Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Көне буе арып-талып эшләсәң, гөнаһларың юыла

14 Февраль 2019 734
“Гафләт” сүзе еш очраса да, күбебез аның мәгънәсен белми. Ул Аллаһы Тәгалә биргән чик­ле һәм кыска гомерне бушка уздыру, кирәксез эшләр белән шөгыль­ләнүне аңлата. Коръәни Кәримдә гафилләр төркеме турында: “Күп җеннәрне һәм кешеләрне җә­һән­нәмгә әзерләдек. Ни өчен дисәгез, аларның йөрәкләре бар, ләкин зиһеннәре юк, күзләре дә күрми, колаклары да ишетми. Алар хайваннарга охшаган, хәтта алардан да түбәнрәк. Ни өчен бу хәлгә төшкәннәр соң? Чөнки алар гафилләр”, – диелә. Раббыбыз биргән вакытны файдалы итеп уздырмасак, гафил булып, түбән дәрәҗәгә төшүебез ихтимал. Гафләт халәте, ягъни гафләт йокысының тагын нинди хәтәр яклары бар? Болар хакында Рамил Юныс белән сөйләштек.
– “Гафләт йокысы” дигән төшен­чәгә нинди эш-гамәлләр керә?

– “Гафләт” – гарәп сүзе. Гафил, ваемсыз, үзенең тормышында төп максатларын билгеләмәгән яки белмәгән, шуның кыйммәтен аңламыйча, динсез, әхлаксыз яшәү ул. Мондый кеше гафил була һәм гафләт халәтендә йөри, ягъни “йоклый”. Әйтик, автомобильдә барганда авариягә эләгү куркынычы янаган берничә сәбәпне билгеләп узасым килә. Беренчедән, юлда йөрү кагыйдәләрен бозсак. Икенчедән, тизлекне арттырсак. Өченчесе – гафләт халәте. Ягъни уйланып китеп, дөньясын онытып авариягә эләгүчеләр бар. Аннары: “Күреп өлгермәдем, сизми калдым, телефоннан сөйләшеп бара идем”, – диләр. Исламда гафил сүзе дини тормышның антонимы итеп бирелә. Диннең асылына төшенгән кеше бу дөньяда үзенә урын таба, максат куя, нәрсә эшләргә кирәклеген аек акылы белән уйлый, кылган гөнаһларыннан тәүбә итә, изге гамәлләр башкарырга омтыла, вакытын бушка уздырмый. Ә инде динне аңламаганнарның, Аллаһка һәм кыямәт көненә ышанмаганнарның тормыштагы максатлары зәгыйфь, алар көндәлек мәшәкатьтән арына алмый. Кайберәүләрдә анысы да юк хәтта, аларга берни кирәкми, һич нәрсәгә омтылмыйлар. Бүген ашарга булдымы, көн уздымы – шуннан канәгатьләр. Әти-әнисенең советлар заманында завод биргән фатирларында, аларның пенсия акчасына ашап-эчеп яшиләр. Динне дә белми, мәчеткә дә йөрми, дога да кылмый. Нәфесенә буйсынган хәлдә, үз хаҗәтләрен үтәп көн итәләр.

– Андыйлар белән дөнья тулган...

– Алар күбәйгән дә, шул ук вакытта әзәйгән дә кебек. Хәмер эчүне генә карыйк. Әйе, эчеләдер, чөнки спиртлы эчемлек кибетләренең ниндие генә юк, ачылып торалар. Ләкин җәмәгать урынында эчүчеләр кимеде. Сабантуйларда элеккеге кебек исереп аунап ятмыйлар, кызган баштан авыл белән авыл сугышмый. Эчеп исерү яшьләр арасында да модада түгел хәзер. Хәер, тормыш вәзгыяте дә шуңа этәрә: эшләмәсәң, кешелегең югала. Аннан соң хәзер күпләр машинада хәрәкәтләнә, ә инде рульгә салган хәлдә утыра алмыйсың. Тормыш гафләттән чыгуны, тормышта үзеңә максат куюны таләп итә. Икенче яктан, бүгенге яшәеш күпләргә авыр тоела, күңелләре төшә дә, ирексездән гафләткә чумалар. Менә шулай икегә бүленү килеп чыга. Бу хәл элек тә булган, бүген дә бар, киләчәктә дә бетмәячәк.

– Дөньяви һәм дини гафләт дип аерып карау бармы?

– Дини гафләт аеруча куркыныч. Коръәни Кәримдә тасвирланганча, кешеләр дүрт төрлегә бүленер: беренчесе, дөньяларында уңучылар (алар бай, балалары тәртипле, матур яшиләр), ләкин аларның ахирәтләре юк, Аллаһыны танымадылар, гыйбадәт кылмадылар. Икенчеләренең дөньялары да бар, ахирәтләрен дә онытмыйлар. Монда мисал итеп гарәп байларын китерергә мөмкин. Гарәп Әмирлегенә баргач, Дубай читендә, диңгез ярында зур-зур йортларда яшәүче шәехларны күзәтәсең. Мәчеттә азан тавышы ишетелгәч, кайсы җәяүләп, кайсы кыйммәтле машинасына утырып намазга бара. Иманнары нык, шушы юлда дәвамлы булсалар, аларны фани дөньяда да, бакыйлыкка күчкәч тә җәннәттә яши дип уйлыйсың. Алар бит хәтта урамдагы эссе һаваны суыта торган кондиционерлар куя.

– Андый купшылыкта яшәү мөсел­ман кешесенә килешәме?

– Кемдер безнең ил машинасында йөри, кемдер мөмкинлегенә карап, чит ил автомобиленә менеп утыра икән, “син дә “Жигули” белән генә йөр”, дип әйтә алмыйбыз бит инде. Әгәр ул шәехлар керемнәреннән зәкят түлиләр, сәдака бирәләр, намаз укыйлар, ураза тоталар, кәсепләре, маллары хәләл икән, монда бернинди хилафлык юк. Дөрес, ахирәттәге җәннәт Аллаһы Тәгалә кулында. Анда кемнең эләгәсен беребез дә белми.

– Өченче төр кешеләр кемнәр?

– Аларның дөньясы юк, ягъни бай тормышта яшәмиләр, башлары авырудан чыкмый, кемгәдер бала кайгысы килә, кемдер тол кала, әмма ахирәтләре бар – диннән аерылмыйлар, намазларын онытмыйлар.
Дүртенчеләрнең ни дөньясы, ни ахирәте юк. Аллаһы Тәгалә кисә­түенчә, алар – тулысынча гафләттә.

– Кешене гафләт йокысыннан уяту өчен нишләргә?

– Аны бары тик Аллаһы Тәгалә Үзе генә уята ала.

– Моның өчен Ул безгә берәр газап, сынау җибәрәме?

– Аллаһы Тәгалә бу дөньяда һәркемгә Үзен таныта. Һәммәбез дә кайчан да бер, авырып киткәч, акча югалткач, сынау килсә һ.б. булса, “Йа Раббым!” – дип әйтми калмый. Аллаһы Тәгалә “Дуһан” сүрәсендә: “Мин Сезгә авырлык җибәрәм. Шунда Миңа дога кыла башлыйсыз. Шуннан соң әз генә газапны ябам һәм сез шундук көферлегегезгә кире кайтасыз”, – ди. Аллаһының рәхмәте, Ул Үзенең барлыгын безгә һәрвакыт аңлатып тора. Әйтик, берәр эшебез барып чыкмый икән, моның гаебен читтән эзлибез. Сәбәп кылучы – Аллаһы Тәгалә. Коръәни Кәримдә әйтелгәнчә, нинди генә авырлык килсә дә, ул – үз кулыбыз белән эш­ләгән гөнаһлар нәтиҗәсе. Кеше шуны аңласа, динсезлек, гафләт, әх­лак­сызлыкның нәрсәгә китергәнен белеп, сәбәпне үзеннән эзләр иде. Бервакыт бер авылда туйда бер егет белән ярты сәгатьләп дин турында сөйләшеп тордык. Биш елдан миңа шалтырата бу. Вәгазьдән соң дин юлына бастым, ди. Бер очрашудан кеше уянган! Аллаһының рәхмәте кайда да бар, эләктереп алырга гына кирәк.

– Гафил кеше “минем сезгә бернинди зыяным тими, үз хатам, үз гөнаһым – үзем өчен”, дияргә мөмкин.

– Диндә кеше нинди генә гөнаһ кылса да, ул аның үзе белән генә чикләнми. Әйтик, берәү тәмәке тарта, ди. Беренчедән, гаилә бюджеты кими, ай буе тәмәке алган акчаны җыеп барсаң, күпме файдалы әйбергә тотарга булыр иде. Икенчедән, организмы зарарлана. Өченчедән, көннәрдән бер көнне тәмәке тарткан кеше авырып китеп, аңа дәваланырга туры килә, бу инде тагын борчу, чыгым дигән сүз. Эчкән кешенең хәле тагын да хәтәр. Ул эшкә чыкмый яки анда берәр нәрсәне боза. Кайберсе хатынын, баласын кыйный, өенә кайтмый йөри. Гафил кеше “мин үзем генә бит”, дип әйтә алмый, аның тирә-мохиткә, җәмгыятькә тәэсире гаять зур.

– Гафиллекнең хөкеме нинди?

– Бу инде аның дәрәҗәсенә бәйле.

– Кемдер, гомумән, дингә бирелә дә дөньядан ваз кичә. Бу да гафләтнең бер төреме?

– Моннан ун-унбиш еллар элек дини кануннар буенча яшәүче кайбер гаиләләрдә ирләр эшләми, “чөнки бездә мөселман оешмасы юк” дияләр иде. Ә үзенең өч баласы, хатыны бар. Әнә шулай гыйлемнәре сай кайберәүләргә җитешсез якларын диннең үзләренә охшаган өлеше белән каплау гадәте хас. Коръәни Кәримдә: “Син күрмәдеңме үзләренә илаһ итеп нәфесләрен сайладылар”, – диелә. Галимнәр әйтүенчә, мөселман кешесе диннән үзенә ошаган дәлилне генә эзли, башкасына игътибар бирми икән, ул нәфесенә табынган санала. Шуның кебек, ялкаулыкка да “ислам ширкәте юк, шуңа эшләмим”, дип сылтау табарга мөмкин. Бервакыт мәчеткә Гомәр ибн Хаттап килеп керә дә, кешеләрнең урамнан ризык ташыганнарын күрә. Сорагач, аңа: “Мәчеттә гыйбадәт кылучылар утыра. Без – сәүдәгәрләр, аларны ашатабыз”, – диләр. Гомәр ибн Хаттап: “Ишекне ябыгыз, аларны ризыксыз калдырыгыз. Ачыккач, эшләргә чыгарлар”, – ди дә Пәйгамбәребезнең хәдисен мисал итеп китерә. Анда: “Кем үзенең кулы яки көче белән көне буе эшләп, талып, өенә кайтып ятса, иртән бер гөнаһсыз тора”, – диелә. Дөньяви дә, дини дә гафләткә бирелергә ярамый. Бу Аллаһы Тәгаләдән ерагаюга, ваемсыз, динсез, дөньясыз, максатсыз, имансыз, денсез булып яшәүгә китерә. “Болардан мине ерак кыл”, дип Раббыбыздан сорарга, дога кылырга кирәк. Яшәүнең максаты булырга тиеш.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ