынты ясый.

– Чамасын ничек белергә соң?

– Кешене көлдерү сирәк һәм кирәк урында булсын. Ул хәтта бер сүз яки бер җөмлә генә дә булырга мөмкин. Берәрсенең авызыннан мәзәк кенә чыгып торса, бу аның үзен дә, башкаларны да хәерлегә алып бармый. Пәйгамбәребезнең ничәмә-ничә мең хәдисләре бар, ә мәзәкләре бер дистә генә. Ни кызганыч, хәзер мөселман кешеләре дә җыелышкач, мәзәк сөйлиләр. Кайчак аның эчтәлеге оятсыз була, дингә каршы да килә әле. Бу – кешенең иманына зәгыйфьлек китерә, тел гөнаһларына кертә. Гайбәт итеп сөйләмәсәң дә, Расүлебез: “Тиешсез мәзәктән тыелган кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттән урын бирер”, – ди.

– Эстрада сәхнәсе билдән түбән мә­зәк белән тулган. Бу аларны сөйләгән ке­шеләрнең динсезлегенә ишарәлиме?

– Татар халкы мөселман дибез, тик ни өчендер татар мәзәкчеләренең сөйләгән сүзләре, сез әйтмешли, билдән түбән. Рус мәзәкчеләрен тыңласаң, әллә нинди темаларга чип-чиста мәзәк сөйлиләр. Моңа мисал – Аркадий Райкин. Аның һәр мәзәген өлге итеп алырлык, һәр сүзендә мәгънә бар. Бездәге мәзәкчеләрнең дәрәҗәсе түбән булуы аптырашта калдыра. Алар интеллектуаль яктан бөек булырга тиеш, мәзәк белән дә гыйлем бирергә була лабаса.

– Кеше көлдерү өчен ирләр – хатын-кыз, әби булып киенеп чыга. Дин буенча ир­ләргә – хатын-кыз һәм, киресенчә, ха­тын-кызларга ирләр киеме кию тыела бит.

– Элек театрларда хатын-кызларга сәхнәгә чыгуны дин тыйган. Аларның рольләрен ирләр башкарган. Шуңа да ирләргә уйнарга ярый инде. Алар бит образ гына тудыра. Ләкин нәрсә сөйләүләре мөһим. Ни кызганыч, безнең мәзәкчеләргә, нинди генә кыяфәттә чыксалар да, гыйлем, укымышлылык җитми.

– 1 апрель – Көлке көнендә шаяртыр­га ярыймы? Ни дисәң дә, кешене үпкә­ләтергә, куркытырга да мөмкинбез бит.

– Шаярткан очракта да кешене алдарга ярамый. Әйтик, берәр хезмәткәргә “сине отчетларың белән директор чакыра” диләр, теге ышанып кереп китә, ә җитәкче чакырмаган була. Бу – ялган, кешене мәсхәрә итү, урынсыз шаярту. Чөнки кешеләрнең арасы бозылырга, кемдер үртәлергә мөмкин. Һәркем дә мәзәкне кабул итми. Аллаһы Тәгалә: “Әй, иман китергән бәндәләр, бер-берегезне мәсхәрәләмәгез. Мәсхәрәләнгән кеше Аллаһы Тәгалә тарафында сезгә караганда да хәерлерәк булырга мөмкин”, – ди. 1 апрель – Көлке көне дип, аны мәсхәрә көненә калдырмыйк. Бервакыт “Мунча ташы” театры директоры Гамил Әсхәдулланы очраткач, хәлләрен сорадым. Ул: “Кешене көлдерәбез, әмма кеше көлдермибез”, – дигән иде. Кеше түбәнсетмәү, рәнҗетмәү мөһим. Ә җор, шат күңелле булу, елмаеп йөрү тормыш бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Бер-берегезгә елмаю – сәдака”, – дигән. Психологлар да иртән торгач елмаерга киңәш итә, шул чагында көнең дә уңышлы була дип ышандыра алар.

– Кеше көлдерәм дип башка берәү булып кыланырга ярамыймы?

– Диндә шундый бер кагыйдә бар: ишарә белән генә берәрсен тасвирласак, әйтик, фәлән кеше булып чатанлап йөреп күрсәттек, ди, бу гайбәт хөкеменә керә. Моны истән чыгарырга ярамый. Ә инде кешенең гайбәтен сатмыйча, аны мәсхәрә итмичә, сөйләшкәндә сүзгә ачыклык кертү өчен генә кемдер булып күрсәтергә ярый, тик бу аның кимчелеген ассызыклауга әйләнергә тиеш түгел. Спектакльләрдә исә пәйгамбәр булып уйнарга ярамый, башка рольләргә керергә рөхсәт ителә.

– Сатира – тормышның көзгесе, диләр. Тәнкыйтьләп төрттерергә, карикатура ясарга мөмкинме?

– Без мәктәптә укыган елларда һәр сыйныф стена газетасы чыгара иде. Институтта укыганда да егерме метрлы стенгазета чыгарганыбыз истә. Мәктәптә шул газетага тәртип бозган укучыларның карикатурасын да ясый идек. Бер ай эленеп торгач, егет-кызлар үзләрен күреп оялалар, тагын эләгүдән куркалар иде. Карикатураны ноктасына туры китерсәң, тәэсире бар. Ә инде кеше аңа лаеклы булмыйча, уйдырма аркасында яла ягылган икән, бу – авторның хатасы, гөнаһ санала. Ул тиешсезгә кешене кимсеткән була.

– Кычкырып көләргә ярыймы?

– Ислам дине буенча кычкырып көләргә дә, еларга да ярамый. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Аллаһ көлдерә дә, Аллаһ елата да”, – ди. Икесе дә Аның рәхмәте белән килә. Раббыбыз Коръәни Кәримдә: “Чамадан тыш шатланма”, – ди, артык сөенгәннәрне дә яратмый. Артыгын кайгыру да рөхсәт ителми. Һәрнәрсә – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сынавы. “Бәкара” сүрәсендә Ул: “Без урталыкта бара торган өммәт”, – ди.

– Бездә муллалардан көләргә яраталар. Аллаһы юлындагы кешедән көлү гөнаһмы?

– Көләрлегебез булса, көләләр инде. Тукай да бит дин әһелләреннән уйлап чыгарып көлмәгән, чынбарлыктагы кешеләрне мисал итеп язган. Әмма барысын да бер калыпка салырга ярамый, араларында төрлесе бар. Әйтик, татар халкы шундый дип әйтү хупланылмый. Чөнки кешеләрнең төрлесе очрый. Төртеп күрсәтү, көлү дә тыела. Сүз, сатира, юмор – һәммәсе көчле корал һәм аларны дөрес куллана белү зарур. Элек “Чаян” журналын кулдан-кулга йөртеп укыйлар иде. Хәзер аны күргән дә юк, чөнки бөтен дөнья үзе чаянга әйләнде.

* * *

"Акчарлак" газетасы, 29 нчы март 2018 № 12

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ