Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Испанга кияүгә чыккан ДИАНА: “Өйне бер хатын килеп җыештыра, күбрәк ресторанда ашый идек”

28 Апрель 2020 1323
12 еллап Испаниянең Малага шәһәрендә яшәүче Диана ханым Нуретдинова белән таныштым. Чит илдәге тормышы, андагы яшәеше, испан ире белән танышуы турында сөйләштек. Бүген ул больницада эшли. Шушы авыр чорда үз теләге белән табибларга ярдәм итәргә алынган. Тумышы белән Актаныш районы Яңа Кормаш авылыннан ул. Белеме буенча кондитер.
–... Кияүгә чыккач тормышыгыз ничек үзгәрде?

– Мәктәптә укыганда кайвакыт бер дәрескә бик нык әзерләнеп барасың, укытучы синнән башкасын сораган чаклар була бит. Испанга кияүгә баргач, мин дә шундыйрак хисләр кичердем. Укылмаган дәресне сорадылар кебек. Бөтен татар кызлары кебек мин дә әнием, әбиемнән: “Хатын-кыз тәмле пешерергә, өен чиста тотарга тиеш, иреңнән өстен булма”, – кебек сүзләр ишетеп үстем.Бик яхшы киңәшләр булса да, испанга ир булыр өчен боларның кирәге чыкмады. Өйне бер хатын килеп җыештыра, ашауны күбрәк ресторанда ашыйбыз. Аңа хатынының да үзе белән бер дәрәҗәдә, аяк терәп сөйләшә торганы кирәк булып чыкты...

***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1955
11 Май 2020 10:05 1753
1 Июнь 2020 10:15 1113
ӨСКӘ