Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Кәбестә уңсын өчен

1 Июль 2016 1512
Бакча тотучылар игътибарына берникадәр киңәш.
КӘБЕСТӘ УҢСЫН ӨЧЕН

3 л суга бер шешә валерианка, 1 аш кашыгы сыек сабын салып болгатыгыз. Әзер төнәтмәне корткычлар зарарлаган кәбестәгә сибегез. Шуннан соң аны башка бөҗәкләр борчымас. Ә уңыш җыярга бер ай кала кәбестәне нашатырь спирты белән эшкәртәләр. Моның өчен бер шешә (40 гр) нашатырь спиртын 5 литр суга салып, ике кашык сыек сабын өстәп сибәләр.
КИШЕР ЧЕБЕНЕН БОРЫЧ КУРКЫТА

Кишерне сирәкләгәндә кишер чебененең игътибарын җәлеп итмәс өчен, бер чиләк суга 1әр аш кашыгы кара һәм кызыл борыч салып болгатып, түтәлгә сибегез. Бу 10 квадрат метр җиргә җитә.

Әгәр кишер уңышы чиста булсын, черемәсен дисәгез, икенче кат сирәкләгәч, 1 чиләк суга 3 гр марганцовка һәм 2-3 гр бор кислотасы салып сибегез. Бер чиләк төнәтмә 3-4 квадрат метр мәйданга җитә. Икенче кат әлеге процедураны 20 көннән соң кабатларга кирәк. Бу төнәтмәне сибәр алдыннан башта чиста су сибегез.

Кишер ярылмасын, ботаклы булып үсмәсен дисәгез, кишер аралары 4-5 см калырлык итеп сирәкләгез.
БАКЧА ҖИЛӘГЕНЕҢ ЯФРАГЫ НИК КЫЗАРА?

Моның сәбәбе булып төрле авырулар тора. Гадәттә, иң элек яфракка теләсә нинди формадагы таплар төшә. Алар баштарак кызыл була, аннан соң көрән төскә керә. Ә яфракның өске ягында кабырчыклар – гөмбәчек споралары барлыкка килә. Сабак җете кызылга маныла. Бу гөмбәчек яшел, зарарланган яки коелган яфракларда кышлый. Споралар кипкәч, корткычлар яки җил ярдәмендә тирә-юньгә тарала. Гадәттә, бу авыру август-сентябрьдә генә баш калкыта.

Җиләк яфрагы җәен файдалы матдә­ләр җитмәгәнлектән дә кызарырга мөмкин. Бу очракта чиләкнең 1/3 өле­шенә органик ашлама, 1 чәй кашыгы калийлы ашлама салып, өстенә су агызып өч тәүлек төнәтергә һәм үсемлекләргә сибәргә кирәк. Сибәр алдыннан 1 литр әзер төнәтмәне 10 л суга кушыгыз. Эремәне җиләкнең яфрагына түгел, ә төбенә салырга кирәк.

Җиләкнең яфрагы үсемлекләр артык куе урнашса да кызара. Шуңа күрә рәт араларын сирәкләп, яфракларны вакытында өзә барыгыз.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
10 Март 2020 11:23 1517
23 Март 2020 13:07 1506
16 Март 2020 12:44 1449
ӨСКӘ