Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җитен мае нинди авыруларны дәвалый?

28 Октябрь 2020 537
Әгәр озак вакыт ризык сыйфатында җитен мае куллансаң, организм үзеннән-үзе яшәрүгә көйләнә:

кан тамырларын тыгылдыра торган начар холестерин микъдары кими;

канның ябышкаклыгы кими төшә, димәк, тромблар ясалу, инфаркт, инсульт ихтималы да азая;

яман шеш авырулары, бигрәк тә күкрәк бизе, туры эчәк яман шеше барлыкка килү куркынычы кими;

ашказаны җәрәхәте тизрәк төзәлә;

гормоннар тәртипкә килә;

ирләрнең ирлек белән бәйле проблемалары уза;

күрем алдыннан була торган халәт һәм климакс җиңелрәк кичерелә;

организмның авыруларга каршы торучанлыгы, иммунитеты ныгый;

аяк-куллар, буыннар яхшырак эш­ләп китә, әкренләп артрит билге­ләре югала;

организмның аллергиягә бире­шү­чәнлеге кими;

өлкән яшьтәге кешеләрнең баш мие эшчәнлеге яхшыра;

нерв системасы тынычлана;

организм матдәләр алмашу калдык­ларыннан җиңелрәк арына; агулы матдәләрдән, зарарлы утырымнардан чистарына;

май катламы әкренләп сыза башлый: ябыгу механизмы эшләп китә;

күзәнәкләрнең яңаруы тизләнә.


Ничек кулланырга?

Салкын ысул белән сыгылган май гына файдалы. Тәүлеклек норма – 2 аш кашыгы. Майны фәкать ач карынга гына эчәргә кирәк. Иртәнге ашны ашарга ярты сәгать кала, беренче кашыкны һәм кичке ашны ашаганнан соң 2 сәгать үткәч, икенче кашыкны кабып куярга. Майны үзен генә эчә алмасагыз, җылы су белән йотып җибәрегез.
Майны иртәнге якта 1 чәй кашыгы гына кабып куюдан башлагыз. Бернинди дә уңайсызлык сизмәсәгез, икенче иртәдә майны 1 аш кашыгы кабыгыз. Өченче көнне инде кичке якта да кабыгыз. Аннары аз-азлап салатларга, боткаларга өсти башларга мөмкин.
Җитен маеннан балык мае тәме килгән кебек тоелса, тагын да әйбәт.
Җитен маен бөкеләнгән тонык пыяла шешәләрдә суыткычта сакларга кирәк. Ул тиз бозыла, шуңа күрә фай­далану вакытын карап алыгыз.


Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 10 ОКТЯБРЬ 2018
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2495
3 Ноябрь 2020 13:21 1824
29 Октябрь 2020 14:38 1431
ӨСКӘ