Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Күп авыруларның нигезендә стресс ята”

7 Июнь 2017 1319
Дөньякүләм статистикадан күренгәнчә, неврология авырулары ел саен арта. Әйтик, хәзер арка авыртудан җәй буе бакчасында казынган әби-бабайлар, апа-абыйлар гына түгел, ә көнне компьютер каршында утырып уздырган яшьләр дә зарлана. Ни кызганыч, күпләр табиб-неврологка чирнең беренче билгеләре үзен сиздергәч тә мөрәҗәгать итми.  Бу хакта 40 елдан артык гомерен неврология өлкәсендә хезмәт итүгә багышлаган ханым, Казан шәһәренең 11нче хастаханәсе табиб-неврологы Розалия Шакирҗанова белән сөйләштек.
– Күп авырулар нервлардан килеп чыга, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Әйе, бар. Күп авыруларның нигезендә нерв киеренкелеге, стресс ята. Мисал итеп гипертонияне алыйк. Кан басымы, гадәттә, нервланганда, борчылганда, дулкынланганда күтәрелә. Ә инде гипертония кризисы йогынтысында баш миендәге кан йөреше бозыла. Бу хәл стресс тәэсирендә дә күзәтелә. Күптән түгел бер яшь ханым килде. Өч ай буе хроник стресстан интегә икән. Шуның йогынтысында биле, эче авырта. Андый неврозлы кешеләрне дәвалау бик авыр.
Дөрес, соңгы елларда хроник стресс киң таралды. Нерв киеренкелеге озакка сузылган икән, кемнеңдер башы, биле, умыртка баганасы авырта башлый. Мондый авырулар арасында яшьләр дә күп. Өлкән яшьтәге кешеләрнең кан тамырларында үзгәрешләр дә була. Бу инде баш авыртуга һәм шаулауга китерә. Табиблар атеросклерозга каршы профилактика чараларын 35 яшьтән үк күрә башларга киңәш итә. Кызганыч, күпләр моны белми, бу сүзләргә колак салмый. Хәзер шикәр авыруы да чәчәк ата. Моңа, беренчедән, дөрес тукланмау сәбәпче булса, икенчедән, әлеге сырхау стресс йогынтысын да барлыкка килә.

Язманы тулысы белән 8 июньдә чыгачак, "Акчарлак"ның 22нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1105
ӨСКӘ