Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Күчтәнәчне аласым килми, ризык белән бозып китүчеләр дә бар"

20 Январь 2016 2994
Биектау районы Зур Битаман авылында яшәүче Луиза апа Миндубаева йортыннан кеше өзелми. Тормыш ямен югалткан, табиблардан дәва тапмаганнар аның бусагасын атлап керергә мәҗбүр. Луиза апа авыру-сырхау йокканнарны, бозым эләктергән кешеләрне, эчкече, балага уза алмаучыларны өшкерелгән су эчертеп дәвалый икән.
– Луиза апа, дәвалаган өчен акча аласызмы?

– Кул җире бирәләр. Күчтәнәчне аласым килми, ризык белән бозып китүчеләр дә бар. Кеше киткәч, үзем дә өшкерелгән су эчәм. Сихер, бозык белән дөнья тулган. Һәр көнне өйдән чыгып китәр алдыннан бер чеметем тоз кабарга кирәк, шулвакытта кешегә сихер кагылмый. 

Чулпан ШАКИРОВА

P.S. Луиза апаның дәвалау методы нинди? Сихерне чыгарган вакытта кешеләр нишли? Болар турында тулырак "Акчарлак" газетасының 21 январь көнне чыгачак 3нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ