Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Көек халкы нигә көя яки кысыр хәсрәт

12 Март 2019 609
Халык бүген беренче чиратта муллалардан, мәчетләр эшчәнлегеннән зарланса, икенче чиратта җирле үзидарә рәисләрен тәнкыйть утында тота. “Ни өчен?” – дип сорагач, икенчеләре турында беравыздан: “Эшләми бит алар!” – дип җавап бирәләр. “Әллә ни дә таләп итмибез югыйсә, кыш көне карны да эттерә алмыйлар, батып-чумып йөрибез. Ә авыл халкы үзарасалым акчасын да, салымын да түли, инде чүп өчен дә акча җыя башладылар. Безнең дәүләт каршында бер тиен бурычыбыз юк, барыбер иң начар шартларда яшибез. Әгәр дә җирле үзидарә рәисләре “авыл башлыклары” дип атала икән, дөньяда законнан тыш әйберләр дә бар бит әле, алар халкын хөрмәт итәргә, аның зарына колак салырга, ярдәм кулы сузарга тиеш”, – диделәр миңа күптән түгел Актаныш районында.
Редакциягә килгән чираттагы хатка күз салыйк. Ул Әтнә районының Түбән Көек авылыннан.

“Барлык район, авыл җирлекләрендә үзарасалым акчасы җыяр алдыннан җыелышлар уздыралар. Ләкин Түбән Көек авылында моны кирәк тапмыйлар, әллә ничә еллар инде җыелыш күргәнебез, анда катнашканыбыз юк. Ә бит халыкның әйтер сүзе, проблемалары җитәрлек. Халыктан җыелган акчаларга район түрләре нәрсә кушса, кирәкме ул, юкмы, шуны гына эшлиләр. Нигә безнең акчалаларга алар хуҗа? Халык белән киңәшләшергә кирәктер бит? Эшләтсеннәр түрәләр үз эшләрен үз акчаларына! Бер сүз юк!

Узган ел Югары Көек авылына миллион сумнарга төшереп, өч җиргә янгын гидранты урнаштырдылар. Шул үзарасалым акчасына инде. Көз көне бер хуҗалыкның сараенда янгын чыкты. Шул вакытта янгын сүндерү машиналары су таба алмагач, кайсы унбиш чакрым ераклыктагы районга кире барып, кайсы Ашыт елгасына төшеп, су тутырып йөрделәр. Баксаң, ул гидрантлар бөтенләй дә эшкә ярасыз икән бит! Шул да булдымы эш? Ә кыш көне ул гидрантлар кеше биеклегендәге кар астында калды. Хәзер аларны кайдан эзләргә? Инвестор килгәннән бирле бу авылның карын да чистартучы юк. Ярый әле, авылның бер тракторчысы үз тракторы белән ничек кирәк, шулай юлны ача. Рәхмәт аңа!

Көннәр катыргач, кыш җитәр алдыннан, дамбага вак таш җәйделәр. Өстеннән юл тигезли торган каток белән йөреп, ул ташны да комга әйләндереп бетерделәр. Хәзер яз җиткәч, ул ком кар, яңгыр сулары белән агып китәчәк бит инде. Нигә бу җитәкчеләр безнең акчаларны шулай уңга-сулга таратып, җилгә очыралар икән? Без бит кеше башына 500әр сум җыябыз. Халыкта артык акча юк! Шуның өчен авыл халкы Түбән Көек җирле үзидарә рәисенең җыелыш җыеп, халык белән аңлашуын таләп итә”, – дип хатын тәмамлаган билгесез автор.

Әлеге хатны укыгач, бераз кәеф тә кырылды әле. Чөнки мин бу авылда башкарылган эшләрдән хәбәрдар. Ник автор шуларның берсен дә телгә алмаган? Эшләмәгән түгел бит, эшләгән. Грант отканнар! Ялгышмасам, узган елны булды әлеге күңелле вакыйга. Шул акчага Түбән Көек, Югары Көек һәм Иске Шимбер авыл урамнарына вак таш җәелде. Үзарасалым акчалары да җилгә очмаган, Иске Шимбер урамына һәм Яңа Шимбер авылы зираты юлына вак таш түшәлгән. Өстәвенә, Түбән Көек авылында 470 метр арага су трассасы сузылган иде. Автор хатта телгә алган су гидрантлары да шушы вакытларда барлыкка килде дип беләм. Су трассасы сузганда бер урында янгынга каршы гидрант та куеп калдырдылар. Югары Көектә дә бер гидрант барлыкка килде. Ә чишмә турында нигә язмадыгыз, автор? Ул да бит үзарасалым акчасына эшләнгән. Сезгә аның кирәге юкмы, моны да түрәләр кушуы буенча эшләделәрме?


* * *

Язманы "Акчарлак" газетасының 10 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1127
ӨСКӘ