Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Итек кияр өчен авылга кайтам

5 Февраль 2019 559
Еш кына дус кызым белән “авыл­га кайтасы килә” дип зар­ланабыз. Гәрчә, торган җир дә матур, җылы, уңайлы бит, ят инде шәһәреңдә генә! Юк, күңел­нең иң нечкә кыллары тартыпмы тарта шул авыл дигән җиргә!
Нәрсәгә шулай авылны сагы­набыз соң? Авылыбыздагы ирекне сагынабыздыр, мөгаен. Ничектер анда сулыш алулары да башкача, күңелләр дә һәркемгә ачык. Ә шәһәрдә күңелләребез тарая, кара пәрдә артына яшеренә. Яшеренмәс тә иде, монда кешегә ышаныч юк.

Авылдагы иркенлек дигәннә­ре кигән киемдә дә чагылыш таба. Дус кызым белән әле дә хыялланабыз: их, кышкы суыкларда җылы итекләрне киеп чыксаң иде урамга! Өскә дә әтидән калган олы толыпны яки тунны элеп, кичке авылның йолдызлы урамнарын урап кайтсаң иде! Тик юк. Шәһәрдә алай кабул ителмәгән. Монда да шәһәр сине чикли.

Әти-әни нигезендә аның исе дә башка. Анда җылылык, әни яңа пешергән тәм-томнар, әтинең мунча ягып йөргән җиреннән артыннан ияреп кергән учак, төтен һәм утын исләре! Моны инде шәһәрнең әллә нинди затлы ислемай кибетләре дә алыштыра алмас.

Шәһәр бит ул акча ярата. Кесәдә акча йөрткән кеше генә хөрмәтле биредә. Бихисап ут-фонарьлары булуына карамастан, караңгы ул. Юллары искиткеч, асфальттан гына түшәлгән булса да, юл һәлакәте дигәннәре еш булып тора. Шул ух мохит дисәләр дә, шәһәрдәге җәй-кышлар да үзгә. Авылга мин менә шулардан арып кайтам! Юлсыз-нисез, кышын кар көртләре белән, ә көзен яңгыр, пычрагына баткан, урам утларыннан башка да якты булган авыл урамнарын сагынып кайтам. Авыл сине акчасыз да, дан-шөһрәтең булмаган көе дә кабул итә ул.

Чулпан Гарифуллина. 2 курс
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1013
28 Август 2019 15:23 723
ӨСКӘ