Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Көнчелек

30 Июнь 2017 3367
Ул, калкурак җирдә басып, сабыр гына көтү җыелганын көтә. Ләкин бу сабырлык һич кенә дә аның тыныч холыклы, күндәм булуыннан түгел. Эх, бар иде аның да гаярь чаклары, бар иде... Янына килергә куркып торалар иде бит.

Ләкин соңгы вакытта карт үгез арыды. “Яшь тә үзен сиздерәдер инде, – дип уйлады ул, башын түбәнрәк иеп. – Аннан, соңгы вакытта ашау ягы да начар”. Булыр-булмас үлән чемченеп кенә әллә ни майтарып булмый шул.

Эшләмәде түгел, эшләде инде ул заманында. Хәзер ничәнче ел йөри инде ул шушы көтүгә баш булып. Көтүче Сабирҗан әйтмешли, инде беренче балалары картаеп бара бит аның. Моңа кадәр аның эшеннән зарланучы булмады. Тырышуын тырышты инде анысы.

Карт үгез, башын салмак кына борып, бүген әйләнеп кайтасы кырларга карады. “Ай-һай, якын җир түгел шул, – дип уйлады ул, уфтанып. – Әле көзгә кадәр дә шактый вакыт бар. Юк, җитте! Бүген йөреп кайтырга да, иртәгедән абзардан чыкмаска. Орышсыннар, чыбыркы белән кыйнасыннар, селкенмәскә дә! Булды, инде беркем дә гаепли алмас. Әнә, яшьләр җитәрлек. Бассын шуларның берсе көтү башына”.

Ул моңсу карашын инде җыелып бетә язган авыл көтүе өстенә ташлады. Ләкин күзләре белән көтүне башыннан ахырына чаклы барлап чыкса да, нишләптер, үзен алыштырырдай үгез тапмады. “Да-а, яшьләр сыеграк шул хәзер – дип уйлады ул, тагын уфтанып. – Соң инде, кечкенәдән юньләп ашарга эләкми. Заманы заман түгел, кая карама, агу да ашлама”.

Тупланып килгән көтү күренеше аның күңелен нечкәртеп җибәрде. “Эх, дөнья, барысы да үземнеке бит боларның, – дип уйлады ул, олы башын югарырак күтәреп. – Бу сөтлебикәләр белән күпме кыр юллары тапталган да, күпме куаклыклар актарылган. Ну, чибәрләре дә бар инде көтү арасында, каһәр”, – дип уйлады ул, көтү арасыннан үзенең аеруча сөйгәннәрен барлап. “Әнә, Йолдызны гына кара! Басып торуы да нинди гүзәл бит аның. Ә ул аяклар, ә ул сыртлар. Юк, бушка узмады инде бу гомер дигәнең. Шул ук Йолдызның дүрт бозавы да аныкы бит. Олылары инде, әнә, үзләре көтүгә йөри”. Карт үгез авыр көрсенеп куйды. “Ә Машка нинди?! Күрше урыс авылыннан килгәндә озын сыйраклы япь-яшь бер тана иде бит әле ул. Хәзер, әнә, нинди чибәрләнде. Атлап йөрүләрен карап торуы үзе бер гомер. Ну Ходай Тәгалә бер нәрсәне дә жәлләмәгән инде үзеннән. Ул муен дисеңме, ул җилен, ул мөгезләр... Ә Карлыгач белән булган олы мәхәббәт... Ә башкалары... И-и, санап кына бетерерлекмени соң алар”.

Карт үгез ничектер җанланыбрак киткән карашы белән тагын авыл көтүен күздән кичерде. “Быел гына көтүгә чыгучы таналар арасында да кәттәләре күренгәли, чукынгыры, – дип уйлады ул. – Эх, яшьрәк чак булса!”

Арытыбрак җибәрде шул соңгы вакытта. Җитмәсә, көтүе дә көннән-көн зурая бит аның. Икешәр, хәтта өчәр сыер тотучылар да бар. Юк, яшьләргә дә юл бирергә кирәк. Чыкмыйм иртәгә көтүгә.

Ул авыр башын тагын җиргә иде, үлән чемченгәндәй итте. “Кара, минем урынга яшь үгез килсә, нишләр икән бу сөтлебикәләр? – дип уйлады ул. – Хәзергә, әнә, барысы да, синнән башка яши алмыйбыз, дигән булалар да бит...” Карт үгез үзе урынына берәр яшь үгезнең көтүгә чыгуын күз алдына китерде. “Онытырлар, онытырлар кәнтәйләр, – дип уйлады ул. – Аларга нәрсә, яшь булса, үз эшен белсә, тагын нәрсә кирәк?”.

Ул ачулы итеп мөгрәп куйды. Инде җыелып беткән көтүдәге бөтен сыер аңа таба борылып карады. Бу карашларда ярату да, өметләнү дә бар иде. Карт үгез урыныннан кузгалып башын чайкап алды да, кырга таба борылды. “Юк, үлсәм үләм, аякта чакта көтүне ташлап китмим мин, – дип ачулы уйлады ул кинәт. – Яшьрәкләр көтсен әле бераз. Өлгерерләр”.

Ул, тоякларына нык-нык басып, бүген барасы кырларга таба атлады. Көтүгә генә хас булган тавышлар чыгарып, авыл көтүе дәррәү аның артыннан кузгалды...

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1954
11 Май 2020 10:05 1752
1 Июнь 2020 10:15 1111
ӨСКӘ