Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Күп балалы гаилә урамда калган

22 Июнь 2017 1440
Яз җиттеме, безне ут телләре чолгап ала. Янабыз да, янабыз. Урманнарның дөрләп януына күнегеп киләбез бугай инде. Әйтерсең лә, ул шулай булырга тиеш. Йортлар яна, хәтта заводларны, балалар лагерьларын, картлар йортларын да бу афәттән саклап кала алмыйбыз. Авылдагы өйләргә дә ут каба. Иң аянычы: адәм балалары харап була.
Кукмара районының Түбән Өскебаш авылында да шундый бәхетсезлек булган. Бәхетсезлек димен, чөнки күп балалы гаилә урамда калган. Шунысы гына бераз күңелне тынычландыра: тере килеш янган өч сыерны исәпкә алмаганда барысы да исән-сау. Өч яшьлек сабыйны да әнисе алып чыгарга өлгергән. “Шок хәлендә өй буйлап йөгереп йөргәндә коляскага килеп төртелдем. Ходай шулай кечкенә сабыем барлыгын исенә төшергән, аны коткарырга кирәклеген белдергәндер инде”, – ди Айсинә Мөхәммәтнурова.

“Ходай биргән аларны”

Гафур һәм Айсинә 18 ел бергә гомер кичерәләр инде. Авыл кешеләре аларга хөрмәт белән карый, бүген дә алар өчен борчыла, кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп торалар. Бик тә тырыш кешеләр. Янгынга кадәр дөньялары ялт итеп торган, веранда ясаганнар, блоктан гараж салганнар, аңлавымча, йортлары да берәү генә булмаган. Менә шулар юк инде бүген, гадел хезмәт белән табылган муллык кара күмергә әйләнгән.

Айсинәгә – 41, Гафурга – 46 яшь. Күп итеп бала алып кайтуларын исәпкә алмаганда, гадәти авыл кешеләре. Айсинә сатучы булып эшләгән, Гафур төрле эшкә йөргән. Моңа кадәр дәүләттән бер тиен акча алмаганнар, үзләре дә ярдәм сорамаганнар. Күп балалы гаилә буларак, узган ел гына торакка чират басканнар. Анда да җирле үзидарә рәисе йогынтысы нәтиҗәсендә.

– Авылның югары башында – иремнең әбисенең өендә яшәдек. Ул 1984 елда салынган,  ана капиталына сатып алдык  без аны. Йорт  48 квадрат метрлы иде, соңрак аңа өстәп 24 квадрат метрлы янкорма төзедек, веранда ясадык, гараж салдык. Гаражның блоклары гына утырып калды... Күрше йорт та безнеке иде. Күрше әби кызларына киткәндә “бу йортны үзегезгә алыгыз” диде. Кызларында вафат булды инде ул. Бакча артында сарай, келәтләр һәм тагын бер өй бар, ул өйгә җәй көне иремнең сеңелләре кайта иде...

– Биш бала алып кайту батырлык, минемчә. Курыкмадыгызмы?

– Юк. Ходай биргән бит инде аларны. Иң олы улыбызга 17 яшь.  Медицина колледждында белем ала, икенчесе дә безнең яннан чыгып китте, ул да медицина хезмәткәре булачак, өченчесе дүртенче сыйныфта укый, дүртенчесе Кукмарада балалар бакчасына йөри. Аны янгыннан соң иремнең сеңлесе вакытлыча үзләренә алып китте, Кукмарада балалар бакчасына йөри, кечкенәсе – бишектә.
Янгын

Быелның 20 апреле. Көндезге икеләр тирәсе. Читтә укучы ике баланы исәпкә алмаганда, бөтен гаилә өйдә.

– Мәктәптән бала кайтты. Ирем дә өйдә, авырып тора иде. Көне буе ятты. Иртән газовик кереп чыкты, “счетчигыгызны алыштырырга вакыт җиткән”, диде. Күрше яктагы йортка утыртасы бәрәңгене чыгарган идек. Өйне мичкә ягып җылыттык. Ике тапкыр кечкенә кызым белән барып карадык, соңыннан томаладык. Бакча артындагы йортка да кереп чыктык. Төштән соң ике сыерга печән салдым, өченчесе янына кереп тормадым. Шул өч сыер да янып үлде инде. Күрше хатыны керде... Мәктәптән кайткан улым компьютерда уйнап утыра, мин бераз ял итәргә дип яткан идем. Ул да булмый, күрше ире: “Янасыз бит, нишләп ятасыз?!”- дип кычкырды. Без йөгереп чыкканда лапаска кереп булмый иде инде. Ирем машинаны, ике сыерны алып чыга алган. Югалып калдым, кулыма ни туры килә – шуны эләктердем. Шулай да, документлар тутырылган сумканы, элгечтә эленеп торучы бер-ике киемне, иремнең һәм үземнең кесә телефоннарын алганмын. Нәтиҗәдә, гараж, сарай, өй, келәтләр, хәтта бәрәңге чокыры да янды, – ди Айсинә.

– Янгын сүндерү машиналары соңга калып килдеме? – дип сорыйм Мөхәммәтнуровлардан.

– Авылныкы тиз килеп җитте, ләкин аның суы бетте. Хәзер урамда бер колонка да юк, су бөтен кешенең өендә бит. Ә районның янгын сүндерү машиналары сәгать ярымнан соң гына килде. Әгәр дә, алар вакытында килгән булса, йортны коткарып калып булыр, аның түбәсе генә янар, башка корылмаларга ут таралмас иде, – ди Айсинә.

– Нишләп алар шулай тоткарланган соң, янгын нәрсәдән чыккан? – дим Мөхәммәтнуровлардан.

– Машиналарның ни өчен тоткарланганын әйтә алмыйбыз. Янгын чыгуда исә йорт хуҗасын, ягъни, иремне гаепле итеп калдырдылар. Алда әйткәнемчә, ул көне буе авырып ятты, йоклады. Тәмәке тартмый! Өй алдында рубильник бар, ләкин мин аңа ул көнне якын да бармадым, – ди Айсинә.

– Күпме вакыт эчендә хуҗалыгыгыз янып бетте? 

– Сәгать ярым эчендә. Ярый әле, үзебез исән калдык дип юанабыз. Мәктәптә укучы улымны тиз генә өйдән куып чыгардым. Әрле-бирле йөгереп йөргәндә ике айлык балам яткан коляскага килеп бәрелдем, шуннан соң гына аңыма килгәндәй булдым. Нарасыемны одеялга төргәнмен дә, аягыма да кимичә урамга чыгып йөгергәнмен. Ул куркып та калган әле. Янгыннан соң эт тә ун көн өрмәде, ашамады. Ике сыерыбыз исән калды, тавык, үрдәк, казлар үзләре чыгып кача алган. Балалар бик борчыла, өлкәннәре бигрәк тә, – ди Айсинә.
“Медведев кул куйса гына...”

Гафурны шул ук көнне больницага салалар, чөнки аның куллары, баш түбәсе пешә. Бүген Мөхәммәтнуровлар авыл халкына, бигрәк тә җирле үзидарә рәисе Нургаян Мөхәммәтҗановка рәхмәтле.

– Бер атна күршеләрдә яшәдек. Алар ирле-хатынлы, ике балалары, әби бар. Яхшы кешеләр, ләкин гел кеше өстендә яшәп булмый бит инде! Җирле үзидарә рәисе Нургаян Мөхәммәтҗановка рәхмәт. Өй артыннан да ул йөрде. Авылдагы бер буш йортны табып, шуның Мәскәүдәге хуҗасы белән сөйләшеп, безне вакытлыча урнаштырды. Чиратка да ул бастырды, документлар артыннан йөрергә кушты. Башта “мин балаларны фатир өчен тапмадым” дидем. Дөнья булгач, менә мондый хәлләр дә була икән шул. Нургаян абый белән район администрациясенә бардык, Азат Харисович дигән кеше янына кердек. Ул безне тыңлап та тормады, “янгында зыян күрүчеләргә берни дә юк” диде. Мин фатирга чиратта 31нче кеше икән. “Быел алты кешегә фатир бирдек”, - диде җитәкче. Менә шуннан санап чыгарырга була инде. Биш-алты ел тегендә-монда йөреп, әле теге, әле бу кешеләрдә яшәп торсак, законнар үзгәрмәсә,  булачак инде фатир...

Бүген Мөхәммәтнуровлар вакытлыча җан асраган йортны безнең халык “фин йорты” дип атый. Ул берничә бүлмәдән тора. Аның берсе төенчекләр белән тулган. Әлеге әйберләрне халык китергән икән. Мин барганда урамда салкын, газ кушылган иде. Яшәргә була, кыскасы. Әмма аның хуҗасы бар! “Карлыганнар өлгергәч кайтачак”, -  ди Айсинә.

Бүгенге көнгә кадәр Мөхәммәтнуровларның күңелендә өмет яши иде әле. Бик тә зәгыйфь булса да, бар иде ул! Айсинә мине “17 май көнне район башлыгына приемга барам” дип озатып калды, “шушы көнгә калмасам, ярдәм сорау түгел, ул тарафка борылып та карамас идем” дип тә өстәде.

Мин дә түземсезлек белән көттем ул көнне. Әмма өметләрем акланмады. Мөхәммәтнуровларга шалтыраткач:

– Киленем район башлыгы яныннан кайтты. Елап утырам менә. Районнан бернинди дә ярдәм булмаячак, фатир чиратын да алга күчермәячәкләр икән. Глава киленгә: “Медведев кул куйса гына чиратыңны алга күчерергә була”, -  дигән.  Балалар бигрәк кызганыч, урамда калдылар бит. Җитмәсә, әтиләре тагын хастаханәдә, – дип елый Нурия апа.

Мин главадан: “Хәзер мин Медведев янына барырга тиешме инде?” - дип сорадым, ә ул елмаеп куйды, – дип өзгәләнә Айсинә.


Соңгы сүз

Бүген республикада булган янгыннарның санына да чыга алмыйлар. Әле тагын алар кабатланмас дип тә әйтеп булмый. Үзебезгә уяу, игътибарлы, төгәл булырга кирәк.

Ә Мөхәммәтнуровлар белән буласы булган инде. Янгын куркынычсызлыгы инспекциясендә нинди генә нәтиҗә чыгарсалар да, шуны төгәл беләм: беркем дә үз йортына үзе теләп ут төртми.

Аннан, чыннан да, янгында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелергә тиеш дигән закон да, карар да юк.  Янганнан соң хәер сорашып йөрүчеләрне дә беләм. Чөнки алар район җитәкчеләренә түгел, күбрәк үз халкына ышана, өмет бага. Безнең татар өлешсез калдырмас, ярдәм кулы сузар ди!

Ярдәм итү-итмәү  район җитәчелегенең кешелекле, булдыклы, мәгънәле булуыннан тора! Ә без Кукмара районын җырларда җырлана торган бай район буларак беләбез. Монда бит әле сүз ниндидер йорт салу турында да бармый, фатир да шәп булыр иде! Әйтергә онытып торам: район Мөхәммәтнуровларны бөтенләй игътибарсыз калдырмаган: 30 мең (!) сум күләмендә ярдәм күрсәткән...

Айсинә,  Медведевның кул куйганын көтәргә вакытыгыз юк сезнең. Сезгә киңәшем шул: Путин исеменә хатлар языгыз һәм кичекмәстән җибәрегез! Сез – урамда калучы гына түгел, сез - биш бала Анасы да!

Путин янгында зыян күрүчеләрне йортлы, җирле итәргә тырыша. Үзегез дә беләсездер, мисаллар күп. Дөрес, аңа язган хатыгызны кабат Кукмара администрациясенә җибәрәчәкләр. Ә без аның азагында “проблеманы хәл итегез!” дигән күрсәтмә торыр дип ышанып калабыз.
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1955
11 Май 2020 10:05 1753
1 Июнь 2020 10:15 1113
ӨСКӘ