Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Көн-төн эшләсәң дә иҗат белән генә гаиләне тәэмин итеп булмый”

14 Январь 2021 709
Әтнә районы Шәкәнәч авылында яшәүче Риваль Хисмәтуллинга 28 яшь. Мин аны бик күп җырлар авторы буларак беләм. Җыр язу тизлеге буенча Татарстан композиторлары арасында рекордсмен дияр идем хәтта. Әтнә театры тамашачылары исә аны сәхнәдә уйнаган рольләренә карап та бәялидер.

– 600дән артык көй язгансың дип беләм?

– Беренче җырларым Фәнис Яруллин сүзләренә язылды. Бер журналда чыккан бөтен шигырьләренә көй язып үзенә тыңлаткан идем. Ул минем эшемне хуплады һәм 2007 елдан иҗат юлым башланып китте дияргә була. Җырларымның 4-5 проценты гына үз җырчысын таба алмады, калганнарын башкаралар.

– Ни өчен үзең җырламыйсың? Җырчы буларак таныласың килмиме?

– Мин ул системаны да, андагы эшне, чыгымнарны да яхшы беләм. Бәлки киләчәктә җырлармын да, ләкин анысы да күңел өчен генә, бер хобби буларак.

– Җырлап кына тамак туймый диюеңме?

– Бүген хәтта көн-төн эшләсәң дә иҗат белән генә гаиләне тәэмин итеп булмыйдыр дип уйлыйм...


***

Әңгәмәне газетабызның яңа, 1нче саныннан укый аласыз.

Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1347
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ